Якты юл
  • Рус Тат
  • Язмышында – ил тарихы

    90 яшен тутырган ил картларына, хөрмәтле әбекәйләребезгә илбашы Владимир Путиннан юбилейлары белән котлау хатлары килү дәвам итә.Аларны ияләренә район, авыл җитәкчеләре тантаналы шартларда тапшыра. Шундый күңелле вакыйга әле күптән түгел генә Калмаш авылында булды.Авылыбызның хөрмәтле кешесе - Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Шамил Хәммәт улы Хәммәтовны 95 яшь тулуы...

    Шамил абый 1918 елның июнендә Калмаш авылында туган. Балачагы, үсмер еллары шул чор белән үрелеп барган - барлык тарихи сукмакларны да үткән. Революция җилләре, илне тетрәндергән гражданнар сугышы, балачакның иң авыр истәлеге булган 1921 елгы ачлык, колхозлашу елларында күргән авырлыклар - боларның барысын да үз иңнәрендә татыган шәхес ул.

    Бөек Ватан сугышы кыенлыкларында чыныгып, сабый чактан ук яшәү өчен көрәшеп үскән Шамилдәй җилле егетләрне дә, кем әйтмешли, язмыш уттан алып суга салып сыный. 23 яшьлек тимер бөгәрлек егетне нәкъ менә туган көнендә фин сугышына алалар. Солдат Хәммәтовның җиде ел гомере шунда ут эчендә уза. Ул көннәрнең һәрберсе Шамил абыйның йөрәгенә онытылмаслык булып уелып калган. Ул кулына корал тотып, Ленинград, Мәскәү шәһәрләрен фашист илбасарларыннан саклауда катнаша. Курск дугасындагы мәхшәрне әле дә төшләрендә күрә ветеран. Дошманны илдән куып чыгаргач, Венгрияне, Румынияне фашистлардан азат итүдә катнаша.

    Ленинградны саклау өчен барган каты бәрелешләрдә (1941 елның сентябрендә була бу) Шамил абый блокадада кала. Ил тарихындагы бу фаҗигале көннәрне куркыныч төш кебек искә ала ул. Ике миллионнан артык кешенең гомерен кискән, төп-төгәл 871 көн дәвам иткән мәхшәрне ул еллар үтеп тә оныта алмый. Бүгенге тыныч, рәхәт тормыштан бик канәгать ул. Шулай булмый мөмкин дә түгел, бүген аяз күк йөзе астында яшәвебез утлы сугышларда яуланган бит. Безнең буын кешеләренә әйтер сүзләре дә чын йөрәгеннән чыга ил картының.

    - Хәзерге тормыш җәннәткә тиң. Эшләп, иҗтиһат итеп яшәгән кешегә ризыгы мулдан: ни теләсәң, кибетләрдә шул бар. Блокада вакытында бер сынык ипекәйгә тилмереп үлгән сабыйларны, урамда ачлыктан тәгәрәп җан биргән картларны күргән кеше буларак, шуны әйтәсем килә: бүгенге рәхәт тормышның кадерен белегез, гомер бик кыска, аны юк-барга сарыф итмәгез, алга матур максатлар куеп, иҗтиһат итеп яшәгез. Сезгә без күргәннәрне кичерергә язмасын. Иң мөһиме - булганына шөкер итәргә, булмаганны булдырырга тырышып яшәргә кирәк, - ди ул.

    Әлеге язмамны язарга ниятләгәч, Шамил абый белән чәй өстәле янында сөйләшеп утырдым. Аңардагы күңел көрлегенә, тормышның кадерен белеп яшәү дәртенә сокландым. Бер зарлану, уфтану сүзе ишетмәссең, уй-фикерләре гел изгелектә. Мөгаен, тормышның утлы елларын лаеклы кичерә белгән, үз куллары белән муллык тудырган һәм шуңа шөкер итә белгән кешеләрдә генә буладыр ул шулкадәр тормыш сөючәнлек, рух ныклыгы, күңел яктылыгы. Инде гомеренең көзенә кереп барганда да Шамил абый әле һаман актив, туган һәр тыныч көнгә сокланып, булганына сөенеп яши.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: