«Тормышыбыз район газетасыннан аерылгысыз», – ди Казаклардан Җамалетдиновлар гаиләсе
Кичә «Якты юл» («Светлый путь») район газетасына язылу кампаниясе төгәлләнде. Почтадан алынган мәгълүматларга караганда, җирле басмага 2812 кеше язылган. Ни хәл итәсең, көннән-көн матбугатка язылу бәяләре арта бара, халык мәгълүматларны кәгазьдән түгел, Интернет челтәреннән карауны артыграк күрә. Шулай да район тормышын төрле яклап яктыртып баручы басмадан башка яши алмаучылар да...
Теләнче Тамак авыл җирлеге һәм аңа караган авылларда яшәүче абунәчеләргә килгәндә, аларны җирле басманың фанатлары дияргә була. Һәр язылу кампаниясендә безне шатландырып торалар, газета битләрендә үзләрен күрсәләр, чын күңелдән сөенәләр. Без Казаклар авылында яшәүче Рәмзия һәм Касыйм Җамалетдиновлар гаиләсенә барып, аларның район газетасын ни дәрәҗәдә яратуларын күреп, җирле басманы хөрмәт итүләренә инанып кайттык.
- Район газетасына беренче көненнән үк язылып, укып барабыз, - дип сүзен башлады Рәмзия ханым. - Җирле басманы уку - ниндидер бер үзенчә традиция, дип әйтсәм дә була. Балаларыбыз, оныклар, оныкчыклар кайткач, газетаны бергәләп укыйбыз. Алар шәһәрдә яшәсәләр дә, туган җире, туган авылы хәлләре белән хәбәрдар буласылары килә. Балалар белән бергә төрле язмалар буенча фикер алышабыз, район хәлләрен сөйләшәбез. Яраткан язмаларны кисеп тә алгалыйм, еллар узгач, кабат алып укыйм. Аларда бит район тарихы, авыллар елъязмасы дисәң дә була. Безнең гаиләнең фикере бердәм: син үз районыңны яратасың икән, аның тормышын, күпмилләтле халкының мәдәниятен беләсең килсә, «Якты юл» бу яктан иң якын ярдәмчең була ала. Аның хәзер эчтәлеге генә түгел, эшләнеше дә күңелгә якын - заманча, зәвыклы. Әйдәгез әле, «Якты юл» белән бергә атлыйк, фикер алышыйк, шатлыкларыбызны уртаклашыйк, борчыган сорауларга бергәләп җавап эзлик. Кыйммәтләнде дип тормыйк, бер языла башласаң - гадәткә керә ул. Аннары газетаны кунак көткәндәй көтеп аласың, ярты ел буе атнасына ике тапкыр килеп тора. Газетада район яңалыклары, файдалы киңәшләр, кызыклы бәйгеләр, гыйбрәтле язмышлар, районыбызның мактауга лаек кешеләре, спорт алдынгылары турында күләмле язмалар укырга рәхәт итеп язылган, - дип сөйли Рәмзия Җамалетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев