Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Авылның шәфкать иясе ул

Табиб һөнәре - дөньяда иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Кеше гомерен, аның сәламәтлеген саклап калудан да мәрхәмәтлерәк эш бармы икән? Көн дими, төн дими кеше сәламәтлеге сагында торучы әлеге һөнәр ияләре кулында кеше гомере. Минем әнием Алсу Ямалиева да бу игелекле хезмәтне гомерлек һөнәре итеп сайлаучылар кавеменнән. Ул күп еллар инде...

Әнием - нәселебездә медицина юлыннан киткән бердәнбер кеше. Балачактан ук ул ак халатлы шәфкать ияләренә сокланып, табиб булып уйнарга яраткан. Җиткән кыз булгач та, ул балачак хыялын тормышка ашырган. Гадел, туры сүзле әниемә гүя өстенә кигән ак халаты да килешеп тора. Авыруларга карата һәрвакыт бик игътибарлы, ихтирамлы ул. Тырыш, карусыз, сабыр булганы өчен хезмәттәшләре дә, авылдашлар да хөрмәт итәләр үзен.

Әнием Бордыбаш авылына бик яшьли, медицина училищесын тәмамлап килгән. Әле хәзер дә авылдашлар ул чакларны искә төшереп:

- Алсу безгә килгәч тә бик ошады. Бик эшчән, уңган. Куллары шифалы Алсуның. Кадаган уколларын, венадан кан алуларын сизмисең дә. Чын мәгънәсендә үз эшенең остасы ул, - ди бертавыштан Борды авыл җирлеге халкы.

Реклама

Авырулар да аны үз итә, аңа тулаем ышана. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәбәр килде исә, авыруларга ярдәмгә ашыга ул. Кечкенәрәк чагымда әниемнең гел эштә булуына үпкәли идем. Вакыт үтү белән әлеге һөнәргә карашым үзгәрде, әниемә карата хөрмәтем тагын да үсте. Чөнки эшен намуслы башкару белән бергә ул гаиләсендә дә уңган-булган хуҗабикә, дүрт кызына өзелеп яратучы, кайгыртучан әни дә әле.

...Шәфкать туташы булу - җиңел түгел. Гомерләрен медицинага багышлаган һөнәр ияләренә сабырлык, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар телим. Аларның шифалы куллары бервакытта да талмасын иде, дип язган Бордыбаш авылыннан Чулпан Ямалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәр ияләре