Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Эш күрсәткән ирне ил онытмый

Боерган авылында яшәүче Рафис hәм Мәүлидә Галиевлар өчен 13 ноябрь истәлекле көн булды. Алар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Галиевларның шатлыкларын уртаклашырга балалары, якын туганнары гына түгел, район hәм авыл җирлеге җитәкчелекләре дә килде.

Кояшлы көзге көндә юбилярларны котлар өчен район делегациясе Боерганга килеп төште. Авылга кергәч, Галиевлар яшәгән йортны эзләп, ялгыш күрше урамга да килеп кергәнбез. 
– Рафис абый Галиев кай тирәдә тора ул? – дип урамда очраган бер бабайдан сорадык. 
Ул без кем турында сораганны шунда ук аңлап, Рафис абыйның йорты кайда урнашканын күрсәтте, хәтта аның турында җылы фикерләре белән дә уртаклашты.
– Рафис авылның хөрмәтле кешесе бит. Ул салган асфальт юллардан йөрибез, ул төзегән йортларда яшибез. Ул эшләгән чордаавылга газ керде, шөкер, картлык көнебездә без җылыда рәхәтләнеп яшибез. Барысы өчен дә аңа зур рәхмәт, – диде ул авылның, гомүмән, районның күренекле шәхесе Рафис Фахразиевич турында.
Авыл кешесеннән шундый матур, җылы сузләр ишеткәч, безнең дә күңелләр күтәрелеп китте. Олы хөрмәткә лаек булган кеше янына килгәнбез. Рафис агаларның капка төбендә безне «Яран гөл» фольклор ансамбле каршы алды.
– Рафис абый hәм Мәүлидә апа, инде без 1982 елдан бирле бергә. Рафис абый әле яңа гына колхозга юллама буенча зоотехник булып эшкә килгән, колхоз рәисе булган кеше сез. Ул вакытта партия заманы. Бәйрәмнәр күп түгел иде, хәтеремдә октябрь бәйрәмен бик матур итеп бергәләп үткәрә идек. Рафис абый, Сез инде халыкка юмарт булдыгыз: итләр дә бирә идегез, хәтта итекләр дә. Менә шундый күңелле заманаларда эшләдек без Сезнең белән, – диде Боерган авыл җирлеге башлыгы Зәрифҗан Камилянов.
Рафис ага hәм Мәүлидә ханым икесе дә Минзәлә районында туып-үскәннәр, икесе дә күп еллар районның «Кама» колхозында хезмәт куйганнар. Рафис Фахразиевич 1982 нче елдан әлеге колхозның рәисе булып эшләгән, Мәүлидә Ситдыйковна лаеклы ялга хәтле хисапчы булган.
– Боерган җире уңдырышлы, юмарт. 16 ел бу хуҗалыкны җитәкләдем. Ул елларда да бер гектарыннан 46 центнер ашлык ала идек. Бездә тырыш, булдыклы кешеләр яши. Авылдашларыма рәхмәтем зур. Шул елларда торак шартлары яхшыртылды, күперләр төзелде, юллар ремонтланды, – дип искә төшерә Рафис ага авыл хуҗалыгында эшләгән вакытларын.
Галиевлар гаиләсенә район башлыгы Фаил Камаевның котлау хаты, истәлекле бүләкләре тапшырылды, Рафис hәм Мәүлидә Галиевлар шушы көннең матур истәлеге итеп, мактаулы актлар кенәгәсендә үз имзаларын куйдылар.Ә мондый бүләкләү бар кешегә дә бирелми. Бары тик мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөргән, уртак хезмәт белән гомер иткән, балаларына дөрес тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарган ныклы гаиләләр генә лаек була мондый кадерле бүләккә. 
– Хөрмәтле Рафис абый hәм Мәүлидә апа, сезнең хезмәтләрегезне авыл халкы hәрчак истә тота. Сез авыл халкы дип, аның тормышы уңай булсын, яхшы шартларда яшәсен дип, кулыгыздан килгән бар көчегезне куеп хезмәт иттегез. Авылга ясаган изгелекләр, кылган игелекләрегез шактый. Әле тагын озак еллар бәхетле яшәгез, – дип теләде Боерган авылында яшәүче Флүзә Фиргатовна. 
Илнең тоткасы – тату, имин гаиләләрдә. Шуңа күрә Тукай районында андый гаиләләрне олылау, үрнәк итеп кую күркәм гадәткә әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев