Якты юл
  • Рус Тат
  • Үксезләргә әти була белде

    Заманында Күзкәй урта мәктәбендә укыткан, аннары Чаллы районына караган Бигеш балалар йорты директоры, Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге бердән-бер татар урта мәктәбе җитәкчесе, лаеклы ялга чыккач та мөгаллимлек эшен яратып дәвам иткән РСФСРның Атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, шәһәребезнең мактаулы гражданы Ирек Таһир улы Уразаевны әле дә төрле очрашуларга, кичәләргә эндәшеп...

    Яшьлеге, үсмер чагы сугыш елларына туры килә аның. Бу хакта Уразаевлар гаиләсенә багышланган кичәдә бик тәэсирләнеп сөйләде ул. Беләге дә ныгып җитмәгән 12 яшьлек малайга әтисе Таһир аганың, Актаныш районы Чишмәбаш башлангыч мәктәбе мөдиренең, укытучы булып яңа хезмәт юлын башлаган абыйсы Рөстәмнең яу кырында һәлак булулары турындагы кайгылы хәбәрләре, өй эченә хәвефле шом салып, Ирекне күз алдында җитдиләндереп, олыгайтып җибәрә. Гаиләдә бит үзеннән кечкенә дүрт энесе һәм сеңлесе бар. Әнисенә ялгызы тормышны алып бару авыр. Күңеле белән тоя, күзе белән күрә Ирек. Әнисе аны олы бала буларак төп таянычы итеп карый. Әнә бригадир да иртүк тәрәзәгә кага: «Иреккә - тырмага!» Кашка атына атланып, басуга сукачылар артыннан җирне тырмалауга китә. Кич кояш баегач кына кайтып егыла. Сүсәргән чабатасын кагып, ыштыр белән урап кигәч, чын җир кешесенә әйләнә.
    Ә яңгырлы көз җиткәч, яңа чабата-оек киеп, дүрт чакрымдагы Байсар авылы мәктәбенә тәпили. Малайның белемгә омтылышы көчле, ничек кенә авыр булмасын, яшьтәшләреннән калышмый. Җиденче сыйныфны бетерүгә Минзәлә педагогия училищесына керергә хәстәрләнеп йөргәндә, каһәр төшкере, бизгәк чире бөтен тәнен калтыратып, хастага сала. Бер чараң юк, уку дигән матур уйлары күңеленә кереп оялый.
    Байсар хастаханәсенә ат караучы булып урнаша. Атларны ярата, чистартып, вакытында ашатып торгач, хуҗаларын кешнәп каршылыйлар. Атлар белән дуслашып эшләгәч, ике ел сизелми дә үтә. Әмма күңелдәге уй тынгы бирми, кабат Минзәлә каласына юнәлә, 60 километр араны егет җәяүләп үтә. Имтиханнарны уңышлы тапшыра, тик өйдән ярдәм юк, ашау-эчүгә җитми, кесә такыр. Ике ай ачлы-туклы йөргәч, егет аптырап укуын ташларга мәҗбүр була.
    Кабат атлар карарга керешә. Тик һәрчак колак төбендә әтисенең киңәше ишетелгәндәй тоела: «Улым, гел ат җигеп йөрмәссең бит, нәсел-нәсәбебез укымышлылар. Укыр чагың». Ул кабат таныш уку йортына китерә. 1948 елның сентябреннән Минзәлә педагогия училищесы укучысы булып китә. Өченче курстан укуын өзеп, армиягә алалар. Армия сафында яхшы ук чыныгу алып кайткач, Минзәлә училищесын тәмамлый һәм балаларның кызыклы һәм хыялый дөньясына чума. Байсар һәм Күзкәй урта мәктәпләрендә төрле фәннәрдән укыткан, бер үк вакытта читтән торып Казан университетын тәмамлаган педагогны 1963 елны Чаллы каласына җибәрәләр. Укулар башлануга санаулы көннәр калганда, республиканың мөхтәрәм мәгариф министры Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов аны Казанга әңгәмәгә чакырып ала. Ирек: «Ни өчен чыкырды икән?» - дип хафаланганда, министр турыдан-туры: «Сиңа, Ирек, армия хезмәтен үткән, балалар күңелен яулаган, аларның ни-нәрсәгә маһирлыгын аңлаучы мәгърифәтчегә үтә җаваплы эш йөкләргә булдык. Бигеш авылында детдом ачыла. Директоры итеп синең кандидатурага тукталдык». «Ни өчен миңа?» - дип әйтмәкче иде дә, министр өнәп бетермәс дип, тынып калды. Министр соңгы әманәт итеп: «Директор бөтенесеннән хәбәрдар булырга тиеш. Хәтта тычканның кайдан йөрүеннән дә», - дип яңа эшкә фатыйхасын биреп, ишеккә кадәр озатып куя.
    Менә шуннан детдом тормышы башлана. Мәгълүм ки, сугыштан соңгы чорда детдомнар, мәктәп-интернатлар төзү киң җәелә. Гадәттә аларны авыл җирендә җиткерәләр. Балалар шунда яшәп, укып, хезмәткә өйрәнеп үсү максат итеп куела.
    - Безнең 20 гектар җиребез бар иде. Бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстердек. Үзебезне азык-төлек белән тәэмин итә идек, - дип искә ала детдом елларын Ирек Таһир улы.
    «Тәртипсез гаиләләрдән тупланган балаларны якын итеп, мөстәкыйль эшкә өйрәтү, сәнгать түгәрәкләренә тарту, аларны тату гаилә әгъзалары итеп карау җиңел бирелмәде. Детдомга Түбән Кама Химия комбинатының шефлык ярдәме зур булды. Мәктәпне тәмамлаучы балалар химкомбинатка эшкә урнашалар. Һөнәр училищеларына укырга керәләр, белгечлек алып чыгалар иде. Мине балалар әтиләре сыман олылап, ихтирам иттеләр. Детдомда 14 ел эшләү дәверемдә 500ләп баланы укытып-тәрбияләп олы тормыш юлына озаттым. Шөкер, күп еллар узса да, үзләре әти-әни булып гаиләләр корсалар да, арабызның өзелгәне юк», - дип электәге укучылары язмышына сөенеп сөйләде Ирек Уразаев.
    Әйе, язмыш кочагына ташланган балаларны кеше итеп тәрбияләгәне, намус белән яшәргә өйрәткәне өчен аңа бүген дә Рәхмәт хатлары килеп тора.
    Адреслары төрле - Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Алтай краеннан һәм республикабыздан. Хатларны тормыш иптәше педагог Розалия ханым белән кызыксынып, үткәннәрне сагынып искә төшереп укыйлар. Иңгә-иң торып яшәүләренең алтын туена әзерләнәләр. Ике бала: малай белән кыз тәрбияләп үстерделәр. Уллары Рөстәм энергетик, Чаллы ПТСы директоры, кызлары Резеда - хуҗабикә. Уразаевларның биш оныклары үсеп килә. Мәгариф өлкәсендә 45 ел эшләгән Ирек Уразаев истәлекләр яза. Аның яшьләр белән уртаклашыр фикерләре күп, тәҗрибәсе бай.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: