Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Укучылар ветеран белән очрашты

Икенче Бөтендөнья сугышындагы төп борылышның башлангычы булып торган Сталинград шәһәрен азат итү өчен халкыбызның тиңдәшсез көрәше хәтерләрдә мәңге сакланачак.

Сталинград сугышында Җиңүнең 70 еллыгын Бәтке мәктәбенең IXА сыйныфы укучылары үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр. Бу көнне алар Сталинград өчен көрәштә катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Главнов белән очраштылар. Петр Ивановичны балалар өендә зурладылар. Герой-фронтовик аларга сугыш кырындагы канкойгыч бәрелешләр турында, сугыш кырында мәңгегә ятып калган яшьтәшләре турында бәйнә-бәйнә сөйләде, үзенең "Сталинградны саклаган өчен" медален күрсәтте. "Бу медаль Сталинград өчен гомерләрен аямыйча көрәшкән солдатлар каны белән юылган, аналар һәм балаларның, гомумән, әлеге мәхшәрдә катнашкан, газиз кешеләрен югалткан бар халыкның күз яшенә манчылган - шуңа да бик кадерле ул миңа", - диде ветеран. Егет һәм кызларны тырышып укырга, ата-аналарны хөрмәт итәргә, өлкән яшьтәгеләргә карата игелекле булырга чакырды Бөек Ватан сугышы ветераны. Балалар Петр Иванович Главновка шундый кызыклы әңгәмә-очрашу өчен рәхмәт әйтеп, күчтәнәчләрен биреп, ветеран белән саубуллаштылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеран войны сугыш ветераннары сугыш чорын кичкән буын

2
X