Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Әйдаман сыйныфташым

Язмам Сәмәкәй авылында яшәп, авылны үстерүгә бөтен көчен куйган, бүген дә шушы җирлектә тырышып эшләүче Нәкыйп Шәйхразый улы Зарифуллин турында.

Шәхсән мин - Нәкыйпнең яшьтәше, сабакташы. Аны күптәннән беләм. Оргыды авылының башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Сәмәкәй сигезьеллык мәктәбендә бергә укыдык. Сабакташым шул чагында ук бар эшкә өлгер, тырыш әйдаман иде. Спорт ярышларында алдынгылыкны бирмәде. Авыл хуҗалыгы машиналарын бик яхшы белә. Каникул вакытларында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли иде. Әтисе - тракторчы Шәйхразый абый белән әнисе - терлекче Нәгыймә апа балачактан аны һәр эшне пөхтә һәм оста итеп башкарырга өйрәтеп үстергәннәр. Көтүен дә көтте, чөгендер, бәрәңге җирләрен дә эшкәртте, печәнен, утынын да кышка җитәрлек әзерли иде.

Армия хезмәтеннән соң ул туган авылына сагынып кайта, «Ленар» күмәк хуҗалыгында эшли. Шофер булып - җиңел машинада, аннары зур йөк күтәрешле машинада. Күмәк хуҗалык таралгач, янәшәдә яңа оешкан «Сосновоборский» совхозында һәм Тукай кошчылык фабрикасында шоферлык эшен дәвам итә. Иртән-иртүк шәһәрдә яшәүче эшчеләрне автобус белән эш урынына вакытында китереп кую һәм кичен, эш сәгате төгәлләнгәч, яшәү урыннарына алып кайту аның төп бурычы була. Графикны бик төгәл үти. Машинасы төзек һәм чиста була. Нәкыйп белән очрашкач, санап утырдык: авыл хуҗалыгында эшләвенә 45 ел үткән инде. Яшәве, тормышы - туган авылы Сәмәкәйдә. Тормышы нык, гаиләсе тату. Рафия белән ике бала - малай белән кыз үстерделәр. Хатыны кибеттә сату итә. Балалары төпле белем алып, үз ояларын корганнар. Нәкыйп белән Рафиянең өч оныгы үсеп килә.

- Әйе, Сәмәкәйдә эшче Зарифуллиннар нәселе яңа шартларда да югалып калмады. Әтисе Шәйхразый Татарстан Республикасының атказанган механизаторы яшәгән йорт үсеп чыкты, ишек алдында яңа җиңел машинасы тора. Мин сыйныфташым, яшьтәшем Нәкыйп Шәйхразый улы белән чын күңелдән горурланам. Аңа сәламәтлек һәм эшендә уңышлар гына телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев