Якты юл
  • Рус Тат
  • Туган җир җылысы

    Август урталары иде. Урып-җыю ахырына якынлаша. Зөфәр Фәрвай улы машинасына утыртып туңга сөрүчеләр ягына алып китте. Еракта тракторлар гөрелтесе ишетелә. Казиле басуы янына туктап, рәис карга канатыдай кара җирдән бер уч туфрак алып, аны угалап:

    - Кара әле, нинди җылы, икмәк исе килә, - дип соклануын яшермәде. Кесәсендә агач линейка. Аны буразнага батырып, сөрү тирәнлеген үлчи. Тракторчысы Михаил Антонов сагаеп карап тора: «Җитәкче нәрсә әйтер?» Үзе бит - күп еллар К-700 тракторын иярләгән механизатор. Берничә урынга линейкасын батырып карагач, тракторчының эшеннән канәгать калгандай, йөзе яктырып китте. «Рәхмәт, булдырасың, Миша», - дип дустанә җилкәсенә сугып алды һәм бу егет турында газетага мактап язарлык бит, дип миңа киңәш итеп алды.
    Әйе, Зөфәр Мифтахов механизаторның авылда төп көч, икмәк үстерүче икәнен, хезмәтенең бәясен яхшы белә һәм аларның эше, яшәеше турында даими кызыксынып тора. Кама сусаклагычы астында калган Чебенле авылының җидееллык мәктәбен тәмамлаган малай тегермәнче авылдашы Ханкирмән исемле агай белән кыш көне, он тузанына батып, су тегермәнендә эшли, беренче хезмәт чыныгуы ала.
    Сугыштан соңгы буынга да хуҗалыктагы бөтен авырлыкны тырышлык һәм үҗәтлек белән җиңәргә туры килә шул. Зөфәр Фәрвай улы трактор сукасында сабанчы булып, кайчагында тракторчыга булышып һәм аның күзәтчелегендә үзлегеннән трактор белән идарә итәргә өйрәнә. Бу яктан ул беренче остазы - тракторчы Барый Хәмәтовны зур ихтирам белән искә ала.
    Авылда төрле эштә чыныгу алган, тәҗрибә туплаган Зөфәргә Минзәлә совхоз-техникумында белем эстәү җиңел бирелә. Армиягә әзерлек алдыннан хәрби комиссариатның шоферлар курсында укып, машина йөртүче һөнәренә дә ия була. Шулай итеп, тулы әзерлектә армия сафына алына, Германиядә авторотада үрнәк хезмәт итә. Аннан ул, «Татарстан» совхозының Тойгузино бүлекчәсендә, Ык елгасыннан әллә ни ерак булмаган болында урнашкан берничә йортлы авылга кайтып төшә. Яз көне, юллар өзелгәч, үзәк белән бәйләнеш бетә, ашамлык-ризыкларны алдан китереп, ай ярым утраудагы кебек бәйләнешсез яшиләр. Тойгузино бүлекчәсендә 7 трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналары була. 1972 елны Зөфәрне шунда трактор бригадасына җитәкче итеп билгелиләр. Аның карамагында 30лап механизатор була.
    КамАЗ төзелә башлагач, Чаллыга күп кенә яшьләр китә. Кама сусаклагычы төзелү уңаеннан, байтак болыннарны су баса. Бүлекчә кечерәеп кала. Зөфәр Мифтахов, 1974 елны К-700 тракторына утырып, сохозда ун елга якын җир эшкәртә. Сезонга 800-900 гектар җир сөрә. «Кайсы елны 1200 гектарга җиткергән чакларым булды», - дип сөйләде ул. Кешеләр белән эшли алуын күреп, югарырак вазыйфаларга күтәрәләр. 1983 елның 20 июнендә «Татарстан» совхозы директоры Хәсән Әхмәтгалиев тәкъдиме белән идарәче итеп билгеләнә. Авылдашлар аны авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар. Кнәз авыл Советы рәисе була. КамАЗ төзелеше елларында салынган күпкатлы йортларны җылыту мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса. «Сосновоборский» һәм «Татарстан» совхозлары җитәкчеләре, аларга шефлык итүче оешмалар белән уртак фикергә килеп, элек салынган, тузып сафтан чыккан торбаларны алыштыруны оештырып, көзге салкыннарга чаклы йортларга җылы бирүне тәэмин итә. Зиратларны төзекләндерү, авыл урамнарын тәртипкә китерү, яшелләндерү ягыннан башкарган эшләрен халык бүген дә мактап сөйли.
    Ил буенча күмәк хуҗалыклар таркала башлаган чорда З. Мифтахов, җиде елга якын (1999 елдан 2006 елга кадәр), «Алга» күмәк хуҗалыгын җитәкләде. Ул шул чорда хуҗалыкны саклап калды һәм әйбәт кенә күрсәткечләргә иреште, бу аның алга карап эшли белүе нәтиҗәсе диясе килә.
    Ул янәдән туган җиренә әйләнеп кайтты. Совхозның элеккеге җирләре бик азайды. Исеме дә үзгәрде. «Алмаз» авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дип йөртелә. Соңгы елларда корылык шактый зыян салса да, терлек азыгын җитәрлек тупладылар, продукция җитештерү дә кимемәде. Хуҗалыкның төп таянычлары: олы улы Сәгыйрь - рәис урынбасары, Заһир - «КамАЗ» шоферы. Энесе Әсгать - механизатор, районның кыр батыры. Әти кеше аларга бай тәҗрибәсен биреп, киңәшләре белән тормыш фәлсәфәсен өйрәтә. Зөфәрнең әнисе Зәйтүнә әби 94 яшен тутырып, балаларын (алтау алар), оныкларын шатландырып, һәр туган көненә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен укып, Зөфәрнең сеңлесе Флүзә тәрбиясендә Боерган авылында яши. Зөфәр һәр көнне телефоннан шалтыратып, хәлен белешеп тора. Әтисе, сугыш ветераны Фәрвай аганың вафатына да дистә еллар узды. Аның осталыгы, булганлыгы улларына күчкән. Зөфәр әтисенең һәр эшкә кулы ятып торуын матур бер хатирә итеп сөйләде.
    Туган җирендә тәгәрәп үскән Зөфәр Мифтахов кара туфракны олылый белә. Аны яшәү чыганагына тиңли. Мондый кешеләр җирне кадерли беләләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: