Якты юл
  • Рус Тат
  • Гадел Гәтифә

    Кешегә медицина хезмәте кирәк булган кебек үк, хуҗалыкларда асралучы мал-туарларга да ветеринар ярдәме кирәк. Сәламәт булган очракта да, йогышлы авырулардан кисәтү өчен, ветфельдшер тарафыннан аларга профилактик чаралар үткәрелергә тиеш. Шуңа да авыл җирендә ветеринар, зоотехник – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.

    «Татарстан» совхозы поселогында туып-үскән Гәтифә Җамали кызы Гәрәева Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач шул ук районның Кадрәк авылында яшь белгеч буларак хезмәт юлын башлый. Терлекчелек тармагы баш ветеринары Габбас Сабирҗанов кулы астында эшләп тәҗрибә туплаган зоотехник кыз 1958 елда Ирек Таңы авылына килен булып төшә һәм сайлаган һөнәренә гомере буе тугры кала. 
    – Ирек Таңы – бик матур бит ул. Халкы әйбәт. 63 ел шушы авылда яшәгәч, үземне шушында туып-үскән кебек хис итәм. Гомер буе колхозда зоотехник, ветеринар булып эшләгәч, малы чирләп киткән кешеләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ветеринария ярдәме сорап киләләр иде. Мал да, кеше сыман, күзеңә карап ярдәм көтә. Элек бит ул һәр хуҗалыкта, кимендә бер, ә инде күпчелегендә икешәр сыер асрала торган иде. Төн уртасында сыеры бозаулый алмагач төнлә ишек кагучылар да байтак булды. Авыр хәлдә калган сыерларның мөлдерәп торган күзләрен күргәч төнге йокыларың ачыла. Бозаудан исән-имин котылган сыерның рәхмәт тулы күзләренә карагач исә бар авырлыклар да онытыла. Кемгә дә булса кирәклегеңне тою күңелне үстерә, – ди ферма мөдире, ветеринар, зоотехник хезмәтләрен яратып башкарган Гәтифә апа. Аның тормыш иптәше Вәсил Гәрәев иген иккән, басу-кырлар эшкәрткән. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Фәһим белән Илшат, кызлары Гөлүзә – илгә-көнгә игелекле, гаилә җанлы кешеләр. Гәтифә апаның җиде оныгы һәм ун оныкчыгы бар. Балалары, оныклары җай чыккан саен Ирек Таңына – әбиләре янына кайтып йөриләр. 
    – Бар иде заманалар, фермаларда, басу-кырларда эш гөрләп барды, – дип сөйли авылның өлкәннәре. Ирек Таңы – кечкенә дә төш кенә булып дан ала. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның бу бригадасы авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә үзеннән саллы өлеш кертә. Биредә ат, сыер, сарык, дуңгыз асрала. Шуңа өстәп, әле тавыклар да тотыла. Гәтифә Гәрәева фермалардагы малларның, тавыкларның азык рационы, сәламәтлеге һәм санитар таләпләрнең үтәлеше өчен җавап бирә. 
    – Хезмәт коллективында үзара дуслык, бердәмлек булмаса, эштә уңышка ирешү мөмкин түгел. Бездә башкаларга салынып, кеше эшләгәндә кул кушырып утыручы булмады. Иңне иңгә куеп эшләдек. Фани дөньядан Ахирәткә күчкән хезмәттәшем Сәкинә Шәяхмәтованы искә аласым килә – тырыш терлекче булды. Бик матур истәлекләр генә калдырды үзеннән соң. Бергә җыелышканда һәрвакыт матур яктан искә алабыз, дога кылабыз. Авыр шартларда эшләдек, ул чорда тормыш-яшәешебездә дә уңайлыклар юк иде. Шуңа да карамастан, күңел төшенкелегенә бирелмәдек. Хәзер дә шул рухны саклыйбыз. Фәймә Сөләйманова сыер сауды, Фәгыйлә апабызга 86 яшь, ул мал симертүдә, Фәния Гыймазова да шунда ук хезмәт куйды, Светлана Хафизова сыер савучы булып эшләде. Җөмләдән, Светлана бүгенге көндә дә Иске Абдулга йөреп эшли. Иткә симертелгән малларны Яр Чаллы ит комбинатына трактор белән алып бара торган идек. Ул заманда юллар юк, кышын малларны трактор чанасында ташыдык. Тере мал белән эшләү үтә җаваплы эш. Аның бит арасында үлем-китеме дә булмыйча тормый. Һава торышы да син дигәнчә генә булмый, корылык елларны кыш чыгарга мал азыгы җитәрлек булсын дип янасың-көясең. Шулай булса да, хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яшәлде. Уен-көлкегә, җыр-биюгә хирыс булдык. Сабантуйлар чын авылча оештырылып, гөрләп уза торган иде. Ел буена көч туплап кала торган, көтеп алган, бик матур бәйрәм булып күңел түрендә калды, – дип авыр хезмәт белән узган елларын сагынып искә ала Гәтифә апа. 
    Сиксәннән өстә булса да, ул әле дә ут уйната. Утыз сигез хуҗалыктан торган авылның утызында ел әйләнәсенә учакларда ут сүнми. Кыш уртасында да тәрәз төпләрен тутырып яраннар чәчәктә утыра. Шушы авылда яшәүче өлкәннәрне бер йодрыкка туплап тотучы, берләштерүче кеше дә ул. Тормыш-яшәештә бар да ал да гөл генә булмый. Авылда килеп туган, хәл ителәсе мәсьәләне Гәтифә апа күңеле аша үткәрә.
    – Авылыбыз фельдшерсыз калды – барыбызның да көен көйләп, сәламәтлегебезне кайгыртып торган фельдшерыбыз вафат булды. Гөлия Шәяхмәтова карап торган кешебез иде. Бик авыр булды аны соңгы юлга озату. Авылыбыз белән юксынабыз, аның рухына дога кылабыз. Изге күңелле, игелекле кешенең мәңгелеккә китүе аеруча авыр. Нишлисең, чир адәм баласыннан сорап килми. Авыл җирендә, бигрәк тә өлкәннәргә, фельдшер булмагач бик читен. Бәлки әле яшь гаилә килеп төпләнер дип тә өметләнәбез. Безнең авыл халкы әйбәт, килсеннәр – колач җәеп каршы алырбыз. Авылдашлар исеменнән безне фельдшерлы итсеннәр иде дигән гозеремне җиткерәм яраткан газетабыз аша, – дип халык үтенечен дә җиткерә Гәтифә апа. 
    Гомер буена мал-туар, терлекләр сәламәтлеген кайгырткан кешегә авылдашлары хәзер дә киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Гәтифә апа яшьләргә биргесез җитезлек белән ярдәмгә ашыга. Әнә, берсенең терлеге хасталанган – эче китә, икенчесенең сыеры нишләптер азыкка үрелми, өченчесенең... 
    Дөресен генә әйткәндә, ферма мөдире – күпкырлы һөнәр иясе, ул – зоотехник та, ветеринария хезмәткәре дә, эшне оештыручы да, күпмедер дәрәҗәдә хисапчы да. Гомере буе киң колач белән эш алып барган Гәтифә апа, сиксәннән өстә булса да, үз җаена гына яшәү дигәнне белми. Тиктормаслыгы, «Туры Тукай» холыклы булуы, ягъни сүзне турыдан ярып – фикерен ачык итеп әйтүен күпләр хупласа да, «чеметеп алуы» кемгәдер ошап та бетмидер. Шулай да, холкындагы гаделлеге өчен Гәтифә апаны хөрмәт итәләр. Тырышлыгы, ярдәмчеллеге, кеше яратуы, гаделлеге белән ул ил күзендә, халык телендә яхшы дан алган. 


    ВСТАВКА ИТЕП!!!!!!!!!!
    Гомере буе терлекчелектә хезмәт куйган Гәтифә Гәрәевадан киңәшләр:
    – Йод – бик гади, шул ук вакытта универсаль антисептик. Хикмәтле нәрсә ул, белеп куллансаң кайбер даруларны да алыштыра ала. Безнең авыл матур, бай табигать кочагында утыра. Ялан-кырларда, урман-болыннарда бик күп төрле дару үләннәре үсә. Шуларны тиешле вакытында җыеп, киптереп куйсаң, кышын бәрәннәргә, бозауларга менә дигән витамин. Яшь бозауларның, бәрәннәрнең эче китүчән була. Менә шул чагында җәйге хәзинә – киптереп куелган үлән себеркеләре – иң яхшы дәва. Бозаулаган сыерга, бәрәнләгән сарыкка, колынлаган атка азыкны бик белеп бирергә кирәк – аларның рационы гадәти булмый. 

    – Авылларга каладан күчеп кайтып үз хуҗалыгы белән яшәүче яшь гаиләләр дә бар. Алар кайбер нәрсәләрне белеп бетермәскә дә мөмкин, шуңа киңәшләремне бирәсем килә. Мисал өчен, сыерны бозаулатуга кимендә ике ай алдан әзерләргә кирәк. Яхшы сыйфатлы мал азыгы – буаз малның һәм аның токымының – туачак бозауның, шулай ук колынның, бәрәннең сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Малның сөте дә сыйфатлы була. Витаминнар, микроэлементларга бай булган мал азыгы – терлекчелектә уңышның нигезе. Печән, салам, көрпә, тамыразыклар – ризык та, дәва чарасы да. 


    Гәтифә Гәрәеваның табыны – мул, күңеле киң. / Автор фотосы. 
     / Мирһади Разов фотосы.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: