Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Фельдшер Инзилә

Фельдшер Инзилә

Мин күп еллар КАМАЗ төзелешендә хезмәт куйган кеше. Аннан соң Алабуга районында эшләдем. Соңрак язмыш мине Тукай районына алып кайтты. Үзәге Мусабай-Завод авылы булган Муса Җәлил колхозында төзелеш системасында эшләдем, прораб хезмәтен башкардым. Газ кертү өчен проектлар эшләргә, авыл территорияләрен уңайлы итүдә башка бик күп эшләр белән шөгыльләнергә туры килде. Гомер буе авылга тартылдым. Һәм картлыгымда гаиләм белән шушы җирлектәге Кызыл Байрак авылына күченеп кайттым. Ә үзем тумышым белән Казаклар авылыннан мин. 
Гомер сизелми дә уза, бирегә күченгәнгә дә 20 ел үткән. Яшь үзенекен итә, сәламәтлек тә начарая. Бүген авылда безнең өчен иң кирәкле кеше – фельдшер. Өлкәнәя барган саен аларның эшенә тагын да җитдирәк карый башлыйсың. Аллаһка шөкер, без ул яктан бәхетле – шәфкать иябез Инзилә Ризванова бар. Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, ярдәм сорап аның янына барабыз. Көн дип тормый, төн дими, булышырга ашыга ул. Үземә дә күптән түгел аны төнлә чакырырга туры килде. 
Авыл халкы Инзиләбезгә чиксез рәхмәтле. Үзе дә сәламәт булсын дип теләп торабыз. 

Нигъмәтулла Абдуллин, Социалистик Хезмәт Герое.
Кызыл Байрак авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев