Якты юл
  • Рус Тат
  • Җәйләрдән күчкән матурлык

    Кеше мәгарәдә, тау куышларында яшәгән чорда ук тормыш-яшәешен күпмедер дәрәҗәдә матурларга тырышкан. Мәгарә, куышларын ямьләндерү максатыннан кипкән яфрак-чәчәкләр һәм болан-пошиларның челтәр мөгезләрен табигый бизәү чарасы итеп кулланган. Хәзерге заманда йортларны бизәүдә югары сәнгать үрнәкләре тудыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Калмашта яшәүче Миңлия белән Ринат Фәхриевләр гаиләсе йортның эчен һәм тышын, тирә-юньне матур итү өчен төрле технологияләр кулланалар. 

    Балачактан чәчәкләргә мөкиббән ул. «Тәрәзә төпләрен – гөлләргә, бакча, ишегалларын чәчәкләргә күмеп, үз йортым белән яшәргә хыяллана идем. Аллаһка шөкер, бу хыялым тормышка ашты. Ринатның бар эшкә дә кулы ятып тора. Күмәк көч белән, бергәләшеп, агачтан зур итеп өй җиткердек. Менә биш ел инде шунда гомер итәбез. Атна саен балалар, оныклар кайтып торгач, һәммәбезгә дә уңайлы булсын дип, өйгә янкорма ясадык. Каралты-кура, мунча, җәйге йортны – барысын да үз кулларыбыз белән, бергәләп төзедек. Җәен-көзен бакчабызда өлгергән җиләк-җимеш, яшелчә һәм урманнан җыйган гөмбәләрне җәйге өйдә эшкәртәм. Анда ут һәм су, газ кергән. Яраткан шөгыльләрем күп – ирем барысын да хуплый. Терраса ясый торган махсус тактадан чәчәк утырту өчен вазоннар – матур савытлар ясый», – ди Миңлия ханым.
    Бу хуҗалыкта алтын куллы ир һәм уңган-булган хуҗабикә яшәгәнлеген бер караштан чамалыйсың. Миңлия ханым үз карамакларында булган җир кишәрлеген – бакча, ишегалды, хәтта өе каршындагы урамны чәчәккә күмә. «Уч төбе хәтле буш калган җир күрәм икән – гади генә чәчәк төртәм дә куям. Үссен. Тирә-юньгә матурлык чәчеп утырсын. Беркайчан да тере чәчәкләрне өзмим. Аларның да яшисе килә. Чәчәк гомере болай да кыска бит. Интерьерны матурлау өчен декоратив чәчәкләр ясыйм. Хәзер ясалма чәчәк иҗат итү өчен нинди генә материаллар юк. Мин исә сабын күбегеннән һәм полимер балчыктан ясауны өстен күрәм. Чәчәк ясау – вак эш, сабырлык һәм игътибар таләп итә. Шул ук вакытта бу эшнең файдалы яклары да бар – хәтерне яхшырта. Чәчәкләр ясаганда бармак битләренә массаж ясалып, нервларга яхшы тәэсир итә. Медиклар теле белән әйтсәк – кул очлыклары моторикасын үстерә. Аннары шунысы да мөһим, файдалы шөгылең булу күңел төшенкелегенә бирелүдән дә саклый. Кызым Алия дә чәчәкләр ярата. Өч һәм дүрт яшьлек ике кыз оныгым да, кулларына нәрсә туры килсә, шуннан чәчәк ясыйлар. Камыр ризыгы әзерлибез икән, аларга бер чеметем измә бир. Шул камыр кисәгеннән чәчәк ясап куялар. Кулларына пластилин эләксә инде, аерып алырмын димә – ромашка, роза, кыңгырау, тузганак... чәчәкнең ниндиен генә ясамыйлар! Чәчәк яратучы нәсел инде без. Боларны ничек яратмаска мөмкин?» – ди Миңлия ханым берсеннән-берсе гүзәл чәчәкләренә ымлап. Чәчәкләре янып тора! Күңел җылысын кушып башкарганга ясалма чәчәкләре тере гөлләмәләрдән һич тә аерылмый торгандыр. 
    Лаеклы ялга чыкканнан бирле нәзберек матурлык иҗат итүче ханым аш-суны да үзенчә итеп, гади дә, шул ук вакытта аппетитны ачарлык матур да, файдалы да итеп әзерләргә тырыша. Калмаш урманнары җиләккә һәм гөмбәгә бай. Миңлия белән Ринат Фәхриевлар урманга, сәхрага чыгарга яраталар. Миңлия табигать хәзинәсеннән – гөмбәдән нинди генә сый ясамаган! Гаиләне чиста ризык белән тәэмин итәргә теләп йөз баш каз-кош үстерүе дә уңганлыгын сөйли. Миңлия ханымның бакча эше иртә яздан – март башыннан үсенте утыртудан башлана һәм кара көзгәчә дәвам итә. Ә кышларын ул җәйләр матурлыгын – чәчәкләрнең гүзәллеген кулдан эшләнгән гөлләмәләренә күчерә. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: