Якты юл
  • Рус Тат
  • Картиналарының һәм чәчәкләренең җылысы – күңеленә дәва

    Алтын куллы авыл кешеләре хакында күпме генә язсак та, алар тудырган гүзәллеккә беркайчан да битараф калып булмый. Һәр яңа оста, уңган хуҗабикә белән күрешеп, аралашкан саен, аларның эчке дөньялары никадәр бай, тирән икәненә инанасың. Чираттагы язмабызның герое да – Нефтебаза поселогында яшәүче кырык җиде яшьлек Валентина Петровна Яковлева – шундыйлардан. 

    Гадәттә, кешене күргәч тә, ниндидер бер эчке тоемлавың, эш тәҗрибәң белән аның ниндирәк холыклы булуын чамалыйсың, уртак тел табарга, сөйләшү вакытында әңгәмәдәшеңә ачылырга ярдәм итәсең. Ләкин бу юлы барысы да башкача барып чыкты әле. 
     Үзенә тәүге тапкыр шалтыратканда ук Валентина ханым миңа көр, күтәренке тавышы белән җавап бирде. Беренче мизгелләрдән үк аны ачык, якты, үткер холыклы шәхес буларак кабул иттем. Ләкин ялгышканмын икән. Сөйләшә торгач, Валентина Петровнаның бик тә йомшак, нечкә күңелле икәне ачыкланды. 
    – Әбием Анастасия Федоровна кечкенәдән үк миндә кул эшенә, пешекчелеккә, гөлләр үстерүгә мәхәббәт тәрбияләде. Ул игътибарлы, сабыр остаз булгангадыр, мин бала чактан ук бәйләргә дә, авыз суларын китерерлек тәмле бәлешләр пешерергә дә өйрәндем. Кызганычка каршы, ул инде гүр иясе. Әбиемне һәрвакыт искә алам, эшләгән бар игелекләре өчен эчтән рәхмәтләремне әйтәм, дога кылам, – ди Валентина ханым кадерле кешесен сагынып. 
     Аннары Валентина Петровна фатирындагы шау чәчәктә утырган гөлләрен күрсәтә. Әлеге төсләр матурлыгыннан күзләр камаша, алар хуҗабикәнең уңганлыгы, тырышлыгы билгесе. 
    – Мин бик таләпчән кеше. Чәчәк-гөлләрне дә җентекләп сайлап, сатып алам, үстерәм. Әйтик, роза чәчәкләрен өнәп бетермим. Шул ук вакытта лилияләрне, шулай да аларның хуш исенә битараф түгел. Өемдә дә башлыча күңелгә хуш килгән яран гөлләрен, петуньяларны карап тәрбиялим, – дип сөйли ул. 

     Ләкин Валентина ханым моның белән генә чикләнеп калмый. Фатир балконында помидорын, кыярын да үстерә. Хәер, соңгысын: «Тәрәзәләрне каплап, бар яктылыкны урлый», – дип, быелдан чәчми башлаган. 
     Бераздан хуҗабикә безне буш вакытындагы икенче бер шөгыле – алмазлы мозаика белән эшләнелгән картиналары белән таныштырырга алына. Ниндиләре генә юк анда: үлән өстендә яткан юлбарыс, Мәрьям-ана сурәтләре, шамаилләр... Олы-олы рамнарга кидертелгән шул сурәтләрдә останың тырышлыгы, сабырлыгы, шөгыленә мәхәббәте ярылып ята. 
    – Алмаз мозаикасы белән картиналар ясауны үзем өчен һич көтмәгәндә ачтым. Кызыксынып, беренчесен ясагач, куллар икенчесенә, өченчесенә дә үрелде. Шул эшемнән күңел тынычлыгы, дәва алам, – ди Валентина Петровна.  
     – Ничек барысына да өлгерәсез соң? Шәһәргә эшкә дә йөрисез, гаиләгезгә дә игътибар күрсәтергә кирәк. Хатын-кызның бетмәс-төкәнмәс мең дә бер төрле эше арасында ничек вакытын табасыз? – дип сорыйм. Ул елмая. Аннары ничек итеп кызы Аделинаны, ире Александрны яратуы,  аларны кайнар бәлеш, камыр ризыклары белән сылап, кадерләп торулары турында да сөйләп китә. 
     Валентина Яковлеваның социаль челтәрдәге битенә кереп карасаң, яраткан шөгыльләреннән бигрәк никадәр гаилә, бала җанлы булуын чамалыйсың. Кызының туган көненә ясаган тортлары, камырдан чәчәкләр, яфраклар кисеп, читләре бизәкләп пешерелгән бәлеш фотоларыннан йорт җылысы бөркелеп тора. 
     Шулай да бар яктан да килгән, түгәрәк тормышта яшәүче Валентина ханымның күңеленә тынычлык бирмәгән борчулары да юк түгел. Алар ул кадәр мөһим булмаса да, вакыт-вакыт йөрәген тырнап тора. 
    – Хәзерге балаларның, яшьләрнең кул эшләре белән шөгыльләнергә бик теләкләре юк. Кызым Аделинаның да кызыксынулары башка. Менә шунысы бераз хәтерне калдырса да, һәркемнең күңелгә ятышлы үз эше, шөгыле булырга тиеш икәнен дә аңлыйм. Шуңа күрә һәрнәрсәнең уңай ягын гына күреп, матурлыкка омтылып яшим, – ди Валентина Яковлева.

    / Алсу Тимерханова фотосы.
    / Фотолар Валентина Яковлевадан алынды. 

        
     
               

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: