Якты юл
  • Рус Тат
  • Тәвәккәл таш ярыр

    Нәзирә Гыйльман кызы Гыйльметдинова 1964 елны Сарман районы Сөлек авылыннан Торнаташка килен булып төшә. Торнаташ авылы халкының исе китә. Бәгъзеләре: «Авыр булыр яшь киленгә. Ничек чыдар икән?» – дип тәшвишләнсә, икенчеләре: «Тәвәккәлләгән. Тормыш арбасын тартып барырга көч табар», – диләр. Соңгылары хаклы була. Тәвәккәллек тә, батырлык та җитәрлек була Нәзирәдә. «Ишле гаиләдә, башлы-күзле абыйлар янында «артык кашык» булганчы, үз гаиләм, ирем, балаларым булыр. Авырлыкка безме чыдамаган?!.» Нәзирә Гыйльман кызы шулай уйлый һәм ялгышмый. 

    Гыйльмулла Гыйльметдин улы Гыйльметдинов унсигезе тулганчы фронтка китә. Гөлбакчадай Торнаташтан ары бер җирдә булмаган, дөнья күрмәгән яшүсмер курку белмәс сугышчыга әйләнә – фронтта гел алгы сызыкта була. Бөек Ватан сугышы ветераны, I төркем сугыш инвалиды буларак, Гыйльметдин агага колхоз идарәсе матди яктан һәрвакыт ярдәм күрсәтә. Нишләптер, аның хакында үзе исән чакта зурлап газетага язучы гына булмаган. Хәер, егет дан казану өчен, үз теләге белән яшүсмер чагыннан фронтка китмәгән ич. Сугышчының теш казналыгына тигән дошман пулясы яңагын үтәли тишеп чыгып гомерлек гарип итеп калдыра. Исән кайта ул сугыштан. Әмма, бала карагандай тәрбияләргә кирәк булганлыктан, Гыйльмуллага кияүгә чыгарга атлыгып торучы булмый. Ә менә Нәзирә курыкмый. Ул – сугыш чоры баласы, авырлыклар күреп чыныккан. Нәзирә тормыш арбасын да тарта, иренә ныклы таяныч та була. Бер-берсенә ияләшеп, матур гына тормыш иткәндә авыр сынау килә. Нәзирә белән Гыйльмулла Гыйльметдиновларның беренче сабыйлары – кызлары Гүзәл сигез айлык вакытта Ахирәткә күчә. Аннары аларның өч уллары: 1967 елны Әнәс, бер елдан Ринас, 1971 елны Тәлгать дөньяга килә. Бүгенге көндә Әнәс Торнаташта төп нигез янәшәсендә йорт, каралты-кура җиткереп, гаиләсе белән гөрләтеп тормыш итә. Әнәс хатыннан уңса, Нәзирә апа килен хезмәте күрүенә сөенә. Сәмия Әнәскә кияүгә чыккач та әле Чаллыга йөреп БСМПда шәфкать туташы булып эшли. Аннары, шәһәргә йөреп эшләү бар яклап та җайсыз була башлагач, өйдә балаларын һәм каенанасын тәрбияләү белән шөгыльләнә, зур хуҗалыкны алып баруда иренә таяныч була.
    Әнәс Гыйльметдинов колхозда учетчик, ферма мөдире, бригадир вазыйфасын башкара. Шулай матур гына эшләп торганда сәламәтлеге какшый. Халкыбыз: «Ялкау – сәбәп табар, тырыш – сәбәбенә керешер» дигән. Ул тормыш иптәше белән сыерлар, үгезләр һәм бозаулар асрый башлый. Тормыш тагын үз эзенә төшә. Терлек-туар тоту, аларны тәрбияләү – ел тәүлеге, бер сәгатькә тукталмый торган авыр хезмәт. Балалар исәя төшкәч әти-әнисенә кулалмаш булып азмы-күпме эшне җиңеләйтүдә өлеш кертәләр. Укудан бушаган арада малайларның кулыннан көрәк-сәнәк, җәйләрен чалгы төшми. Мал асларын җыештыру, печән чабу, терлекләргә азык салу эшләрен малайлар үзләре белеп башкара. Чиләк-чиләк сөтне урнаштырганда, сепарат аертканда әниләренә ярдәм итәләр. Сыер асрамаучы торнаташлылар Гыйльметдиновлар җитештергән сөт ризыкларын яратып алалар. 
    Нәзирә апа хәзер бик авырлык белән генә хәрәкәт итә – аяклары сызлый. Оныклары – унөч яшьлек Ислам белән ун яшьлек Мөхәммәтәмирнең әбиләрен кадерләгәннәре әллә каян сизелә. Бергәләп фотога төшкәндә дә: «Әбекәй, менә монда – уртага утыр!» дип, ике яктан әбиләренең иңеннән кочаклап утырдылар. Бу үзе үк балаларның әдәпле икәнлеген күрсәтеп тора түгелме?!. 
    Нәзирә апа яшьлегендә I төркем сугыш инвалидына һич икеләнмичә кияүгә чыкканына менә хәзер – олыгайган көнендә аеруча шөкер итә. «Гөрнәдирдәй өч улым бар! Киленнәрем дә әйбәт. Оныкларым – татлы җимешләр», – ди ул горурлык белән. Пәһлевандай Әнәс әнисе янында бала булып кала белә – тыйнак кына елмая. Колакка каты булса да, Нәзирә апа улының салмак тавыш белән әйткәнен дә ишетә. Ана белән бала арасында була торган аңлашу, ярату сизелеп тора Әнәс белән Сәмиянең әниләре хакындагы сөйләменнән. «Нәзирә апа күркәм холыклы булды. Колхозның бер эшеннән дә калмады. Уллары тәртипле, кече яшьтән ярдәмчел булдылар – су ташу, идән юууны һич тә хурлыкка санамадылар. Ул чакларда ир-ат халкы су ташып, идән юууны кимсенү итеп санаган чорлар иде бит. Хәзер Әнәснең уллары әниләренә булышалар, өлгерләр. Ислам Сабантуйларда көрәшеп призлы урыннар ала. Бик матур гаилә – авыл күрке булырлык», – ди Торнаташ халкын туплап, барлык эшләрне оештыруда ире Мирзаһит белән кулга-кул тотынып башлап йөрүче Кәүсәрия ханым Нәҗмиева. Нәзирә апа тыңлап-тыңлап тора да: «Улым, кызым, атагызның мидалларын әйтергә онытмадыгызмы? – дип сорап куя һәм дәвам итә. – Гыйльмулла сугыштан нык ранный булып кайтканга күрә мантымады. 57 яшендә Ахирәткә күчте. Ул вакытта сугыш ветераннарына хәзерге кебек кадер-хөрмәт булмады. Алай да, урдин-мидаллары бар», – дип хәләл җефетен искә ала Нәзирә апа. Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльмулла Гыйльметдинов III Дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән, юбилей медальләре дә байтак. Бөек Җиңү көнен якынайтуны сәламәтлеге белән түләгән Гыйльмулла ага белән сугыш чоры баласы Нәзирә апаның дәвамчылары – өрлектәй өч уллары һәм менә дигән оныклары – Гыйльметдиновларның яшәү мәгънәсе, авылның киләчәге. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: