Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Атларны яратырга өйрәтте

Исемдә әле үткән гасырның 70нче елларында мин җәйге каникул вакытларында ферма тирәсендә атлы эштә эшләп йөрдем. Бу вакытта күмәк хуҗалыкта маллар күп иде. Без, үсмер малайлар, атлар җигеп ферма янына терлек азыгы ташыйбыз, мал-туарны өстәмә тукландырабыз.

Ул чакта "Ленар" колхозы атларының башлыгы Галимҗан абый Мортазин иде. Күп эшне атлар көче белән башкаргач, утарда 50дән артык ат бар. Галимҗан абый һәркайсыбызны атларны яратырга, аларны ничек итеп җигәргә, таяк белән түгел, ягымлы эндәшеп күндерергә өйрәткәнен һич онытасыбыз юк. Авыл малайларын Сабан туенда ат ярышларына әзерли иде. Галимҗан абый атларның һәркайсына матур исемнәр белән эндәшә. Алар аңа кешнәп җавап бирәләр. Ул атлар белән кешеләргә эндәшкән сыман сөйләшеп йөри, атлары аны бер караудан ук тыңлыйлар иде.

Элек авыл җирендә автомашиналар бик аз. Авыл халкы күп эшен атлар көче белән башкара. Утынын да, печәнен дә, саламын да атлар белән ташыдылар. Ә арба-чаналар һәрвакыт төзек иде. Галимҗан абый аларны үз вакытында төзәтеп торды. Ул җигеп йөри торган аты белән үзе карый торган атлар өчен тегермәннән күпме генә фуражын, болыныннан печәнен ташымагандыр. Шулай көн артыннан көн узып, Галимҗан абый 45 ел буе гел бер урында күмәк хуҗалыкта эшләгән мактаулы авылдашым минем. Үзара сөйләшкәндә, катыргы папкасында сакланган мактау кәгазьләрен, дипломнарын алып, һәркайсы турында җентекләп аңлатыр. Үзе сөйләвенчә, аны берничә тапкыр фоторәсемгә төшереп, республика газеталарына җибәрергә вәгъдә иткәннәр. Әмма кайсы газетага икәне исемдә калмаган. Әйе, Оргыды авылын нәкъ менә үз көчләрен җәлләмәгән, болгавыр заманда да туган җире өчен бөтен тырышлыгын салган Галимҗан абый Мортазин кебек фидакарьләр саклап калды.

Реклама

Галимҗан абый гаиләсендә дә үрнәк ата булды. Балалары һәм ана хакын хаклап яшәде. Хатыны Хәбибә белән өч бала - Фәридә, Хәлилә, Маратны тәрбияләп үстерделәр. Һәркайсы тормышта үз юлын табып, гаиләләр корып, балалар, оныклар үстереп яткан көннәре. Галимҗан абый хәзер лаеклы ялда, 82 яшен тутырды. Шулай булса да бик актив, бәйрәмнәрне оештыра, авыл чисталыгын, экологиясен контрольдә тота. Киләчәктә авылда яшьләр төпләнеп, аның зураюын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл кешелђре

2
X