Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Мин кендегем белән шушы җиргә береккән

«Ирек» хуҗалыгының үзәге - Сәет авылы бик җыйнак, төзек һәм чиста авылларның берсе. Кешеләре эшчән, ачык йөзле, бер-берсенә ярдәмчел. Чыгышым белән күрше Оргыды авылыннан булгач, Сәет авылының һәр гаиләсен балачактан яхшы беләм, һәркайсы белән аралашып, хуҗалыкта бер бригада әгъзалары булып эшләп үстек. Бу авылның тырыш хезмәте белән танылган, ишле гаилә...

«Ирек» хуҗалыгының үзәге - Сәет авылы бик җыйнак, төзек һәм чиста авылларның берсе. Кешеләре эшчән, ачык йөзле, бер-берсенә ярдәмчел. Чыгышым белән күрше Оргыды авылыннан булгач, Сәет авылының һәр гаиләсен балачактан яхшы беләм, һәркайсы белән аралашып, хуҗалыкта бер бригада әгъзалары булып эшләп үстек. Бу авылның тырыш хезмәте белән танылган, ишле гаилә башлыгы Фәрит Гыймаевны белмәгән кеше сирәктер. Әтисе Харис абыйның Сәет авылы халкына кылган игелекле гамәлләре онытырлык түгел. Аны еш искә алалар. Гаиләсендә җиде бала үсә. Һәркайсы авыл җирендә, күмәк хуҗалыкта хезмәт куя, авылның үсүе өчен тырыша. Бердәнбер ир баласы - Фәрит әтисенә ияреп, аңа булышып, төп ярдәмчесе булып үсә.

Харис ага урман хуҗалыгы белгече - лесничий, урманчы. Чаллы яны Кама буендагы мәһабәт нарат урманнары биләмәсе җитәкчесе. Боровецк урамының табигый матурлыгын саклау, урманны чистарту һәм үстерү аның җаваплылыгында. Үз янына Фәритне эшкә алып өйрәтә. Урман хуҗалыгында 20 елдан артык эшлиләр. Шушы чорда биш мең төптән артык агач утырталар. Чаллы шәһәрен яшелләндерүгә дә зур өлеш кертәләр.

Еллар уза. Гыймаевлар утырткан агач үсентеләре бүген тамырларын тирән җибәреп, җил-давылларга бирешмичә, кара урман булып шаулап үсеп утыралар. Хәзер Фәрит кайвакытта үзе утырткан агачлар янына, гаиләсе белән килеп, яшьлек хатирәләрен искә алып, ял итеп кайта.

Ишетеп йөрим, халыкта шундый акыллы әйтем бар: ир-егет үзе яшәгән чорда үзенә лаеклы алмаш үстерергә, агач утыртырга, өй җиткерергә тиеш, дигәннәр. Фәритнең бу яктан күңеле тыныч. 55 яшенә җитеп килгәндә, әлеге бурычларның барысын да үтәде. Курчак кебек матур йорт салды. Хатыны Наталия белән 9 бала үстерә, алтысы малай, өчесе кыз. Олы малайлары өйләнеп, әби-бабайга ике онык та алып кайттылар. Калганнары мәктәп хезмәткәре әниләре белән иртән Сәмәкәй авылына мәктәпкә чыгып китәләр, шаулап-гөрләп кайтып керәләр. Бу гаилә авылның зур бәхете, киләчәге. Балаларның һәркайсы әти-әниләренә булышырга да, уйнарга да, дәрес әзерләргә дә, үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт таба.

Фәритнең әтисе Харис аганың авыл халкына кылган изге гамәлләрен читләтеп үтеп булмый. Сәет авылының күрке булып калыккан мәчетне салуда Фәрит ага һәм аның уллары турыдан-туры катнашты. Мәчетне Аллаһының рәхмәте белән Харис исеме белән атадылар. Сәет халкы бик рәхмәтле аңа. Фәрит тә бик авыл җанлы, ватанпәрвәр кеше. «Сәет авылында тудым, үстем, укыдым, яшьтән үк хезмәт куйдым. Мин кендегем белән шушы җиргә береккән. Авылым матур, әйләнә-тирәбез чиста булсын өчен тырышам», - диде Фәрит күтәренке күңел белән.

Менә шундый туган авылын җаны-тәне белән сөюче, тормышка гашыйк, уңган, булган кешеләр яши Сәет авылында. Фәрит исә шундыйларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев