Ак әбиләргә рәхмәтле авыл
Безнең Яңа поселогында ак яулыклы, кояштай нурлы йөзле, сабыр, кешелекле, ярдәмчел, изге күңелле әбекәй, авылыбызның абыстае - Фәймә Ситдыйкова яши.
Авылдашлар Коръән ашы уздырса да, мәет озатса да шушы олы җанлы әбекәйгә дәшә. Гомер буе татар теле һәм әдәбияты укыткан мөгаллимәнең моңлы, аһәңле итеп сүрәләр укуында ниндидер тылсымлы, бөек көч бар. 80 яше тулса да картаерга ашыкмый, һаман да авылдашларга ярдәм итү теләге белән яши. Чакырган жиргә бара, карышмый, кемгә ярдәм кирәк, шуңа булыша. Урын өстендә авырып ятучы булган һәр гаиләдә көтеп алынган кунак ул. Алар янына җомга саен килеп догалар укып, тынычландырып, юатып, хәл-әхвәл белешеп китә. Авыру кешегә шул да шифа.
Мин үзем урын өстендә ятучы 91 яшьлек әниемне карыйм. Ул Фәймә әбекәй килсә, бик сөенә, күңелләре күтәрелеп, терелеп киткәндәй була. Күршебездә яшәүче Нәкыя әби дә гаҗәеп кеше. 95 яшендә булса да, подъезд идәннәрен себерә, җилдертеп кибетенә барып кайта. Менә шундый сокланырлык, сөйкемле әбиләр яши безнең Яңа поселогында. Кылган изгелекләре үзләренә савап булып әйләнеп кайтсын. Аларга исәнлек-саулык, гомерләрнең хәерлесен, теләкләрнең изгесен юллыйбыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 август 2022 - 13:45Калмия хәм Боерган авылы узешчәннәре Вильданов фермер хуҗалыгы басуында төшке аш вакытында игенчеләребезне ял иттерә. Кыр "корабларында"уңган булган яшьләр эшли абыйлы-энеле Шафиковлар, Гатиятуллин Ринат, бөртеклеләрне тукми чәчми ындырга ташучы шоферлар, комбайннан чыккан саламны кипләуче Губайдуллин Рәжәп ,солы басуында игеннәрне теземәгә салучы Тагиров Илдарлар тырышып эшлиләр, афәрин .3900
-
9 август 2022 - 13:28Сөт “чишмәләре” саекмас Элек-электән авыл халкы мал тотып, шуның файдасын күрергә тырыша. Ите, сөте, йомыркасы дигәндәй – үзләренә генә түгел, сатуга да киткән. Шулай да, һәр йортта тавыгы белән бергә һәрвакыт асрала торган мал ул сыер булгандыр мөгаен. Ә менә көче җиткән, хәллерәк хуҗалыкларда ике, өч хәтта дүртәр сыер асраганнар.3900
-
9 август 2022 - 12:13Авылыбызда физкультурачылар көненә багышланган бик матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең Гаяз абый, Рифкать абый, Фәүзия апалар каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.4500
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.16000
-
5 август 2022 - 12:44Тәмле чия пирүге Моның өчен ярты килограмм чамасы төше алынган чия, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.39200
-
5 август 2022 - 11:42Ютәлдән андыз килешә «Андыз бар җирдә ат үлмәс», – ди халык. Ягъни андыз тамыры хәтта атны терелтә ала. Русча «девясил» атамасы «тугыз төрле көч» дигәнне аңлата, дип фаразлыйлар. Безнең халыкта бу үләнне озакка сузылган авырулардан соң, өзлеккәндә кулланалар. Ютәл айлар буена сузылганда, башка дәва ярдәм итмәгәндә дә килешеп китә ул.26600
-
5 август 2022 - 10:40Бер бәрелешү нәтиҗәләре 29 нчы июльдә М7 Идел –Татарстан –Ташкичү автоюлында “Яр Чаллы – Сарман” арасында юлының 4,5 километрында , 1991 елда туган ир-ат машина йөртергә хокукы булмаган көе "Киа SLS" автомобиле рулье артына утыра. РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып хәрәкәт итә. Ул каршы якка чыгып “Хундай Солярис” автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, “Хундай Солярис” машинасындагы пассажир корсагының тупас җәрәхәтләнүе белән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Шушы ук автомобильнең тагы бер пассажиры ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелә, сәламәтлеге тикшерелгәннән соң күзәтү астында калдырыла. Тагын бер пассажирның күкрәк читлеге өзелә , Яр Чаллы шәһәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелә, соңыннан өенә озатыла. Ул да куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.29500
-
5 август 2022 - 09:32Туган ягына мәдхия җырлаучы ханым Асия Метшина исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Ул туган авылы, аның эшчән, уңган-булган халкы турында редакциягә хатлар язып тора. Ә иң яраткан шөгыле – күңелендә туган уй-хисләрен шигъри юлларга салу. Кырыкмаса кырык эше, авыру баласы булуга карамастан, кулына каләм алырга вакыт таба ул. Күпчелек шигырьләрендә Асия Метшина туган авылына мәдхия җырлый – Иштирәген үлеп ярата. Үткәндәге матур хатирәләре белән дә уртаклаша. Инсанга үгет-нәсихәтен җиткерергә дә тели. Туган ягына мәдхия җырлаучы шигъри җанлы Асия ханымның иҗат чишмәсе гел ургылып торсын.28700
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
5 август 2022 - 12:44Тәмле чия пирүге Моның өчен ярты килограмм чамасы төше алынган чия, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.39200
-
3 август 2022 - 12:33Кавынны белеп аша Юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда, шикәр чире, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте көчәйгәндә кавын ашарга ярамый. Кавынны берьюлы күпләп ашау киңәш ителми, ул эчәклеккә көч китерергә һәм эчәклек чәнчеп-чәнчеп авыртуга сәбәпче булырга мөмкин. Моннан тыш, кавынны тукланганнан соң 2-3 сәгать узгач кына ашарга ярый, чөнки ул башка бер генә ризык белән дә ярашмый.24700
-
1 август 2022 - 13:56Кызыл карлыганнан бик тәмле желе Кызыл карлыганга күпләрнең исе китми, еш кына аннан нәрсә әзерләп була инде, диләр. Аны ак карлыган белән кушып, яисә үзеннән генә дә япкан компот искиткеч тәмле була. Ә кызыл карлыганнан әзерләгән желе турында әйтеп торасы да юк. Телне йотарлык тәмле килеп чыга. Желе ясау өчен һәр хуҗабикәнең үз рецепты бардыр, мөгаен. Яшь хуҗабикәләргә берничә ысул тәкъдим итәбез. 11 стакан карлыганны 5 стакан суга салып, 5-10 минут чамасы пешереп алабыз. Аннан сөзгечтән сөзәбез. Шул массага башта 8 стакан шикәр комы салып, 5-10 минут кайнатабыз. Сүндереп куйгач, 7 стакан шикәр комы өстәп, эреп беткәнче болгатабыз да банкаларга кайнар килеш тутырабыз. Тагын бер ысул: Карлыганны юып киптерәбез, суы калмасын. Аннан эмаль яки “нержавейка” савытка салып агач кашык белән изәбез. Һәм утка куеп, кайнарлап алабыз. Кайнатып чыгармыйбыз, азрак йомшаргач та сүндерәбез.24900
-
5 август 2022 - 09:35
-
1 август 2022 - 14:00
-
28 июль 2022 - 16:10
-
5 август 2022 - 09:11Гомерләр суларда өзелмәсенҖәй айлары елның иң матур, сагынып көтелгән ел фасылларының берседер ул. Бакча эшләре, табигать кочагында ял итү, су керү – олысы, кечесе өчен җәйнең мәшәкатьләре дә, рәхәтләре дә. Ләкин шуның белән бергә җәй ул хәвефле вакытның берсе дә әле.40800
-
9 август 2022 - 12:13Авылыбызда физкультурачылар көненә багышланган бик матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең Гаяз абый, Рифкать абый, Фәүзия апалар каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.4400
-
9 август 2022 - 13:28Сөт “чишмәләре” саекмас Элек-электән авыл халкы мал тотып, шуның файдасын күрергә тырыша. Ите, сөте, йомыркасы дигәндәй – үзләренә генә түгел, сатуга да киткән. Шулай да, һәр йортта тавыгы белән бергә һәрвакыт асрала торган мал ул сыер булгандыр мөгаен. Ә менә көче җиткән, хәллерәк хуҗалыкларда ике, өч хәтта дүртәр сыер асраганнар.3800
-
9 август 2022 - 13:45Калмия хәм Боерган авылы узешчәннәре Вильданов фермер хуҗалыгы басуында төшке аш вакытында игенчеләребезне ял иттерә. Кыр "корабларында"уңган булган яшьләр эшли абыйлы-энеле Шафиковлар, Гатиятуллин Ринат, бөртеклеләрне тукми чәчми ындырга ташучы шоферлар, комбайннан чыккан саламны кипләуче Губайдуллин Рәжәп ,солы басуында игеннәрне теземәгә салучы Тагиров Илдарлар тырышып эшлиләр, афәрин .3800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика