Якты юл
  • Рус Тат
  • Туган җире көч-дәрт бирә

    Телефоннан төгәл сәгать унга киләсен әйтте. Мин аның еллар буе төгәллекне яратуын, кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итүен белә идем. - Килешенгән вакыттан алданрак килдем. Минем җыелыш-киңәшмәләргә соңга калучыларны җенем сөйми. Кешеләрне, җәмәгатьне ихтирам итмәү, санга сукмау ул, - дип күреште Мәгъсүмҗан Исхаков ишектән күренү белән.

    Сөбханалла, 75 яшен тутырса да, ыспай гәүдәле, җитез хәрәкәтле, кара чәче арасында көмештәй җумелдәгән чәч бөртекләре, һәртөрле сорауга ачык һәм төгәл җавап бирүе, кайчагында мәзәк хәлләрне искә төшереп көлдерүе аны гамәлдәге яшеннән күпкә яшь итеп күрсәтә. «Нәселебез эшчән, төпле игенчеләр, җир кешеләре. Инкыйлабка кадәр Әюп, Исхак бабаларыбыз шушы яктагы алпавытка ялланып эшләгәннәр. Игенен чәчкәннәр, урганнар, суктырганнар», - дип сөйләде ул. Алпавыт идарәчесе көнлек эшне кабул итеп, хезмәт хакын шунда ук түләп баруы турында бабасы сөйләгәннәрен хәтерли. Әнисе Мәфтүхҗамал апа белән әтисе Баһаветдин аганың 10 балалы гаиләсендә Мәгъсүмҗан - тугызынчысы. Ватан сугышы башланганда аңа нибары 2 яшь була. Әтисен беренче көннән үк сугышка алалар, аннан абыйсы Сәхипҗанга чакыру кәгазе килә. Танкист булып сугышка керә. Курск тирәсендә танк эчендә янып һәлак була. Хезмәт иткән иптәшеннән алынган хәбәрдә күмелгән урыны әйтелсә дә, хатның югалуы сәбәпле, абыйсының кайда җирләнгәнен белмичә, бүген энесе Мәгъсүмҗанның күңеле даими борчылуда, тыныч түгел.
    Сугыш вакытында тракторчы Мәйсәрә апасын ХТЗ тракторы белән җир сөргән җиреннән хәрби комиссариатка чакыртып, Смоленск өлкәсенә җибәрәләр. Ул анда сугыш булып үткән, ярымҗимерек авылларда җир сөреп, чәчү чәчә. Ул чакта хәрби эшкә дип җибәрелгән тракторчы кызлар байтак була. Алар 3-4 елдан соң гына әйләнеп кайталар. 1927 елгы Мөзәянә апасы да тракторчыга укып, ХТЗ тракторында эшли. Яшь тракторчыны хәрби комиссариат фашистлардан азат ителгән җирләрне эшкәртергә җибәрә. Кайткач, колхоз кырларында хезмәт куя. Абыйсы Гайнулла армия хезмәтеннән авылга кайткач, шофер булып тырыш хезмәт куя. Җитәкчелек аны кешеләр белән аралашып эшләвен һәм коллективта абруйлы булуын күреп, механик һәм гараж мөдире итеп күтәрә. Вафатына 11 ел инде. Урыны җәннәттә булсын! Өченче абыйсы Зәкәрия совхозның куркынычсызлык техникасы инженеры булып эшләде. Сеңлесе Өммегөлсем крахмал заводында склад мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыкты.
    Баһау аганың шундый эшчән гаиләсендә, апа-абыйлары үрнәгендә тәрбияләнгән Мәгъсүмҗанда механизатор булу теләге иртә уяна. Җиденче сыйныфны тәмамлауга, Чаллының механизаторлар әзерли торган училищесына укырга керә. Ул чакта чирәм җирләргә җибәрү өчен комбайнчылар һәм тракторчылар әзерләү курслары эшли. Мәгъсүмҗан 6 ай укып, комбайнчы һөнәрен үзләштерә. 1957 елгы урак өстенә тулы хокуклы комбайнчы булып «Татарстан» совхозына кайта. Совхоз директоры Владислав Куск бик җылы каршылый, яңа кайткан «С-4» комбайнына утырта. Мәгъсүмҗан үзенең беренче укытучысы итеп комбайнчы, фронтовик Әзһәр Камаловны саный. Ул Мәгъсүмҗанны эшкә җаваплы карарга һәм техниканы яратырга өйрәтә.
    Яңа комбайнда иркен иген кырларында яхшы эшләп, күп кенә ашлык суктырып алгач, 1959 елны армия хезмәтенә алына. Куба кризисын уңышлы гына үтеп, 1962 елны совхозга кайта, шофер булып эшли башлый, ГАЗ-51, ГАЗ-53 машиналары белән көндезен комбайннан ашлык ташыса, кичен элеваторга илтә. Әти-әниләр өчен зур сөенеч иде, ди Мәгъсүмҗан, уракта эшләгән чакларын сагынып. Сабыр, тәртипле егетне совхоз директоры Владислав Куск күз уңыннан ычкындырмый. «Сине район Советына әңгәмәгә чакыралар. Авыл Советына рәислеккә кандидат итеп тәкъдим иттек», - дип аптырашта калдыра ул Мәгъсүмҗанны. Ул бит әле Чистай авыл хуҗалыгы техникумына керергә әзерләнеп йөри. Ә сайлаулар көтми. Нишләргә? Район Советы башкарма комитеты рәисе Мансур Низамов янына бара. Мәсьәләне җентекләп аңлаткач рәис аталарча киңәш итә: «Ярар, Чистайга бар, имтиханнарыңны тапшыр. Кабул итсәләр, тәвәккәлләп укы. Белемле кадрлар кирәк», - дип кулын кысып, фатихасын бирә. Шулай итеп, техникумда 2,5 ел укып, Мәгъсүмҗан механиклык таныклыгы алып кайта, совхозның машиналар гаражы мөдире булып эшли. Хуҗалык елдан-ел зурая, автомашиналары гына 40ка җитә. Көндезен хуҗалык эшләрен оештырып вакыт сизелми дә үтә, ә кичен китап-дәреслекләргә тотына. Казан авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укый һәм югары белемле инженер-механик булып чыга. Шул чагында аны хуҗалыкның баш инженеры итеп билгелиләр. «Техника паркы искиткеч бай, ремонт базасы нык иде. Авыл хуҗалыгы эшләрен үзвакытында башкарып югары уңыш ала идек», - ди үткән елларны искә алып. Совхоз игенчелек һәм терлекчелектә алдынгылар сафында була. Күчмә Кызыл Байраклар белән бүләкләнә. Бу уңышларда баш инженерның һәм партия оешмасы секретаре М. Исхаковның да хезмәте зур. Кешеләр белән эшләүдә бай тәҗрибә туплаган, оештыру сәләтен күрсәткән, тирән белемле Мәгъсүмҗанны «Новотроицкое» совхозына директор итеп билгелиләр. Яшь җитәкче хуҗалыкның матди-техник базасын ныгытуга, эшчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга күп көч сала. Күперле һәм Новотроицкое авылларында Пенза һәм Волжск варианты дип йөртелгән 60тан артык коттедж тибындагы йортлар, ашлык склады, терлекләр торагы һәм башка биналар төзелә. Соңыннан совхоз КамАЗның ярдәмче хуҗалыгына әйләнгәч, ит һәм сөт җитештерүдән тыш, хуҗалыкта кымыз ясау цехы оештырыла. Яңа тармакны башлап җибәрү, атлар кайтарту өчен Исхаковка Уфа, Чувашия, Пенза ат заводлары белән бәйләнешләр урнаштырырга туры килә. Зур тырышлык белән 50 бия сатып алып, белгечләр әзерләп, технологияне камилләштерә барып, хуҗалыкта кымыз цехы эшләп китә. Кымызга ихтыяҗ зур булса да, цехның гомере кыска булып чыга. Ярдәмче хуҗалыкларны бетергәч, кымыз цехы да ябыла. Нибары өч-дүрт ел эшләп кала. Әмма шунысы яхшы сабак була: ныклап тотынганда, безнең шартларда да кымыз җитештерергә мөмкин икәнлеге раслана. 90нчы еллар уртасында Мәгъсүмҗан янәдән туган совхозы «Татанстан»га кайтып, аны җитәкли. 2000 еллар башында авыл җирлеге башлыгы итеп сайлана. Авыл халкы өчен эшләгән игелекле гамәлләре бихисап аның: күпкатлы йортларны төзекләндерү, аларга беренче башлап газ белән җылыту җиһазлары урнаштыру, урамнарны, җәмәгать урыннарын тәртипкә китерү дисеңме, ветераннарның тормыш-көнкүрешләрен яхшырту һәм башка мең төрле мәсьәләләрне хәл итүдә тырышып эшли. Үз халкы алдында намусы чиста, йөзе ак аның.
    Ил карты булган көнендә дә, шөкер, җиң сызганып эшләп йөргән көне. Улы Марат белән үзенең фермер хуҗалыгын ныгыту белән шөгыльләнә. Бүген аларның 40 гектар җире бар. Күпьеллык үлән - люцерна, кындырак үстереп, печән әзерлиләр. Мөгезле эре терлек - сыер, үгезләр асрыйлар. Хатыны Наиләгә дә өй эшләре җитәрлек. Ул гомере буе авыл Советында хисапчы булып эшләде. Бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Аларга белем биреп, үз гаиләләрен корып гомер итүләренә шатланалар. Өч оныклары, бер оныкчыклары үсеп килә. Тормыш дәвам итә, яңа шартларда яңача үзгәреп, бай тәҗрибәсен эшкә җигеп, Мәгъсүмҗан Исхаков һәр көн терлекләре янына, кырга, фермер хуҗалыгын тагын да ныгыту, икътисадын үстерү, продукция алуны яхшырту өчен тырыша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: