Якты юл
  • Рус Тат
  • Баһадир йөрәкле ана

    – Тормыш алып барырга, рәхәтләнеп яшәргә барлык мөмкинлекләр дә бар. Минем балаларым шуны аңлый, алай гына да түгел, олы нигъмәтнең кадерен белеп яшиләр. Зөфәр улым белән киленем – тырыш, авыл тормышын яратучылар. Шуңа да авылны яшәтүчеләр дип уйлыйм. Мал-туар асрап, умарта тотып, бакча үстереп яшиләр. Биш балам – биш бармагым шикелле, кайсын тешләсәң дә авырта, – ди Яңа Мусабай авылында улы һәм килене тәрбиясендә яшәүче Мөнҗия Шәймәрданова. 

    Дүрт ятимгә әни булып
    Әнисез калган дүрт баланы кеше итү өчен ай-һай күпме сабырлык кирәк булгандыр Мөнҗия апага?!. Баһадир йөрәкле ананың киң күңеле барысын да сыйдырган – бала бакканда ачысы-төчесе дә, шатлык-сөенеч белән янәшә борчу-мәшәкате дә була. Әниләре, биш елдан әтиләре дә вафат булып яшьли ятим калган балалар хәзер инде үзләре дәү әти һәм дәү әни. Шулай булса да, туксан бер яшьлек Мөнҗия апа өчен алар һаман бала.
     – Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк, «Без әнкәйнең биш шатлыгы булдык, биш кайгысы идек кайчакта». Тормыш иткәндә төрлесе булгандыр, бала-чага киреләнмичә дә тормый, әнинең кайвакыт сүзен тыңламаган чакларыбыз да булгандыр. «Җайлы-җайсыз сүз әйткән булсак, ошап бетмәгән күз карашын сизгән чакларың булса, безне гафу ит инде», – диләр Мөнҗия апаның биш баласы.    
    – 1961 елның июнь аенда гаиләбезгә олы кайгы килде – дүртебезне ятим калдырып, әнкәебез Ахирәткә күчте. Бу көнне шыбыр-шыбыр яңгыр яуды да яуды – табигать тә безгә кушылып елады. Әти аптырашта калды, ничек итеп берсеннән-берсе кечкенә дүрт баланы аякка бастырырмын дип. Без озакламый тулы гаилә булып яши башладык – Мөнҗия әнкәебез килде. Йөрәк ярасыннан кан саркып торган дүрт ятимгә әни булып. Ул безнең нигезгә килен һәм бер үк вакытта әни булып 31 яшендә килгән иде. Алтмыш ел үтеп тә киткән. Ә ул көн һаман да безнең хәтердә, – ди инде үзләре күптән әби-бабай булган балалар. – Олы югалту, авыр сынау тагын килде... 1966 елны әтиебез, һич уйламаганда-көтмәгәндә, фаҗигале төстә үлде. Язгы беренче яшен әтинең үлеменә сәбәпче булды. Әнкәебез – тол, без тагын ятим калдык. Авыр кайгыдан күшеккән җаныбызны җылытучы да, күңел канатларын җәеп сыендыручы да, туендыручы да әни булды. Шунысы хак, әнинең зирәклеге, киң күңелле булуы аркасында бәгырьгә төшә торган  ятимлек ачысын тоймадык. Баһадир ул безнең әни! – дип сокланалар балалары һәм: «Ничек чыдадың соң, әнкәй?» – диләр гаҗәпләнеп. Ә Мөнҗия апа гади генә, шул ук вакытта  тирән мәгънәгә ия сүзләрен әйтә: «Аллаһ ярдәменнән ташламады!» – ди һәм: «Биш балама да рәхмәттән башка сүзем юк. Риза-бәхил барысыннан да. Шөкер итеп яшим», – ди балалары белән горурланып. 
    – Дүрт бала! Иң олысы да балалыктан чыкмаган, кечесе бөтенләй нарасый. Ничекләр кабул итәрләр дә, ничекләр итеп яшәп китәрбез дип курыкмадыгызмы? – дип һәркемне кызыксындырган сорауны бирәм Мөнҗия апага.
    – Курыкмаган ди?! Сүзнең дөресе кирәк, күңелдә шик-шөбһә булды инде – бала тәрбиясе бик җаваплы вазыйфа бит ул, кеше язмышларына үтә дә сак карау кирәк. Аллаһка шөкер, аңлаштык. Дүрт бала белән тол калган Раббанига кияүгә чыкканыма хәзергәчә сөенәм. Дүрт бала өстенә килдем дип беркайчан да үкенгәнем, зарланганым булмады. Раббанием дөнья бәясе кеше иде. Шундый ир белән тормыш корганыма ничек үкеним ди?! Олы гәүдәле, нечкә күңелле булды Раббанием. Көрәш батыры иде. Малга да тиешсез сүз әйтмәде ул. Балаларга да йомшак булды, аңа карап берсе дә җилкәгә менеп утырмады. Мин Раббанига килгәндә олы кызыбыз Әлфира 3нче, Зәлифә 1нче класста укый, Заһит та кечкенә, ә Заһидәгә нибары сигез ай иде. Әнкәй – Сәгъдәбану биемем бик әйбәт булды. Хатыны үлеп, бала белән тол калган Шәйморзага кияүгә чыгып, Раббанига әни булган биемем дә. Без аның белән бер үк төрле тормыш сукмакларын үткән аналар. Матур яшәдек. Шуңа да каенанам: «Бөтен хәер-догам сиңа», – диде һәрвакыт. Ата-анага, иргә итагатьле булу, бала хакын хаклау адәм баласын бәхетле итә, –  дип ипләп кенә нәсыйхәтен дә җиткерә ул. 
    Кайгы өстенә кайгы
    Раббани Шәйморза улы Шәймәрданов колхозда бригадир булып эшли. 1966 елның язында түм-түгәрәк, матур гаиләгә ишелеп кара кайгы килә. Аяз көнне яшен суккандай була. Апрель аенда колхозның басу-кырларын язгы чәчүгә әзерлиләр – эскерт төпләрен яндырып, өйгә кайтып килгәндә күк күкрәп, яшен яшьнәп яңгыр ява башлый. Басудан өйгә кайтканда Раббанины яшен суга. Шул көннән биш ятим балага әни дә, әти дә була Мөнҗия апа. 

    Уңган-булганлык әти-әнисеннән күчкән
    Түбән Суыксу, Куады халкы, күпчелеге, яхшы күңелле булулары белән дан алган. Менә шул якта – Түбән Суыксуда дүрт балалы гаиләдә туып-үскән Мөнҗия апа. Уңганлык-булганлык, гаделлек сыйфатлары әти-әнисеннән күчкән. Аның ике апасы һәм абыйсы да эшсөярләр була. Мөнәздилә белән Мөнҗия – араларында иң озын гомерлеләре.    
    – Гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйдым. Колхоз рәисе һәм сыер савучы булып кына эшләмәдем, калган барлык эшләрне дә башкардым. Төп хезмәтем – хисапчы. «Сталин» колхозында җиде ел баш хисапчы булып эшләдем. Иштирәктә колхозның бөтен документы янган иде, өр-яңадан эшләп, бер ел эчендә кәгазь эшен тәртипкә китердем. 1961 елда, Яңа Мусабайга килен булып төшкәч, тракторчылар бригадасы хисапчысы булып эшли башладым һәм гомер буе шул хезмәтемә тугры калдым, – дип сөйли Мөнҗия апа. 
     
    «Балаң йөзеңә кызыллык китерми икән, бу – олы бүләк»
    – 1964 елда Зөфәр улым дөньяга килде – үзем бала тудырып, бишенчегә әни булу шатлыгын кичердем. Әтисе үлгәндә Зөфәремә ике генә яшь иде. Иң мөһиме – ана булган кеше көчле булырга, авырлыклар алдында җебеп төшмәскә тиеш. Бала – Аллаһ Тәгаләнең олы бүләге, әманәт итеп бирелгән. Аны зур нигъмәт итеп кабул итә белергә кирәк. Әманәткә хыянәт итәргә ярамый. Балаларына тиешенчә, яхшы тәрбия бирмәгән хатыннар бар, сабыйларын ташлаганнар бар. Менә шуңа йөрәгем әрни. Аларның кайсы эчкечелеккә сабышкан, кайсы чынлап торып чирледер – психикасы тотрыклы түгелдер бәлки. Гаепләгәнче, иң элек аның сәбәпләрен ачыкларга, ярдәм кулын сузарга кирәк, дим. Һәр бала әни алдында бурычлы, алар шуны онытмасын иде. Моны шуңа әйтүем, картлар йортында ятим карт-карчыклар гына яшәми бит. Барлык аналар да минем кебек балалар игелеген күреп яшәсәләр иде дип телим. 
    «Бала йөзеңә кызыллык китерми икән, бу – олы бүләк. Биш балам да тәртипле булды, яхшы укыдылар. Тормышта төрле хәлләр була, яшәү дәверендә кайгы-хәсрәт дәрьясына да төшәсең, адәм баласы төрлечә сынала. Туган кадерен белеп, үзара шатлыкларын бүлешеп, авырлыклар килгәч бер-берсенә ярдәм итеп, кайгыларны уртаклашып яшәрдәй итеп үстерергә тырыштым. Туганлык җепләрен саклау, туган хакын хаклау – олы савап бит ул. Һәр көнем гыйбадәттән башлана. Ашарыма – пешкән-төшкән, алдыма куелган. Киленем урын-җиремне җәеп бирә, җыеп куя. Тәһарәт алыйм дисәң, җылы суы агып тора, барысы да уңайлы итеп көйләнгән. Курорттагы сыман яшим. Зөфәр улым армиядән кайткач рәхәткә чыктым. Яңа өй җиткердек. Каралты-кура төзедек, капка-койманы яңарттык. Умарта тоттык. Мөгезле эре терлекләрдән дүрт баш сыер асрадык. Гомер буе ризыгыбыз мул булды. Баладан, йомыш белән кергән кешедән кызганмаганга Аллаһ Тәгалә ризыкны бәрәкәтле итте, – дип булганына шөкер итә Мөнҗия апа. Дөрестән дә, күңеле дә, кулы да юмартлардан Аллаһ разый, кешеләр дә андыйларны ярата.
    – Киленем белән улым умарта тоталар, мал асрыйлар. Туганнары белән аралашалар. Хәзер генә ул, бу зәхмәт чир азган чорда саклык чарасын күрәбез, аралашулар күпчелек телефон аша бара, – ди ак әби. 

    Замана белән бер сафта
    Туксан бер яшьлек Мөнҗия әби биш вакыт намазын калдырмый, күпчелек вакыты зикердә – Аллаһны искә алуда үтә. Куадыда гомер итүче бертуганы Мөнәздилә апа белән һәр көнне телефоннан хәл-әхвәл белешәләр. Иң кызыгы шул, Мөнҗия Мөхәммәтша кызы Шәймәрданова спорт тапшыруларын ярата. Бигрәк тә спортның күмәк төренә, командалар арасындагы ярышларга – футбол, хоккейга мөкиббән. Бик җитди җанатар ул.
    – Әни телевидение тапшырулары программасыннан хоккей, футболны аерып билгеләп куя, командалар арасында ярыш буласы көнне алдан ук телевизорны «бронь»лый. Күрсәгез, ни рәвешле итеп караганын – уенның бөтен тәртибен белә, спортчыларның һәммәсенең дә, нинди уңышка ирешкәнен хәтерендә тота. Гаделсезлек очрагын күрсә, судьядан алда карар чыгарып куя. Уен тәмамлангач Мөнәздилә апа белән телефоннан фикер алышалар. Йөзенче дистәне ваклаучы әбиләрнең ихластан футбол, хоккей матчлары хакында сөйләшүен, уен барышына комментарий бирүләрен берәр кеше тыңлап торса, белмим, исе китәр иде. Зиһене яхшы, замана белән бер сафта атлый, – диләр ак әбинең килене белән улы. 
    Алтмыш ел элек гаилә бәхетен тапкан төп нигездә улы Зөфәр, килене Фәнүзә тәрбиясендә матур гомер итүче Мөнҗия Мөхәммәтша кызы бик бай ак әби. Аның биш баласы да сау-сәламәт, 11 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Һәммәсе әни, әбекәй дип өзелеп тора. Төпчеге Зөфәрнең олы кызы Назлия КФУда, Язилә спорт академиясендә белем ала, Нариман мәктәптә  укый. 
    Ак әбинең көне дога белән башлана, дога белән тәмамлана. Аллаһтан әрвахларның да, исәннәрнең дә хата-кимчелек, гөнаһларын кичерүен сорап дога кыла. Балаларына, туганнарына, якыннарына ике дөнья бәхет-сәгадәтен тели. 

     / Автор фотосы. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: