Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Табигать кочагында ял иттеләр

Безнең Сәет авылының башлангыч мәктәбендә бик күркәм бер гадәт бар. Барлык бәйрәмнәр һәм башка төрле чаралар да мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелә. Менә быел да балаларны яклау көнендә алар бергәләшеп чишмә буена кунакка бардылар.

Бу көнне чишмә буенда укучыларның шат авазлары тынып тормады. Башлангыч мәктәп укытучылары Тәнзилә Хаҗиева, Фридә Гыйләҗева, авылның китапханәчесе Әлфинур Сәләхетдинова укучылар белән төрле кызыклы уеннар уйнадылар, аннан соң бергәләшеп учакта пешкән бәрәңге ашадылар, төрле шифалы үләннәр салып кайнатылган тәмле чәй эчтеләр. Ә соңыннан башлангыч мәктәптән Сәмәкәй тугыз еллык мәктәбенә күчүче Айдар Вәлиев белән Алия Гатауллинага укытучылар үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр, укучыларның барысына да җәйге каникулларда әйбәт кенә ял итеп, яңадан мәктәпкә җыелуларын теләп калдылар. Балаларга бәйрәм уңаеннан әзерләнгән кечкенә генә бүләкләрне тапшыргач, бергәләшеп истәлеккә фотога төшеп, өйләренә таралыштылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ничек яшисең, кече авыл?

2
X