Якты юл
  • Рус Тат
  • Кул эшләрендә – күңел хәзинәсе

    Иске Байлар авылында яшәүче Гөлфинә Рәҗәп кызы Шакирова күңел хәзинәсен кул эшләренә: чигешләренә, акварель белән ясаган рәсемнәренә, бизәнү әйберләренә, теккән һәм бәйләгән әйберләренә күчерә белүче оста куллы туташ.

    Аларның нурлы, матур өй эченең кайсы тарафына гына күз салма, Гөлфинәнең иҗат җимешләренә юлыгасың. Төрле төстәге тар гына ефәк тасмалар, мулинә белән чигелгән сюжетлы картиналар, натюрмортлар һәм табигать күренешләрен күреп таң каласың, Йоннан һәм мамык җепләрдән бәйләнгән кием-салым, көнкүреш әйберләренең күплегенә исең китә.
    Күз йөгерә. Кайсына карарга да белмичә торганда, Гөлнур ханым таслап-таслап төреп куелган өстәл-урындык  һәм карават япмалары, салфеткаларны алдыма китереп куя. Чирек гасыр буена күз нурларын һәм күңел җылысын салып эшләгән әйберләрдән матур гына кибет ачарлык булган.
    Гөлфинә үзе бик тыйнак. Республика күләмендә кул эшләре буенча уздырылган төрле бәйгеләрдә катнашуын сүз арасында гына әйтсә дә, конкурс шартына карата фикерен белдермичә кала алмады. «Бәйгедә катнашучы конкурсантның эшенә лайк санына карап бәя бирү һәм урын билгеләү – дөрес алым түгел, дип саныйм. Кемнең таныш-белеше, дусты һәм туганы күп – ул кешегә барысы да лайк куя. Ә бит иҗат эшенә бәяне  ясалма аудитория җыю белән бәяләү һич тә дөрес түгел», – ди ул. 
    Чынлап та, нинди генә иҗат җимеше булмасын, аңа бәяне: сыйфатына, эчтәлегенә, зәвыгенә һәм башкару осталыгына карап куярга кирәклеге көн кебек ачык. 
    Гөлфинә татар хатын-кызларына хас булган чигү, бәйләү белән генә чикләнеп калмый. Тора-бара аның иҗат кыры киңәя.
    Квиллинг – спираль итеп бөтерелгән тар гына озын кәгазьдән шома, күләмле композиция ясау сәнгате ул. Кәгазьне боргалап ясалган әзер спиральне төрле формага кертәсең һәм шул рәвешле модуль барлыкка килә. Ул, үз чиратында төзелеш материалы булып хезмәт итә, аңардан күңелең ни тели – шуны ясарга була. Гөлфинә квиллинг ысулы белән күп әйберләр иҗат иткән. Өйне ямьләп «салават күпере» чыкканмыни?!  Күңелгә ятышлы, йомшак, матур төсләр белән балкып утыручы күләмле ваза нәкъ шушы ысул белән ясалган. 
    Гөлфинә тар, озын ефәк тасмаларны бөтереп аллы-гөлле чәчәкләр ясый. Һәрбер эшендә төсләр гаммасы, аларның үзара ярашуы –гармониялелек күзне иркәли.
     – Башта тар гына ефәк тасмалардан безнең җирлектә үсә торган ромашка чәчәкләрен чиктем. Туган-тумача: «Бик матур!» дип күңелемне үстергәч, бу эшне дәвам итәргә булдым. Эшнең җаен белеп алгач кул үзеннән-үзе иҗат материалына үрелә. Чигү җепләрен, челтәр бәйләү өчен җепләрне, йон җепләрне рулоны, кәгазьне кабы белән кайтартабыз. 
    Чигүнең төрләре бик күп бит ул. Шома чигү, тапкырлап чигү, атлас тасма белән, тамбур белән, сәйлән белән... Һәммәсен яратам. Берсенә дә өстенлек бирмим, – ди кул эше остасы. 
    – Менә шушылардан башланды инде аның иҗатка кереп китүе, – дип бер өем кулъяулыкны өстәлгә сала Гөлфинәнең әнисе. Берсеннән берсе мөләем куяннар, кошчыклар һәм күз явын алырдай чәчәк бәйләмнәре чигелгән кулъяулыклар сабый кулы белән эшләнгән дип уйламассың да. Ә бит аларны чиккәндә Гөлфинәгә әле бары тик биш-алты яшьләр чамасы гына булган. Әнә шулай, чирек гасыр инде ул бәйли, чигә, тегә, рәсем ясый. 
    Моннан тыш, Гөлфинә авыл тормышының тавык чүпләсә дә бетмәслек көндәлек мәшәкатьләрен ерып чыгарга әнисенә булыша. Унсигез баш умарта, савым сыеры, бозау һәм байтак кына кош-кортны карау, тәрбияләү эшендә әнисенең уң кулы.  
    Гөлфинә Шакирова Күзкәй мәктәбен тәмамлаганнан соң Алабуга һәм Казан педагогия университетында белем алган. 
    Оригами – сәнгатьнең декоратив-приклад төренә керә. Япон сәнгате дип санала, ә тамырлары Чин дәүләтенә – ерак гасырлардагы Кытай иленә барып тоташа. Кәгазьдән тоташтырып фигуралар ясау балаларның акыл үсеше һәм сәламәтлеге өчен аеруча файдалы. 
    Оригами белән мавыгу – кул моторикасын үстерә, нерв системасын тынычландыра, стресстан һәм күңелсез уйлардан арынырга ярдәм итә.
     –  Координацияне яхшырту һәм түземлелек кебек әйбәт сыйфатлар тәрбияләүдә оригами белән мавыгуның әһәмияте зур. Оригами белән шөгыльләнү – баланың фантазиясен, логик фикерләү сәләтен үстерүче дидактик уен да ул, – педагог белеме булган кыз.
    Оригами өчен кирәкле булган кәгазь – иң гади һәм, теләге булган һәр кеше сатып алырлык эш материалы булуы белән күпләрне җәлеп итә. Шуңа да, балалар бакчаларында һәм башлангыч сыйныфларда балаларны бу шөгыльгә өйрәтүнең һич тә авырлыгы юк.
    Кулдан ясалган бизәнү әйберләре байтак аның. Сәйләннән ясалган брошьлар – күз явын алырлык. Кулдан ясалган әйбер – бәһале була. Оригиналь һәм киемгә туры килеп торган бизәнү әйберсе, бу очракта брошьлар – хатын-кызның зәвыкълы итеп киенә белүен күрсәтә.
    Хатын-кыз – нәзәкатьле зат. Мамык җепләрдән бәйләнгән челтәр якалар, кофталар – зәвыкълы туташ һәм ханымнар яратып кия торган әйберләр. Гөлфинә матурлык яратучы кеше буларак үзенә дә, якын туганнарына да  әнә шундый затлы әйберләр бәйли.
    Чигелгән мендәр тышлары, карават япмалары, сөлгеләр өй эчен тагын да ямьләндерә, милли төсмер өсти. 
    Татар халкының милли музеен хәтерләткән ошбу йортта үзгә ямь – халкыбызның күңел хәзинәсен чагылдыручы ямь. Бай мирасыбызны баетуда үзеннән зур өлеш кертүче Гөлфинә Рәҗәп кызы Шакированың иҗат дәрьясы һичкайчан саекмасын.

    / Автор фотосы

     
       


     


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: