Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тормышлар җайланды

Яңа поселогына Караганда шәһәреннән ун ел элек улым Марат белән кайтып урнаштык. Йорт-җирсез, тораксыз калдык.

Инде пенсия яшендә булганлыктан чарасызлыктан яндым-көйдем, аның өстәвенә бердәнбер улым авыру, ул - I группа инвалид. Ярдәм сорап авыл җирлеге башлыгы А. Измайловага, район җитәкчелегенә һәм социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать иттем. Алар, хәзергә бер генә дә буш фатир юк, җай чыгу белән булышырбыз, дип вәгъдә иттеләр. Узган елның август аенда Яңа поселогында яшәүче хәрбиләр йортыннан бер бүлмәле фатир бирү турында карар чыгарылды. Әй, сөенүләребезне белсәгез! Хуҗалары фатирны бушаткач, без үз почмагыбызга күчендек. Җылы, якты, уңайлы фатирда кыш чыгабыз. Җитәкчеләрнең әллә кайдан килгән чит кеше турында да болай кайгыртуларына исем-акылым китә. Авыр тормыш хәленә тарыган кешеләрнең язмышына битараф булмаган, ярдәм иткән муниципаль район башлыгы В. Хаҗиевка, аның урынбасары Л. Әхмәтовага, район башкарма комитет җитәкчесе Р. Асылгәрәевка, авыл җирлеге башлыгы А. Измайловага нинди генә рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа поселогы