Рәхмәт әйтер идем әткәйгә!
Газиз әтием Солтан Фәйзелхак улы Хуҗин белән туган авылыбыз Теләнче Тамакның тау итәкләрендә күп мәртәбәләр печән чаптык. Әле дә сугыштан исән калган бердәнбер кулы белән бездән дә уздырып чалгы, пычкы тартканы, утын ярганы күз алдында тора.
Әй, үзәгем өзелә дә иде инде әтиемнең изаланганын күреп. Тешләрен кысып, чалгыны киң күкрәгенә кысып печән чапканнан соң, рәхәтләнеп шул печәндә ауный идек, мине дә йөрәге чыгардай булып типкән җылы, кайнар күкрәгенә кыса торган иде ул. Әтиемнең сул кулын сугышта югалтып кайтканлыгын үсә төшкәч кенә белдем һәм, мондый гаделсезлек белән гомер буе килешә алмадым. Ачык, киң күңелле әтием гармун моңын ишетсә, таңга кадәр тыңлап утырыр, күп вакыт гармунчыларны кунакка алып кайтып, сагыш-моң баскан күңелен дәртле, тальян моңы тыңлап юата торган иде. Ир кеше булса да нечкә, йомшак күңелле иде әткәй. Тыйнаклыгы, кешелеклелеге белән аерылып торды, беркайчан да тавышын күтәреп эндәшмәде. Авыл хуҗалыгында гомер буе баш хисапчы булып эшләү дәверендә аның эшенә тел-теш тидерүче булмады, чөнки бик тә гадел, үз эшенә мөкиббән киткән, максатчан кеше иде ул. Җиңү көне аның өчен иң зур бәйрәм булды. Һәйкәл янына киеп бара торган костюмында орден-медальләр чыңлап торды. Матур гына яшәп ятканда, кинәт 1983 елның 29 мартында 67 яшендә вафат булды әткәй. 25 яшендә сугышка китеп, сугышның ахыргы көненә кадәр утлар кичкән әтиебез каһәрләнгән яшьлеге турында сөйләргә яратмады. Ә без энем Ринат белән, аны үчекләгәндәй, гел сугышлы уйный торган идек. Хәзер генә аңлыйм, уены түгел, уйлавы да куркыныч икән бу афәтне. Әниебез Зәкиядә нинди сабырлыклар булгандыр, белмим. Ул безнең арабызда, олы терәгебез, киңәшчебез булып 86 яшькә кадәр яшәсә дә тормыш яменнән туеп китмәде. Аның белән бергә, күңел түрендә, якты уй-хатирәләрендә әти дә яшәде. Бүген дә һәр гамәлебезне тикшереп, дөрес юл күрсәтеп торучы изге фәрештәбез кебек ул. Нинди булса да хәвеф-хәтәр якынайса, безне алдан кисәтә, киңәш бирә, дөрес юл күрсәтә.
Әтием! Яшьлегеңне урлаган, көрәк кебек тырыш, уңган, алтын кулыңны алып калган сугышка бер генә дә рәнҗемәдең. Балаларыма тыныч тормыш бүләк иттек, дип куануыңны элегрәк аңламасам да, бүген, исән булсаң, сиңа ирләрчә кул кысып рәхмәт әйткән булыр идем, әткәй. Мин үзем дә, бүген, балаларым бәхете өчен җанымны бирергә дә әзер. Шөкер, нәсел җебе өзелми, оныкчыкларың туа. Еллар үтәр, алар да Солтан бабаларының батырлыгы белән горурланыр, синең эшеңне дәвам итәр. Күңелдә җыелган бөтен сүзләрне әйтеп бетерү мөмкин түгел. Исән булсаң, сиңа 23 декабрьдә 95 яшь тулган булыр иде. Ни кызганыч, җылы котлау урынына сиңа сагыну-юксыну хаты язабыз. Тыныч йокла, әткәй!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 09:23Китапханәче Энҗе Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме – кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?! Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган “Китап- белем чишмәсе” дигән шигарь дә хәтердә әле. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Чөнки кешенең аң-белемен, рухи кыйммәтләрен газета-журналлар һәм китап баета. Китап ул- фикер йөртү алымы. Матур фикер йөртә белмибез икән, матур тормыш төзеп булмый. Яшәргә акыл туплау өчен, китапны һәрвакыт өстен куярга кирәк. Рухи байлыгыбызны китаплар белән тулыландырып, иҗатка илһам өстәп эшләүче китапханәчеләребезгә без һәрвакыт рәхмәтле! Ә инде китапханэче уз эшендэ очраклы гына хезмәткәр тугел, бәлки узе дэ укырга яратучы, бу куркәм сыйфатка башкаларны да жәлеп итәрлек, һәрчак эзләнудә булган шәхес булырга тиеш.1100
-
27 май 2022 - 09:23Бәйрәм белән, хезмәттәшләр! Китапханәче - уникаль һөнәр, хәтта бераз серле. Ул, яхшы сихерче кебек, бөтен хыяллар, әкиятләр, сәяхәт дөнья белән идарә итә! Сезгә бу мөһим бәйрәмдә сабырлык, илһам һәм иминлек телим. Китапханәләр яңа укучылар белән тулылансын. Китап фонды баеп торсын.1100
-
27 май 2022 - 09:20Каникулда эшләргә теләүчеләргә Җәйге чорда Тукай районында мәктәп укучыларына эшләү мөмкинлеге тудырыла. Балигъ булмаган гражданнар эшкә урнашканда зурлар кебек үк хезмәт килешүе төзергә тиешләр. Бу килешүдә эш шартлары, нинди хезмәт башкарылырга тиешлеге, хезмәт коллективындагы тәртип һәм балигъ булмаганнарга кагылышлы күрсәтмәләр язылырга тиеш. Болардан тыш техника куркынычсызлыгы һәм эш вакытлары хакында да аңлатыла.1100
-
27 май 2022 - 08:21Теләнче-Тамак китапханәсенә 90 яшь! Теләнче-Тамак авылы – Тукай районының иң зур авылларының берсе. Ворошилов районы үзәге булган бу авыл революцияга кадәр үк тирә-якта дан тоткан. Мәдрәсәсе, күп төрле предприятиеләре, зыялы кешеләре белән танылган авылда 1929 елда колхоз оешканда үзен сиздерә бу укымышлылык. Шәйдуллин Хәким тәкъдиме белән колхозга “Мәгариф” исеме бирелә. Яктыга, матур киләчәккә йөз тоткан халык моңа бары тик мәгърифәт аша гына ирешергә мөмкин икәнлеген яхшы аңлый. Халыкка аң-белем бирүне киңәйтү өчен 1932 елда уку йорты ачыла. Ул хәзерге Кооператив урамында урнашкан була. Беренче китапханәченең фамилиясе Бакиева икәне билгеле. Бу чорда китапханәдә 450 данә китап фонды булган. Мондый фонд ул вакытта - бик зур байлык булып саналган.2700
-
26 май 2022 - 14:31Кырларны эшкәртү эшләре “Сәйдәшев исемендәге АХП” ҖЧҖ 2022 елның 25 маенан алып 15 июненә кадәр агрохимикатлар сибү ысулы белән кырларны эшкәртә башлый:12400
-
26 май 2022 - 14:29Белдерү «КАМА» агрофирмасы ҖЧҖ 2022 нче елның 25 маеннан алып 1 нче июньгә кадәр агрохимикатлар сибү ысулы белән кырларны эшкәртә башлый:10500
-
26 май 2022 - 14:25Курку белмәс шәфкать туташы Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 77 ел тула. Вакыт агым сулар кебек сизелмичә ага да ага шулай. Ә мин хаман үткәннәргә кайтып, узган вакыйгалар турында уйларга яратам. Менә бу юлы да ерак 2008 елның аперель аен хәтеремдә яңарттым. Ул елда миңа батыр бер шәфкать туташы – Мария Ильинична Бажукова белән белән танышырга туры килде. Аның фронтта күргәннәре турында сезгә дә сөйләп узасым килә...8900
-
25 май 2022 - 16:32"Куркынычсызлык каешы" профилактика чарасы башланды Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт инспекциясе 2022 елның 25 маеннан 31 маена кадәр бөтен Республика буенча "Куркынычсызлык каешы" профилактика чарасы башлануын игълан итә. Чараның максаты – машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешларын куллануын ачыклау һәм башка административ хокук бозуларны булдырмау, кисәтү.17900
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.19200
-
1 апрель 2022 - 13:53Тәмле прәннек рецепты Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора. Әйдәгез, әлеге ризыкны пешерергә өйрәник әле. Безгә кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 ст шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 г разрыхлитель, кирәгенчә он. Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы.58200
-
20 май 2022 - 09:12
-
20 май 2022 - 09:11
-
20 май 2022 - 09:10
-
27 май 2022 - 04:19Мәңге яшә, китапханә!1995 нче елдан башлап, 27 нче майда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә , Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм арттыруда китапханәләрнең хезмәтләре бәяләп бетергесез. Китапханә эше күп гасырлык традицияләргә ия. Районыбыз китапханәләре барлык мәгълүмат агымнарын бергә туплап, укучылар даирәсен, шул исәптән Интернет аша да, киңәйтеп хезмәттәшлек итә. Китапханәдә һәркем үзенә рухи азык таба, дөньяга карашын киңәйтә,кызыклы яңалыклар ача,үзенең йөрәген әдәби дөнья белән бәйли. Билгеле инде, бәйләүче җепләрне белемле китапханәчеләр суза.5400
-
24 май 2022 - 12:39Мәдәният өлкәсендә - 41 ел Гөлбостан апаны мин китапханә дә эшләгәндә үк белә идем.Ул безгә кызыклы, магыктыргыч кичәләр оештыра иде.Китапка мәхәбәтне дә Гөлбостан апа уяткандыр безгә.Шуӊа да миндә китапханәче хезмәтен сайладым.Ул миңа китапханәчеләр бүлегендә укыганда да узенең кинәшләрен бирә иде.Аӊламаган сорауларым булса тизрәк Гөлбостан апага шалтырата идем.Ул миңа һәр сорауны җентекләп–җентекләп аңлата иде.23300
-
24 май 2022 - 13:01Гомеренең иң бәхетле чоры Бордыбаш авылында яшәүче Тәскирә Мәүләветдинова балачактан ук тормышның ачысын-төчесен татыган, яшьли тол калып тормыш арбасын ялгыз тарткан, өч баласын тәрбияләп зур тормыш юлына чыгарган баһадир ханым. Гомеренең яшьлек чоры, көчле вакытлары, олыгаю еллары эш, тормыш мәшәкатьләре белән узган. Бүгенгесе – бәхетле.18300
-
25 май 2022 - 16:32"Куркынычсызлык каешы" профилактика чарасы башланды Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт инспекциясе 2022 елның 25 маеннан 31 маена кадәр бөтен Республика буенча "Куркынычсызлык каешы" профилактика чарасы башлануын игълан итә. Чараның максаты – машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешларын куллануын ачыклау һәм башка административ хокук бозуларны булдырмау, кисәтү.17900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика