Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Туган җирдән аермачы язмыш...

Гөрләп торган колхозлар бетте, хуҗалыклар сүнде, малчылык комплекслары юкка чыкты дип борчылсак та, Аллага шөкер, авыллар җан асрый әле.

Җай чыккан саен авылыма ызандаш Югары Байларга барып киләм мин. Туганнарым да шунда яши. Эшкә уңган, бай рухлы кешеләрен дә хөрмәт итәм. Табигатьнең искиткеч гүзәл почмагында утыргангадыр, бәлки, авыл кешеләре тирән хисле, бай рухлы, киң күңелле, шигъри җанлы. Матурлыгы, җыйнаклыгы , уңдырышлы җирләре, мәтрүшкәле аланнары, сокланып туймаслык тугайлары, балыклы күле, куе әрәмәләр белән уратылган кура җиләкле яланнары, күңелгә рәхәтлек бирүче шаулап торган урманнары, тырыш халкы, күренекле шәхесләре, акыллы аксакаллары белән дә тирә-якта дан тоткан авылларның берсе ул. Ике урам, бер тыкрык дигәндәй. Кечкенә булса да, туган авылларына мәхәббәт хисен уятып, кешелекнең олы тарихында эз калдырган көчле шәхесләрне дә биргән ул җирлек.  Бокс буенча дөнья чемпионы  Айрат Хәмматов шушы авыл улы. Шагыйрь, өч китап авторы, кул эшләре остасы Рәфис Мәүҗиев, Швециядә яшәүче җырчы Гөлүзә Зиатдинова Байлар авылы чишмәсенең саф суын эчеп үскәннәр...

        Авыл матурлыгын, бөтенлеген күрә һәм таный белгән кешеләр туган авылын әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр бишегенә салып тибрәтәләр. Фәнзия апа Имамиева да шуларның берсе. Ул да кечкенәдән шигырьләр яза. Бәет- мөнәҗәтләр дә чыгара. Өздереп гармунда уйный. Шулай булмый ни, ул бит атаклы гармунчылар нәселеннән! Фәнзия апа сүзгә дә оста, җырга да маhир. Аннан әле бәйли, чигә, төсле сәйләннәрдән искиткеч матур чәчәк тәлгәшләре үрә. Ә бакчасында күзнең явын алышлы аллы-гөлле чәчәкләр үстерә. Кыскасы, эшләмәгән эше юк. Әле күптән түгел генә район күләмендә үткәрелгән «Битлек» фестивалендә «Җиде кашык, җиде табак» спектаклендә катнашып, икенче пландагы хатын -кыз ролен башкаручы «иң оста артист» исеменә лаек булды. Үзе белән якыннанрак таныштырыйм әле. Юлым – Фәнзия апа торган урамга.

        Төзек монда йортлар. Каралган. Чын татар авылы. Сак кына капканы ачып эчкәрәк узам. Сокланырлык матурлык. Тәрәзә төпләре гөлләр белән тулы. Карават өстендәге кабарып торган  мендәр тышындагы чигүләр игътибарны үзенә җәлеп итә. Әйтерсең лә, рәссам куллары эшләгән!  Бигрәк якты йөзле инде Фәнзия апа. Өеп коймагын пешереп куйган. Электр самавары шаулап утыра. Әңгәмәбез дә чәй өстәле артында тиз бәйләнеп китте.

        Зур гаиләдә уникенче бала булып дөньяга килгән ул. Сабыйга Фәнзия дип исем биргәннәр. Дүрт почмаклы кечкенә өйдә ишле гаиләдә сабый чагыннан җырлап- биеп үсә кыз. Шунысы кызык, беренче сыйныфка укырга керүен өйдәгеләр шактый вакыт белмиләр. Күрше кызы Рәмзия белән урамда уйнап йөргән чагында укытучы Гаян абый кызны үзе белән ияртеп мәктәпкә алып килә. Уку әсбапларын бирә. Кызчык китапларын өйгә алып кайтып, зур әрҗә ( лар) астына яшереп куя да укырга йөргәнен берәүгә дә сиздерми. Шул чакларын көлеп исенә төшерә Фәнзия апа:

  • Әллә гаиләдә кеше күп булганга, әллә көнен-төнгә ялгап эшләгәнгә әти-әни минем мәктәп яшенә җиткәнемне онытып җибәргән, әллә үземнең барасы килмәгән, аңлатып та бирә алмыйм хәзер. Әмма укырга хирыс булдым мин.

      Бала чактан хәтерендә калган истәлекләрнең берсе – кыз сәхнә белән хыяллана. Әдәби китап укыганда андагы геройларны тормышта кузаллый. Шуңа күрә җиденче сыйныфта укыган кызны авыл клубына спектакль уйнарга чакыргач, йөгереп түгел, очып бара . Театрга җаны-тәне белән бирелә! Хәтта кышкы салкыннарда, толыпка төренеп, ат чанасында күрше авылларга олыларга ияреп «яшь артист» та йөри. Яраталар үзен. hәр сүзне тиз отып алучан, ышандырырлык итеп образга  керүче кызны көчле алкышларга күмәләр, кат-кат чакыртып сәхнәгә чыгаралар, рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Фәнзиянең әй күңеле була да соң! Шул хыялый күңелендәге хисләрен кызчык көйләп йөри- йөри  шигъри юлларга сала башлый. Беренче карауга самими күренгән иҗаты, тора-бара җитдирәк , мәгънәле, төпле шигъри тәлгәшләр белән байый. Район газетасында шигырьләре басылып тора. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлаган хыялый кызны апасы Бәрия үзе янына Казанга алып китә. Институтка әзерли. Зур калага күнегә алмый, авылын сагына. Укырга кереп, ярты ел узуга, Фәнзия Казанны ташлап, туган якларына кайтып китә. Туган җирнең җылысы кешегә гомере буена җитәрлек яктылык, җылылык биреп, аны үзенә тартып тора, диюләре хактыр. Казан тиклем Казаннан кайта бит ул. Әти-әнисеннән еракта яшәвен күз алдына да китерми. Ул чакта элемтәләр булмавын, сагынып интегүен әле дә искә ала Фәнзия апа.

        Чаллыга укырга керә. Шул ук хисапчы hөнәрен сайлый. Заводка эшкә урнаша. Булачак тормыш иптәшен дә Чаллыда очрата. Үзе кебек үк тыныч, тәртипле Илфат исемле егет белән матур гаилә корып җибәрәләр. hәм туган авылы Югары Байларга кайтып төпләнәләр. Тигез, тату тормыш юлын үтә Имамиевлар. Фәнзия апа бүгенге көндә кадерле әни, бәхетле дәү әни. Ике кызлары Айгөл белән Чулпанның да үз гаиләләре бар. Өч оныгы бар Фәнзия апаның. Шулар өчен сөенеп, шатланып яши ул.

  – Әти- әниләрне еш искә алам, каберләрен карап торам, коръән укытам. Әтием Идиатулла  кечкенәдән ятим калып, тормыш авырлыгын үз җилкәсендә яшьли татыган кеше. Олылар белән беррәттән колхоз эшендә эшләгән. Яшең җитми дип тормаганнар, җаваплы эшне ышанып тапшырганнар аңа. Колхозның җил тегермәнендә әти унике яшеннән алны-ялны белми хезмәт куйган, – дип сөйли Фәнзия апа әтисен сагынып.

    Авыр чакларында ятим сабыйның моң- зарын тыңлаучы, күз яшьләрен күрүче дә шул тегермән булган. Кырык елдан артык Идиатулла абый тегермән тарткан. Авыл башындагы нарат урманын да ул утырткан. Саф сулы Каран чишмәсе дә шул урында ургылып чыккан. Бүген ул чишмәдән авыл халкы саф сулы салкын суын эчә. Каралган, төзек, матур сукмак салынган кадерле урын ул авыл халкы өчен. Идиатулла абыйны эш сөючән, җаваплы, тыйнак, яхшы күңелле, һәрнәрсәгә оста кеше иде дип әле дә авылда хөрмәт белән искә алалар.

...Тормыш бит ул елга суы кебек

Агып кына китми елгадан.

Авылым синең яшел агачларың

Яңарып торсын үткән еллардан, дия- дия Фәнзия апа авылына, үткән гомеренә, яшәешенә мәдхия җырлый. Мин аның белән бергә героемның гамьсез балачагына, җырлы яшьлек елларына кайтып киләм.

 – Әти генә түгел, әнием Сәлимә дә ятим калып, абыйсы канаты астында үскән бала. Шуңа да икесенең күңелләре мөлдерәмә тулы моң иде, – дип искә ала аларны Фәнзия апа. Һәрвакыт үрнәк булган, авыр, ләкин лаеклы тормыш алып барган әтисе – 80гә, әнисе – 90 яшькә кадәр балалары кадер- хөрмәтендә яшәп бакыйлыкка күчкәннәр.

       Гаҗәеп тә рәхмәтле, мул өстәлле, ачык йөзле, акыллы, яхшы күңелле кеше Фәнзия апа. Кеше тормышына тыгылмый,  гайбәт сөйләми. Авылдашларыннан да бары хөрмәт сүзләрен генә ишеттем. Аның белән сөйләшеп утыруы, күңелгә рәхәт. Холык-сыйфатларын үземә үрнәк итеп аласым килде. Гүя сүзе белән генә түгел, яшәү рәвеше белән дә  күпләргә өлге ул.

       Әнә шулай, тормыштагы һәр мизгелен, уй-кичерешләрен бүген дә ак кәгазь битләренә төшерә. Йөрәге аша узган тормыш мизгелләре турында яза. Җан әрнүләрен шигырь юлларына сала. Дәваны да шуннан таба күрәсең.

–Уйланып йөрисең дә, язасың. Авылдашларга багышлап та язам. Беренче бәетемне  моннан унбиш еллар элек, авылдашым Мәрьям апаның малае үлгәч яздым, –дип сөйли Фәнзия апа.

         Күңеле дә гаҗәп дәрәҗәдә изгелектә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга сетка үрергә йөри икән. Шундагы егетләрнең батырлыкларына багышлап язган бәетләрен дә , шул сетка белән бергә, хат итеп яу кырына җибәрә. Бәлкем үзебезнең татар егетләренә эләгеп, азмы- күпме сагынуларын , йөрәк ярсуларын басарга ярдәм итәр дип уйлый. Үзенә дә тынычлыкны шунда таба. Моннан өч ел элек тормыш иптәше үлгәч, моңсуланып калган Фәнзия апа , авыл тормышына тагы да ныграк тартыла. Кулыннан килгәнчә ярдәм  итеп, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Сәхнәсен дә калдырмый. Җырлый, шигырьләрен укый. Авылының тын алышын, һәр сулышын тоеп яши. Дөньяны игелекле кешеләр тотып тора. Матурлыкны күрә белүчеләр, изге гамәл кылып, аны башкаларга өләшеп, тормыштан тәм табучылар. Нәкъ Байларның Фәнзия апасы кебек.

                 

                                                                      Лилия Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев