Якты юл
  • Рус Тат
  • Әтиемне сагынам

    Әгәр әтием исән булса, аңа 95 яшь тулган булыр иде. Бу язмамны аңа – Оргыды авылында гомер кичергән Хисамиев Галимҗан Салих улына һәм үткән гасырның җитмешенче елларында «Ленар» колхозында механизатор булып хезмәт куйган әтиемнең яшьтәшләренә багышлыйм.

    Әтием тумышы белән күрше авыл Иске Абдулдан иде. Әнием Зәйнәп исә Оргыды кызы. Яшьлекләрендә танышып, кавышып Оргыдыда яшәделәр, «Ленар» колхозын күтәрүдә икесе дә тырыш хезмәт куйдылар. Әти ДТ-54 тракторында җир сөрде, чәчү чәчте. Аның ничәмә-ничә гектар җир эшкәрткәнен бер Аллаһы гына беләдер, көнне-төнгә ялгап хезмәт куйды, ял дигәнне белми дә иде.
    Балачагымны уйласам, күңелемне сагыш баса. Әле дә истә, әти таң беленә башлауга тракторын кабыза иде, иртәнге ашны тиз генә ашый һәм көн буена басу-кырларга эшкә чыгып китә. Караңгы төшкәч кенә кап-кара булып өйгә кайтып керә. Әни аны тәмле ашлар пешереп ачык йөз белән каршы ала. Әти әле безгә «куян күчтәнәче» дә алып кайта, әни аның сумкасыннан ипи кисәкләрен алып бирә. Шул «куян күчтәнәче»нең тәмлелеге! Без балалар чыннан да куян җибәргән дип ышанып, кипкән сыныкларны кимерә идек.
    Ул еллард «Ленар» колхозында Сәет һәм Оргыды авылларыннан утыздан артык тракторчы-механизатор эшләде. Шулар арасында алтысы хезмәттә һәрвакыт беренче урында бара иде. Әти дә гел беренче булды, аның белән бергә хезмәт куйган Хуҗамәт абый да бик тырыш, эшчән кеше иде. Ул тракторны да бик чиста тотты, төзеклек ягыннан да сынатмады. Исемдә әле, Сәет һәм Оргыды авылларында бригадир Сәмигулла абый иде. Ул бик төгәл, таләпчән кеше. Аннан соң бригадир булган Габделхәй абый Хамматов та әтине хөрмәт итте, сыйфатлы хезмәте өчен яратты. Авылда үткәрелгән бәйрәмнәрдә, кичәләрдә әтинең исеме телдән төшмәде. Аны мактадылар, бүләкләр бирделәр.
    Механизатор булып эшләү ул чакларда хөрмәтле хезмәт иде. Гомерен техникага багышлаган механизатор авылдашларымны искә алып китәсем килә. Зәки Кашапов, Галимҗан Садыйков, Әхмәтнур Вәлиев, Касыйм Минһаҗев, Рәис Солтанов, Дәүләтбай Фәрдиев, Фоат Мөхәмәтдинов, Хәмит Фәттахов, Алмаз Кәримов исемнәре «Ленар» колхозы тарихында язылырга хаклылар. Бу искә алуым алар рухына дога булып барсын.
    Авылларыбызда бүген дә олы яшьтәге механизатор ветераннарыбыз гомер итә. Шулар арасында 87 яшьлек Нурмөхәмәт абый Шәмсиев та бар, 90 яшьлек Гафур абый Гәрәев та гомере буе тракторда эшләде. Колхозыбызның  комбайнеры да, тракторчысы да, агрономы да булган Мөнәвир абый Мөхәмәтдиновка да 75 яшь тулган икән инде. Бу ветераннар барысы да әтиемнең якын дуслары иде. Сәет белән Оргыды механизаторлары һәрвакыт дус, ярдәмчел булдылар. Әтием белән кулга-кул тотынып эшләгән Сәет кешеләре Гарифулла Гыйльфанов, Гыйззәт Сабиров, Шәмсун Усмановларны сагынып искә алам. Әле кыр эшләре беткәч механизаторлар ферма төзелешендә дә хезмәт куйдылар, эш талымлап тормадылар. Әтиләр буыны чыныккан, ныклы, көчле кешеләр иде.
    Әтиемнең дуслары күп булды. Авылыбызда шофер булып эшләгән Вәгыйз Лотфуллин, Фәйзелхан Садыйков абыйлар гел аның янына килеп киңәшәләр, дөнья хәлләре турында сөйләшәләр иде. Шоферлар да авыл җирендә иң кирәкле һөнәр ияләре. Печәнен алып кайтырга кирәкме, утынын ташыргамы, машинасыз берни эшләп булмый.
    Әтием Галимҗан физик яктан нык кеше булды, спортны үз итте. Сабантуйларында гер күтәрде, алдынгылыкны бирмәде. Мин дә аңа карап гер дә күтәрдем, көрәшне дә үз иттем. Көрәшеп күп тапкырлар батыр калдым, чыныктым. Бу мавыгуым мине тормыш юлымда бәхетле итте. 40 елдан артык районнарда физкультура-спорт эшен алып бардым.
    Әтием гармунда бик матур уйный иде, ул һәр бәйрәмдә халыкны җырлатты, биетте. Үзе дә татарча бик шәп биеде.
    Әтиемне искә төшерсәм, бергә авыл көтүен көткән чаклар искә төшеп сагындыра. Хәзер авылларда көтүләр дә юк, шул исәптән безнең Оргыды авылында да...
    Әтине авыл халкы яратты, хөрмәт итте. Ул әле сау-таза булып 90га кадәр яшәргә тели иде. Әмма әҗәл көтмәгәндә килә шул... 
    Әти белән әни, күрше «Татарстан» совхозы поселогыннан өй сатып алып, шунда күченделәр. Әтигә эшләргә яңа трактор бирделәр, ул шуңа сөенеп бетә алмады. Әмма икенче көнне техника паркына эшкә килгәч, тәҗрибәсе булмаган, яңа гына тракторга утырган егет аның өстенә менә һәм... таптап үтә. Аны җирләргә бөтен авыл җыелды, еламаган кеше калмады. Әни дә әтине югалту кайгысыннан каты авырып вафат булды.
    Быел әтиемнең тууына 95 ел булыр иде, якты дөньядан китүенә 40 ел үткән. Туганнарым Маһия һәм Гөлфия белән аны сагынып искә алабыз. Әти белән әни һәрчак күңелебездә яши. Урыннары җәннәттә булын теләп дога кылабыз.
    Мәүлетҗан Хисамиев.
    / Фото Мәүлетҗан Хисамиевтан алынды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: