Якты юл
  • Рус Тат
  • «Якты юл» миңа канатлар куйды 

    44 еллык данлыклы да, кызыклы да тарихы булган «Якты юл» («Светлый путь») газетасы бүген чираттагы юбилеен билгеләп үтә. Басманың беренче саннарыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр яраткан хезмәтенә тугры калган мөхтәрәм ветераныбыз – рус телендә нәшер ителүче басманың алыштыргысыз тәрҗемәчесе, 20 елдан артык редакторның дубляж буенча урынбасары вазифасын башкарган талантлы хезмәттәшебез Әлфия Шәйхнур кызы Сөнгатуллинага 70 яшь.

    Гомер – бер мизгел. Әле кайчан гына дулкынланып торган кара чәчле, коңгырт кара күзләреннән нур бөркелеп торган тыйнак Чаллы кызы Әлфия Гарипова (кыз чактагы фамилиясе) беренче тапкыр редакция ишеген ачып кергән иде. Ике телне дә «су кебек эчкән» яшь кызны газетаның беренче мөхәррире Дамир Харрас улы Вагыйзов сөенә-сөенә эшкә алды. Чөнки Борды урта мәктәбендә өч ел рус теле укыткан белгечнең «бик грамотный» дигән даны үзеннән алда килеп ирешкән иде. Ул елларда журналистларга кытлык булмады. Газетаны тутыручылар күп, материаллар сайлап кына, редактор һәм җаваплы секретарь Флера Сәет кызы Сәйфетдинованың бик тә таләпчән «иләге» аша үткәннән соң гына куела. Ә менә тәрҗемәчеләр юк. Авыл хуҗалыгы газетасының кайнап торган ритмына ияләшеп, махсус терминнарын да бутамыйча тәрҗемә итү өчен, чыннан да, гыйлем генә җитми, күңел үткенлеге бик мөһим. Авторның ни әйтергә теләгәнен бөтен нечкәлеге белән тоеп, аңлап иҗат иткәндә генә әлеге язма укучы күңеленә барып җитә, авторның да язганына хилафлык килми.
    43 ел дәвамында әнә шул таләпләренең барысын да иң югары һөнәри дәрәҗәдә башкарды Әлфия Шәйхнур кызы. Шул гомер эчендә ул тәрҗемә иткән язмаларны китап битләренә күчерсәң, дистәләгән калын-калын томнарга җыелыр иде. Моннан тыш, 80-90 елларда җирле язучыларның да бик күп әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителде. Аларның 70 процентын Әлфия Шәйхнур кызы башкарды. «Чын» тәрҗемәче даны да нәкъ менә әдипләр теленнән күчте. Рус телендә чыга торган басма укучыга кызыклы булсын өчен бик күп хезмәт куйды ул. Туктаусыз эзләнде, төрледән-төрле газета-журналлар яздыра иде. Озак еллар дәвамында «Светлый путь» газетасы рус авылларында яшәүчеләр яратып укый торган басма булды. Файдалы киңәшләрне дә, хужабикәләр өчен төрледән-төрле рецептларны да беренчеләрдән булып ул тәкъдим итте.
    Талантлы кеше бар яктан да талантлы дигән гыйбарә дә нәкъ менә Әлфия Шәйхнур кызына туры килә. Халидә Бари кызы Гумерова житәкчелек иткән чорда әле журналистикада да каләмен чарлап алды Әлфиябез. Дөресрәге, редакторыбызның «Булдырасың» дигән бер сүзе җитте. Ике ел дәвамында бергәләп йөрдек авылларга. 
    Мин дә бит нәкъ шул чорда журналистикага ныклап кереп киттем. Гомерем буе Халидә Бари кызына рәхмәт укып яшим. Таләп тә итә, канатландыра да белә иде. Язган саен язасы килә иде. 4әр блокнот тутырып алып кайтабыз – басу түре дә, балалар бакчасы да, мәктәп тә, ферма да калмый. Берсе шул көнге санга кереп китә, калганнары запаска. Аларын төн үткәреп язабыз. Әлфия Шәйхнур кызы белән шул чорны әле дә сагынып искә алабыз. Үз хезмәткәрләренә беркемнән дә тел-теш тидертмәде Халидә Бариевна. Без яклаулы да, абруйлы да идек ул елларда. Әлфиягә килгәндә, үз язмаларын беркайчан да ашыгып бирми, теманы бөртекләп өйрәнеп, җитәрлек материал туплаганнан соң гына машинисткага тапшыра. Халидә Бариевна да ашыктырмый. Белеп тора: аның язмалары фикер тирәнлеге белән аерылып тора, темалары да кызыклы. Тик бер-ике елдан соң, «Эшләп күрсәттемме, булдырдыммы?!» дигәндәй, кабат яраткан тәрҗемәсенә әйләнеп кайтты ул. Озак та үтми, редакторыбыз аны үзенең урынбасары итеп билгеләде. Рус газетасы тулысынча Әлфия Шәйхнур кызы җаваплылыгына күчте.
    Коллективта да абруе һәрчак зур булды Әлфия Шәйхнур кызы-ның. Тырышлыгы, үҗәтлеге, һәр эшкә үтә җаваплылыгы, сабырлыгы белән җитәкчеләрнең күңелен яуласа, эчкерсезлеге, юмартлыгы, ярдәмчеллеге, риясызлыгы, дуслыкка тугрылыгы белән һәркайсыбызга үрнәк булды. Көнчелектән, хөсетлектән, кемгә дә булса үч саклаудан өстен була белүче, игелекле, саф күңелле Әлфиябез хезмәттәшләре өчен һәрчак намус көзгесе булып калды. Гомеренең алтын көзенә ипләп кенә кереп барган мәлендә без аңа озын гомер юлына җитәрлек сәламәтлек, рух ныклыгы телибез. 70 яшь – ул тормыш үзәне аша узып барышлый, тагын бер тукталыш кына. Алда әле каршылыйсы язлар, көзләр бихисап. Аларның һәркайсына зур өметләр баглый Әлфиябез.
    Гомер бәйрәменә әзерләнгән көннәрдә мин аңа берничә сорау бирдем. 

    – Синең өчен бәхет нәрсә ул?
    – Газиз балаларымның, дусларымның, туганнарымның исән-имин булуы.

    – Тормышта иң авыр сынау?
    – Дуслар хыянәте.

    – Синең өчен иң кадерле нәрсә?
    – Гомер, сәламәтлек.

    – Иң якты хәтер-хатирәң?
    – «Якты юл»да гөрләп үткән яшьлек елларым.

    – Тормышка ашмаган хыялың?
    – Кечкенәдән баянда уйныйсым килде. Мөмкинлек булмады. Баянда уйнаган останы күрсәм, хозурланып тыңлыйм. Музыка мине Кама буендагы агач йортта үткән балачагыма, күрше абый сыздырып баянда уйнаган җәйге кичләргә кайтара…

    Рәзинә Насыйбуллина, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: