Якты юл
  • Рус Тат
  • Ут эченнән дә, әсирлектән дә исән чыккан әткәем

    Актаныш районы Байсар авылында яшәгән әтием Гыйздетдин Рәхимов Бөек Ватан сугышын узып, күп мәхшәрләр күргән кеше иде. Ул бакыйлыкка күчкәндә миңа, сугыштан соң туган балага, ул чакта 7 яшь кенә иде әле. Ул чакта әткәй турында мин артыгын хәбәрдар булмаганмын. Фәкать гаиләдә мине бик иркәләп яратуы, әнкәй сөйләве буенча, бик...

    Мәгълүматларны мин архив документларыннан бөртекләп җыя-җыя гына белә алдым...

    Карасаң, 1941-1946 елларда әткәйнең аяк эзләре калган урыннар - искитмәле зур географик киңлек икән! Туган авылы Байсардан башлап, Бөгелмә, Мәскәү, Старая Русса, Вышний Волочек (госпиталь), Новгород, Ярославль (госпиталь), Канск Красноярск крае (госпиталь), тагын Мәскәү, Харьков, Петраков, Польша (лагерь), Эберсвальде (Германия), Бремен, Киль (Германия, Шлезвиг-Гольштейн җирлеге), Минск, Копейск, Чиләбе өлкәсе (НКВД, ПФП) һәм, әйләнеп кайтып, Татарстан, Байсар.

    Әткәйнең үзенең сугыш турындагы сөйләгәннәрен мин хәтерләп бетермим. Без кечкенәләр янында бик ачылмагандыр. Аның чоры да шулайрак булган бит.

    70 елдан соң гына, 9нчы укчы дивизиянең командиры Белобородовның сугышчан мемуарын интернеттан табып укыгач кына төшендем: әткәй дә шул дивизия составында 22нче укчы полкта сугышкан икән.

    ...Эзләү эшләрен 2002 елда, әле әнкәй исән чакта, район хәрби комиссариатыннан башладым. Әткәй турындагы сорау хатыма өметсез генә җавап килде. Анда әткәйнең документлары, яшерен документ буларак, үзе үлгәч юкка чыгарылуы хакында хәбәр ителгән иде. Өч елдан соң кабат сорау җибәрдем. Бу юлы сугышка алынучыларның алфавит кенәгәсе язуларына нигезләнеп, сугышчан юлын эзләү өчен беренчел координаталар хәбәр ителгән иде. Бик акрынлык белән барды сорау-җаваплар. Аннары Интернеттан файдалана башладым. ...Әткәй сугышка 1941 елның 14 июлендә Калинин районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла һәм 17нче запас укчы полкка билгеләнә. Ул чакта аңа 35 яшь була. Сугышка алынган көнне бишенче балалары дөньяга аваз салып кала...

    17нче запас укчы полкның туплану урыны - Бөгелмә. 18 июльдә дивизия Варшавский һәм Калужский шосселары буйлап Ильинский Сергеевкага җибәрелә. Солдатларга корал, хәрби кием, аяк киеме таратыла. Аннары оборона сызыгы төзелеше башлана. Төзү эшләре хәрби өйрәнүләр белән бергә алып барыла.

    Шуннан соң әткәй 1941 елның августында 183нче укчы дивизия составына эләгә. Дивизия Төньяк-Көнбатыш фронтның 11нче армиясе составына керә.

    1941 елның 1 сентябрендә әткәй беренче тапкыр снаряд кыйпылчыгы белән яралана, эвагоспитальдә дәвалана, аннан сәламәтләнүчеләр батальонына җибәрелә.

    Октябрь-декабрь айларында әткәй - Новгород Армия оператив группасы составындагы 1004нче укчы полкы сугышчысы. Бу чорда әлеге группа Волхов елгасының уң як яры буйлап Ильмень күленең төньяк-көнбатыш өлешенә кадәрге булган 30 км арада Бөек Новгород чиген саклау өчен оборона сугышлары алып бара, 16 октябрьдән Тихвин оборона операциясендә катнаша.

    10 ноябрьдә Кече Вишерга һөҗүм операциясе башлана. Группа гаскәрләренә көчләрнең бер өлеше белән Новгородның көнчыгыш чикләрен ныклап саклау, ә төп көчләр белән Селищинский поселок юнәлешендә һөҗүмгә күчү бурычы йөкләнә.

    5 декабрьдә әткәй икенче тапкыр яралана, бу юлы пуля сөяген чәрдәкләп, үтәли чыга. Төрле шәһәрләрдә госпитальләрдә ята, 3 мартта сәламәтләнүчеләр батальонына озатыла.

    Март аенда Красноярск краеннан әткәйләр, пополнение буларак, Мәскәү янында сугышлар алып барачы 9нчы гвардия укчы дивизиясенә озатылалар. Март-апрель айларында дивизия Көнбатыш фронтта 43нче армия составында була һәм Мәскәү янында, Воря елгасы буе Гречишенки районында сугышлар алып бара.

    9нчы гвардия укчы дивизия командиры А.П.Белобородов соңыннан «Всегда в бою" китабында үз дивизиясенең бөтен сугышчан юлын тәфсилләп яза. 1942 елның язында Мәскәү янында барган сугышларны да ул бөртекләп тасвирлый, каты сугышларның апрель урталарына кадәр дәвам итүен, дивизиянең яртысы юкка чыгуын яза. Апрельдә Көнбатыш фронты гаскәрләре оборонага күчүен, Мәскәү сугышы тәмамлануын белдерә.

    Алга таба А.П.Белобородовның "Кырык өчнең авыр җәе" бүлегендә язуынча, СССР Югары Советы Указы нигезендә, 9нчы гвардия дивизиясе Кызыл Байрак ордены белән, ә аның иң яхшы 22нче укчы полкы Ленин ордены белән бүләкләнә.

    Әткәйнең ул соңгы сугышы була. Шуңа күрә дивизия командирының хәтер истәлекләре минем өчен аеруча кадерле. 1942 елның җәендә булган канкойгыч сугышларны Белобородов бәйнә-бәйнә тасвирлый. Ничек итеп солдатларның дошманның котырган артиллерия утына каршы баруларын, окоплар өстенә тәмугъ кебек ут явуын, танкларның алар өстенә бер атуда йөзләгән снаряд җибәрүен яза. Полк аерым группаларга таркала, танклар окоп өсләрендә әйләнеп, гвардеецларны мораль яктан да, физик яктан да изәргә, сытып бетерергә тырышалар. Сугыш инде унлаган бәрелешкә бүлгәләнә.

    12 июньдә полк камалыштан чыга.

    Полкның батырлыгы армия командованиесе тарафыннан да, фронт командованиесе тарафыннан да югары бәяләнә.

    Бу турыда минем әткәй дә, аның белән иң алгы чиктә булып, могҗиза белән генә исән калган унлап солдат та инде белмиләр. Аларның алгы чиге дошманның тирән эчке тылында кала. Әткәйне окопында тулаем диярлек тереләй күмеп өстенә ишелгән җир астыннан иптәшләре чыгара. Күз бәйләнгәч, үзебезнекеләр ягына китәләр. Тик чолганыштан чыга алмыйлар. Аларны бер көн үткәч, 13 июньдә немецлар күреп, чолгап ала. Аннан инде әсирлек...

    1942 елның июнендә аларны хәрби әсир буларак Польшага чыгаралар һәм Петрикау шәһәрендә 1943 елның июль аена кадәр тоталар.

    Әткәй ул елларны искә ала торган иде. Контузия алып, бик каты башы авырта аның. Җир астында калгач, эчке органнары кысылып, озак кына эче авыртып газаплана. Иптәшләре лазаретка ятудан баш тартырга киңәш бирә, анда эләксәң, исән чыкмыйсың, диләр. Үзләре белгәнчә дәваларга тырышалар. Әткәй бик ябыга, хәлсезләнә, көчкә йөри. Шунлыктан аны читтәге эшләргә кумыйлар, лагерь территориясен җыештырырга калдыралар. Көн дә бер карт кына поляк ат белән кухняга бәрәңге, чөгендер кебек яшелчәләр ташый. Әткәй сиздерми генә арба артыннан тиз-тиз генә берничәсен төшереп калдыра. Поляк әллә күрми, әллә күреп тә эндәшми - әткәй аны гел рәхмәт әйтеп искә ала иде. Табышын үлән арасына яшерә дә, кичен иптәшләренә баракка алып керә. Шулай алар бер-берсенә ярдәмләшәләр. Соңрак аларны хәллерәк поляклар хуҗалык эшләренә ала башлыйлар. Мал караталар, сезонлы эшләрен эшләтәләр. Анда яшәү җиңелрәк була. Ач хезмәтченең хезмәте дә шулкадәр генә дипме, ашатуын да хуҗалар яхшырак ашата.

    1943 елның июленнән 1945 елның маена кадәр әткәй Эберсвальде, Бремен, Киль шәһәрләрендә була.

    Юллар, күперләр салалар, портта эшлиләр, корабльләргә йөк төйиләр. "Инглизләр Киль шәһәрен бик нык бомбага тоттылар. Бомбежка башланса, безне барыбызны таудагы убежищега куып кертә иделәр. Берчак шулай, бомбежкадан соң чыксак, дүрт солдат торган тимербетон пост урынында зур чокыр гына калган иде", - дип сөйли иде әткәй.

    1945 елның 5 маенда әсирләр азат ителә. 31 майда аларны Кызыл Армия частьларына тапшыралар. 1-15 июньдә фильтрация тикшерүе. Июнь-октябрь айларында әткәй Минск шәһәрендә 18нче запас укчы полкта була.

    Әткәй бу турыда болай дип сөйли: "Инглизләр безгә калырга тәкъдим иттеләр. "Илегездә сезне я атачаклар, я төрмәгә ябачаклар, уйлагыз", - диделәр. Калырга теләүчеләр булды, тик без, ни күрсәк илдә күрербез дип сөйләштек. Документларны кулга бирмәделәр. Сезнең язулар шушы кешедә булыр, ул сезне озатыр дип, берәүне күрсәттеләр. Ләкин юлда төрле товар вагоннарында бара торгач, ул кеше юкка чыкты, безне бер сарайга җыеп яптылар. Сорау алдылар. Нинди сатлыкҗаннарны беләсез диделәр. "Лагерьда мине немецлар сорауга чакырмады. Безнең өстән команда биреп йөрүчеләрнең исемнәрен белмим. Алар русча сөйләшмиләр иде", - дидем мин.Күп вакыттан соң, тагын поездга бикләп алып киттеләр. Шулай, поезд ярыгыннан карап барганда "Камбарка" станциясе язуын күреп калдым. Димәк, без Татарстанны узып киткәнбез! "Инглизләрнең әйтүе чын булды алайса. Илгә кайту юк икән!" - дигән шомлы уй яндырып узды."

    Ә аларны эшче кул итеп Уралга китерәләр.

    1946 елның мартында комиссия тикшерүләреннән соң, әткәй хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла. Илгә кайтырга рөхсәт бирелә. 1946 елның 22 мартында әткәй туган авылы Байсарга кайтып төшә.

    Авылга кайткач та әткәйне районның эчке эшләр бүлегенә чакырып торалар. Һаман да компромат эзлиләр. Аннан ул йончыгып, басылып, күңеле төшеп кайта торган була.

    Әткәй бик иртә - 50 яшьтә бу дөньядан китте. Бәлкем күңелендә хаксызга рәнҗетелеп, бер гаепсезгә гаепле булуына авыр күңел җәрәхәтен дә үзе белән алып киткәндер. Тик заманасы шундый чак була, шуңа да каты тикшергәннәрдер. Хәзер менә, ветераннарыбызны хөрмәтләгән чакта, йөрәкләрем сыкрап, сугышның беренче көннәреннән мәхшәр казанында кайнап, ике-өч кешегә бер мылтык, граната белән дошман танкларына каршы тигезсез атакаларга күтәрелгән, танк асларында изелеп, сугыш юлларында юкка чыккан кемнәрнеңдер газизләрен, үзенең ачы тире, кайнар каны, газиз гомере белән Җиңү маршына киң юл ачкан каһарман әти-абыйларыбызны җаным өзгәләнеп, яшькә төелеп искә төшерәм. Алар инде беркайчан да үзләренең батырлыклары турында белмәсләр, чөнки алар моны солдатның Ватан каршындагы, гаиләсе-баласы каршындагы изге бурычы дип санаган, зурлау-хөрмәтләүне дә көтмәгән, көтеп ала да алмаган. Дан сезгә, яу батырлары! Мин үземнең әткәем - Кызыл Байраклы 9нчы гвардия укчы дивизия, Ленин орденлы 22нче гвардия укчы полкның гади сугышчысы Гыйздетдин Рәхим улы Рәхимов белән тиңсез горурланам. Рәхмәт сиңа, әткәем, түккән каннарың өчен дә, Җиңүгә керткән авыр хезмәтең өчен дә, сугыштан исән кайтып әнкәйләрне куандырып, гаиләне түгәрәкләндергәнең өчен дә, миңа гомер биргәнең өчен дә мең рәхмәт!

    2003 елның бәйрәм алды көнендә - 8 майда Мәләкәстә минем янымда яшәгән әнкәбезнең дә күзләре мәңгелеккә ябылды. Әнкәбезне 9 май көнне, үзе васыять иткәнчә, Байсар авылына алып кайтып, әткәй янында җирләдек. Шулай, әткәй вафатыннан 47 ел узгач, газизләребезнең җаннары Җиңү бәйрәмендә кавышты... Урыннары оҗмахта, рухлары шат булсын газизләребезнең.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: