Якты юл
  • Рус Тат
  • Китап – тормыш дәреслеге

    Кемнәр алар минем китап укучыларым? Укытучы яки терлекчеме, механизатор яки мәктәп укучысымы, шәфкать туташы яисэ гомер буе эшләгәннән соң лаеклы ялга чыккан, буш вакыты калуга кинәнеп китапханәнең даими укучысына эйләнгән пенсионермы? Кырык елдан артык китапханәче вазифасында узган гомеремдә барысы да булды, дистәләгән, йөзләгән китап укучы булган еллар бар иде. Хәзерге кебек китаплары да тулып ятмады.

    Сиксәненче елларда Габдрахмән Әпсәләмовнын “Ак чәчәкләр”,
    Аяз Гыйлаҗевның “Ягез, бер дога”, Гариф Ахуновның “Хәзинә”, Мөхәммәт
    Мәһдиевның “Без- кырык беренче ел балалары” кебек китапларын чиратка
    язылып укыдылар. Заманалар үзгәрде, вакыт җилләре- килеп туган
    үзгәрешләр китаплар дөньясына да төзәтмәләр кертте: компьютерлар,
    йөзләгән программалы телевидение, айфоннар, интернет- язмача
    басмаларны кысырыклады, әмма авыл китапханәләренә йөреп китап,
    көндәлек матбугат басмалары- газета-журнал укырга яратучылар бар әле.
    Күзкәй китапханәсе каршында эшләүче “Хәтирә” клубында 30 ел буе
    китапханәгә йөреп китап алып укыган Рәзилә Муллахмәтованың бенефисын
    үткәрдек. Күргәзмә киштәгә, соңгы дүрт елда “Иң актив китап укучы”
    исемлеген әйдәп баручы Рәзилә укыган китапларны тезеп куйдык. Күргәзмә
    “Минем беренче китапларым”, “ Гаилә укуларыннан”, ”Укырга тәкъдим итәм”
    дигән бүлекләрдән тора иде. Өстәлдә- китап укучы формулярының
    зурайтылган макеты. Аның белән һәркем кызыксынып танышты. Бенефиска
    Рәзилә Муллахмәтова яратып укыган Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың—мин
    булмам” әсәренең герое Сөмбел дә “килгән иде”. Китап герое белән Зифа
    Кадыйрова әсәрләре, алардагы образлар, тормыштан алынган язмалар
    турында әңгәмә-фикер алышу, бәхәсләр җанлы барды.
    Укыган күп санлы китаплардагы геройлар язмышы, кыен хәлләр
    чоңгылыннан чыгу юллары, тетрәндергеч мизгелләр чишелеше Рәзиләгә
    тормышында ярдәм иткәнме? Бенефиста катнашучылар мондый сорауны да
    бирделәр.
    -Белеп торасыз, мин ике баламны кочаклап, бик яшьли тол калдым. Өебез
    кечкенә, иске. Утын эзерләп ягарга кирәк. Кешегә зарланып йөреп кенә дә
    йөрәккә дәва табып булмый. Чарасызлыктан димме инде, китап укырга
    тотындым. Мин моны бер дә гайре табигый хәл димим, китап укымаучылар
    аңламыйдыр аны. Төннәр буе китап укый торган чаклар булды,- ди

    Рәзилә.—Шундагы геройлар язмышы белән яшәп, үземне борчыган
    сорауларга җавап табам, яшәргә өйрәнәм. Хәзер вакыт та бар, китаплар да
    күп. Хатын-кыз язучыларның әсәрләрен укырга яратам. Алар күңелне
    тирәнрәк аңлый сыман. Хәзер инде ике оныгымны ияртеп киләм китапханәгә,
    аларга китап сайлашам.
    Кечкенэ гәүдәле, чикләвек төше кебек тере Рәзилә авыл урамында еш очрый.
    Эле сөт сатарга чыга ул, нидер күтәреп кайтып килә. Чөнки улы Инсаф белән
    алар яңа йорт җиткереп керделәр. Аны матурлыйсы, кирәк-ярагын аласы бар.
    Авылыбызда сыер асраучылар бармак белән санарлык кына калды. Сыңар
    канатлы Рәзиләбез сыер асрый, гөбердәтеп сыер савып күпме кешене сөт,
    эремчек белән тәмин итеп тора. Кем белә, бәлки мондый талмас йөрәк көчен,
    дөньядан ямь-тәм табып, яшим дип яшәуне шул укыган китапларының
    геройларыннан өйрәнгәндер ул, йокысыз төннәрендә, инде нишләргә, дигән
    чакларында шулардан җавап тапкандыр. Һәрхәдә оста пешекче, җитез
    хуҗабикә Рәзиләбез бүген балаларынын, оныкларының җылысын тоеп тулы
    тормыш белән яши.


    Тәнзилә Шәйхнурова, Күзкәй китапханәсе мөдире.

    /автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: