Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Калмиядән матурлык яратучы Рәмзия әби

Минем авылыбызда матур гына гомер итүче, балачагыннан ук башлап күп михнәтләр күргән, ә бүгенгесе көндә иминлектә тормыш итүче Рәмзия әби турында сөйлисем килә.

Калмия авылында яшәүче Рәмзия Галиулла кызы Нуруллина Минзәлә районы Калмия авылында 1935 елның 5 гыйнварында икенче бала булып дөньяга килә (гаиләдә 4 бала булалар). Сугыш башлангач, әтисе Галиулла абзый шунда китә һәм 1943 елда үлгән дигән кайгылы хәбәре килә. Рәмзия апа туйганчы «әти» сүзен дә әйтә алмый кала...

Рәмзия апа гомер буе колхозда эшли: тана карый, сыер сава, яшелчәлектә хезмәт куя (колхозның зур яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы була). Калмия авылы егете Сәетнәсимгә кияүгә чыга, 5 бала табып үстерәләр. Гомер буе колхоз эшендә эшләсәләр дә, аларның өе һәрвакыт балкып тора. Кайчан керсәң дә җыйнак, пөхтә. Хәзерге көндә исә Рәмзия әби олы яшьтә булуына карамастан, үзенең бакчасында төрле-төрле чәчәкләр үстерә, аларның күптөрлелеге бөтен кешене таң калдыра.

Реклама

«Башка кешеләр кишер-чөгендер утырта, ә сез бакчагызны чәчкәгә күмгәнсез», - дип әйткәч: «Матур чәчкәләр яратам бит, башка яшелчәләр безнең олы бакчада», - дип җавап бирә Рәмзия апа.

Аңа исәнлек-саулык, озын гомер телибез. Шулай матур күркәм бакчалары гел сөендереп, башка хуҗалыкларга үрнәк булып торсын, дип яза Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

P. S. Калмиядә гомер итүче Рәмзия әби Нуруллинаның күбрәк фотоларын «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X