Якты юл
  • Рус Тат
  • «Экспериментлар дәвам итә»

    «Бакчачылык белән мавыгу нәселдән килгәндер, әни ягыннан барлык туганнар да бакча үстерә. Маһруй әбиемне Салих-Тукайда гына түгел, якын-тирә авылларда да яхшы беләләр иде. Ул бакчасында карлыган, виктория үстерде, Октябрь-Бүләк, Ташкичү авылларыннан әбигә җиләккә киләләр иде. Ул вакытта авылда җиләк-җимеш үстерүчеләр сирәк булган, ә безнең әбинең эшләмәгән эше юк иде. Үзлектән барысына да өйрәнгән: бакчасын да тотты, бал кортын да карады, тире эшкәртеп, бүрекләр текте, гармунда да уйнады. Бабай Габделхак Ризванов та да тирә-якта танылган кеше: укытучы, мәктәп директоры булып эшләде, чын коммунист иде», – дип сөйли Луиза Билалова. Ул үзе Мусабай-Завод авылында туган, балачактан ук җәйне Салих-Тукайда, әбисе янында үткәргән. Күп нәрсәне Маһруй әбисеннән өйрәнеп калган. Әбисе белән бабасы бакыйлыкка күчкәч, Луиза аларның нигезен ташламый. 2015 елны алар тормыш иптәше Равил белән шәһәр тормышын калдырып, Салих-Тукайга килеп урнашалар.

    Хезмәт сөю, яңа белемнәргә омтылу, кызыксынучанлык сыйфатлары Луизага Маһруй әбисеннән кан белән күчкәндер. Билаловларның бакчасында ботаника дәресләре үткәрергә була – ни генә юк! Биредә күз явын алырлык матур гөлләр, сирәк очрый торган үсемлекләр: туя агачы, ракомболь (сарымсакка охшаган суган), хуш исле үләннәр – шалфей, тархун, иссоп, мәтрүшкәләр үсә. Хуҗалыкта кәҗә, бытбылдык, күркә, тавык, үрдәк, индоуткалар бар. «Безнең әби-бабайлар үз тәҗрибәләренә генә таянып яшәгәннәр, сынап караганнар, ялгышканнар. Хәзер безгә җиңелрәк. Нәрсә дә булса беләсем килә икән, Интернетны ачам да карыйм, анда барысы да бар», – дип елмая Луиза.
    Ул ел саен яңа орлыклар ала, төрле сортларны өйрәнә, мин барысын да беләм дип беркайчан да тынычлап утырмый, эзләнә, сыный. Холкы буенча шундый – тынгысыз, кыю, максатчан. Ире Равил дә аңа һәрчак ярдәм итә. Луиза яңа төр автопоилка яисә җимлек күрсә, иренә әйтә – ул шунда ук ясап бирә. Равил балта остасы, эретеп ябыштыручы, электр җиһазлары белән дә, техника белән дә эш итә белә.

    Канада күркәләре һәм немец тавыклары
    Луиза Рәшитовнаның кошчылык белән мавыгуы бытбылдыклардан башланган. Аның алты инкубаторы бар. Башта ул йомырка токымлы бытбылдыклар үрчетә, аннары ит токымнарына күчә. Йомырка токымлыларның түшкәләре уртача 110-130 грамм булса, Феникс, Техас ит токымлы күркә түшкәләренең авырлыгы 200-250 граммга кадәр җитә. Күркәләрне дә җентекләп сайлаган. Барлык мәгълүматны яхшылап өйрәнгәннән соң, Луиза Канада токымында тукталган. Канада күркәләрен үстерү бик четерекле эш, әмма башка токымнар белән чагыштырганда аларның өстенлекләре дә күп. Тиз үсәләр: ярты елда ата күркәләр 20-25 килограмм авырлыкка кадәр, ә ана күркәләр 10-12 килограммга кадәр җитә. Итләре бик тәмле һәм йомшак. Хәтта тавыклары да чиста нәселле: Билефельдер (немец токымлы) һәм Борковская барвистая (Украина). Бу токымнар бик күп йомырка салулары һәм үзләренең генетик сыйфатларын нәселгә тапшырулары белән аерыла.

    Нәзакәтле кәҗәләр
    Кәҗә сөтенең шифасын үзендә сынап караганнан соң, Луизаның кәҗә үрчетү теләге туа. «Бер генә кәҗә алыйк», – дип ирен үгетли. Зааненская токымлы бер кәҗә сатып алалар, ул буаз булып чыга да, тагын ике кәҗә туа. Аларны да калдырырга туры килә. Аннары Нубий токымлы ата кәҗә сатып алалар. Зааненская кәҗәләре – сөтле токым, Нубий токымы белән кушылгач, катнаш токым – ит-сөт токымы барлыкка килә. Сөтләре күп, майлы, тәмле, югары продуктлы. «Элеккеге кәҗәләр бер стакан сөт бирә иде, хәзер андый кәҗәләрне тотуның кызыгы юк. Минем кәҗәләрем беренче бәрәнләүдән соң ук 3,5 литр сөт бирәләр. Алар үзләре бик матур: ачык кызгылт-сары төстә, төз, озын аяклы, балериналар кебек. Мин аларны Волочковалар дип йөртәм», – дип сөйли хуҗабикә. Хәзер Билаловлар хуҗалыгында җиде кәҗә бар. Кәҗә сөтеннән Луиза берничә төрле сыр ясый.

    Сыйфат беренче урында
    «Әбием бал кортларын карарга үзлектән өйрәнгән. Барысын да үзе эшләде, бабай умарта ояларына рамнар гына әзерләп бирә иде. Әле дә: «Маһруй әби бал кортын җиңен сызганып карый иде», – дип искә алалар туганнары. Мин гел әбигә ияреп йөрдем», – ди Луиза.
    Умартачылык белән ул биш ел элек шөгыльләнә башлый. Тәҗрибәсе дә, белеме дә әллә ни булмаса да, тәвәккәлләп эшкә тотына. «Бөтен мәгълүматны Интернетта таптым. Беренче елны алты оя сатып алдык, соңыннан аларның санын 21гә җиткердек. Бүген 11 умартабыз бар. Читтән караганда гына бал кортларын үрчетү җиңел кебек күренә. Чынлыкта исә эше дә күп, җаваплылыгы да, шуңа күрә без умарталар санын киметтек. Аның каравы, мин балыбызның сыйфаты югары дип төгәл әйтә алам. Безнең балны теләсә кайсы экспертизага җибәрә аласыз, һич та курыкмыйм, йөзем якты», – дип аңлата Луиза Рәшитовна.

    Синьор помидор
    «Бу помидорларны берәр дога укып үстерәсеңме син, әллә берәр серен беләсеңме», – дип еш кына сорыйлар Луизадан. Ә ул елмая гына. Бәлки бөтен сере тынгысыз холкында, даими эзләнүләрдәдер. «Ел саен яңа сортларны өйрәнәм, аларны утыртам. Холкым шундый: помидор ошый икән, аны орлыкка калдырам. Кыш җитсә, буш вакыт күбәя, тагын яңа мәгълүмат эзли башлыйм, тынычлана алмыйм. Тагын нинди сорт алып карарга микән дип баш ватам. Азарт барлыкка килә», – ди Луиза. Еш кына аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр, орлык сорыйлар. Ул белгәнен өйрәтә, орлыкларны да бирә. Ә уңыш җыяр вакыт җиткәч янә аңа: «Орлыклар да синеке, барысын син өйрәткәнчә эшләдек, тик барыбер бездә помидорлар синеке кебек уңмый», – дип әйтәләр. Ире шаярта: «Орлыкка помидор бирелми» дип теплицага язып куярга кирәк, ди. Янәсе, барыбер канәгатьсезләр табылыр. Күрәсең, эш орлыкларда гына түгел. «Эшләгән эшеңне яратырга кирәк. Әлбәттә, мин кыярны да, борычны да, башка яшелчәләрне дә үстерәм, әмма помидорларны аеруча яратам», – ди ул. Ул «Любящие сердца», «Бабушкино», «Воловье сердце», «Любаша», «Пузата хата», «Жонглер» сортларын утырта. «Банановые ноги» дигән сорт да бик кызыклы – ачык-сары төстә, бер тәлгәштә 7-14 озынча помидор җитешә, аларда бераз лимон тәме сизелеп тора, тозлау өчен бик әйбәт сорт.
    «Минем экспериментларым дәвам итә, – ди Луиза Рәшитовна. – Әле тагын күпме яңа, мин белмәгән сортлар, токымнар бар. Киләчәктә ежевика, бакча җиләгенең яңа сортларын өйрәнергә теләк бар. Цесаркаларны үрчетеп карыйсы килә, аны бик мактыйлар. Мин һәрвакытта да төгәл план буенча эш итмим. Гадәттә, барысы да үзеннән-үзе килеп чыга. Күрәм, кызыгам – эшкә алынам».
    Ике ел элек Равил һәм Луиза Билаловлар уртак тормышларының 30 еллыгын билгеләп үттеләр, аларның ике кызлары – Венера һәм Эльвира, ике оныклары Әминә һәм Динә бар. Олы кызлары Яр Чаллыда, кече кызлары Казанда яши. Луиза кебек үк, оныклары да җәй җиткәч Салих-Тукайга кайталар. Буыннар чылбыры өзелмәс, Әминә һәм Динә үсеп, әби-бабай белән янәшә уздырылган бәхетле чорны рәхмәт сүзләре белән искә алырлар әле.


    Луизадан киңәшләр
    Сибү өчен бор кислотасы
    Барлык яшелчәләргә дә сибәргә була. Бу эшне чәчәккә бөреләнгәндә башкарырга кирәк. Ул җимешләр барлыкка килүдә ярдәм итә. Быел мин ремонтат кура җиләгендә кулланып карадым. Нәтиҗәсе сөендерде – барлык куаклар чәчәккә күмелде.  
    Әзерләү: 2 грамм бор кислотасын 10 литр суда болгатырга. Суны яфракларга һәм чәчәкләргә сибәргә. 

    Кош тизәгеннән төнәтмә
    Яшел массаның үсүенә ярдәм итә. Бытбылдык, тавык тизәген кулланырга мөмкин.
    Әзерләү: кош тизәген бочкага салам, су салам. Масса куе, ботка сыман булырга тиеш. Ике атнага калдырам. Катнашманы бер чиләк суга 1 литр исәбеннән салам. Помидорларга, башка яшелчәләргә сибәм. Һәр куакка якынча 1 литр катнашма кирәк. 

    Фитофторадан эшкәртү
    Болай эшкәртү помидорлар өчен мәҗбүри. Аны чәчәк атканчы башларга кирәк. Куакларны фитоспирин яки фитофторадан башка препаратлар белән сезонга өч мәртәбә 10-14 көн аралаш эшкәртәм. Яфракларны да, җимешләрне дә коендырам.  

    Фотолар Луиза Билаловадан алынды. 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: