Якты юл
  • Рус Тат
  • Узганнарга кайта күңел әледән-әле...

    Олыгайган кеше узганнары белән яши диюләре хактыр. Сиксән яшемне тутырдым - озын гомер юлы үтелгән. Ниләр генә күрмәде, кичермәде минем буын кешеләре. Шулай булмыйча, без бит сугыш чоры балалары. Ачлыгын да, ялангачлыгын да кичердек, буыннарыбыз ныгыр-ныгымас авыр эшләрдә өлкәннәргә булыштык. Әле сугыш беткәннән соң да тормышлар җиңеләймәде - ипекәй ашарга...

    «Якты юл» газетасында сугыштан соңгы беренче Яңа ел бәйрәме турында үзәк өзгеч язма басылып чыкты. Теләмәсәң дә, авыр узганнар искә төшә шул. Бүгенгенең кадерен белсеннәр, илгә килгән авырлыкларны күтәрешсеннәр өчен безнең - сугыш чоры балалырының күргәннәрен әледән-әле шулай искә алгаларга кирәктер дим мин. Тарихыбыз, узганнарыбыз, күргән-кичергәннәребез бит ул. Бер туктаусыз зарланып, кемнәрнедер гаепләп яшәүчеләргә гыйбрәт өчен кирәк ул.

    Безне беренче сыйныфта Нәҗип абый Гарипов укытты. Әле 18 яше дә тулмаган, үзе дә балалыктан чыкмаган. Яңа ел якынлашып килә, безне - сугыш елларында тәмам йончыган, күбесен сугыш ятим иткән балаларны сөендерим дигәндер инде: ике малайны ияртеп, чаңгы белән тау башында үсеп утырган ялгыз нарат янына менеп киттеләр. Карга бата-чума шуның ботакларын күтәреп төштеләр. Салкын, аның әле өс-башына киярлек рәтле-башлы җылы киеме бармы. Бөтенебез бергә кәгазьдән (анысы кайдан чыккандыр инде) уенчыклар ясадык. Укытучы абый үзе Кыш бабай булды. Барлы-юклы оннан кызыл чөгендерне кырып, икешәр прәнник әзерләгәннәр иде. Гомер буе истә калырлык Кыш бабай күчтәнәче булды ул.

    Сугыш ахырына таба укытучы абыебызны да фронтка алдылар. Аллаһка шөкер, Нәҗип абыебыз исән-сау әйләнеп кайтты. Белемен күтәреп, Теләнче Тамак, Сарман мәктәпләрендә директор булып эшләде. Безнең әтиләрнең күбесенә яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмады.

    Безнең балалар үскәндә авыл сугыш җимерекләрен дәвалады, колхоз ныклап аякка басты, тамаклар туйды, тормыш ипләп кенә үз агымына керде. Яңа елда, башка бәйрәмнәрдә урамнар бәйрәм шатлыгыннан гөр килеп тора иде. Дөрес, үзгәртеп кору еллары, базар матавыклары тагын авылларга кагылды: яшьләребез эш эзләп, шәһәрләргә китеп барды. Бәйрәмнәр дә алай ук гөрләп үтми. Ә авылыбыз матур, төзек, бөтен уңайлыклары булган йортлар күңелне сөендерә.

    Мин 1955 елда Алабуганың китапханәчеләр әзерләүче техникумын тәмамлап, Хуҗи авылына яңа ачылган китапханәгә эшкә кайттым. Бөтен гомерем шунда узды, клуб эшен дә алып бардым. Үзең генә берни дә майтарып булмый, мәдәният ул - идеология эше, халык арасында, алар белән бергә кайнап эшләгәндә генә нәтиҗәсе була. Бар эшләрне дә авылым кешеләре белән бергә башкардык. Алар булышты, мин аларны хөрмәт итеп, тормышларын рухи яктан бизәргә, тулы канлы итәргә тырыштым. Нинди бәйрәмнәр, күңелле чаралар үткәрә идек бит бергәләп! Авылым кешеләре эшчән, бердәм. Мин алар белән горурланам, хезмәт юлымны бизәгәннәре, ярдәм-хөрмәтләре өчен мең рәхмәт авылдашларыма.

    Мәрсия Маннанова,
    Хуҗи авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: