Якты юл
  • Рус Тат
  • Тормыш сукмагыннан парлап 60 ел

    Яңа ел иртәсе укытучы Әгъзамовлар гаиләсенә икеләтә-өчләтә шатлык өстәде. Ак карлы якты бу көнне, элеккеге укучыларыннан, хезмәттәшләреннән ихлас котлаулар алдылар, туганнары, балалары, оныклары аларны гаилә корып яши башлауларына 60 ел, мөлаем хуҗабикә Факия әбиләренә 85 яшь тулу көне белән тәбрик иттеләр.

    Фатир хуҗасы Мулланур ага, агымсудай үткән яшьлек елларын искә алып, ара-тирә көрсенеп куя, сугыш кырларында ятып калган сөлектәй дус егетләрен күз алдыннан үткәрәдер, ихтимал. Ул, 18 яше дә тулмыйча сугышка алынып, 8 ел буе армия хезмәтеннән соң күкрәге тулы орден-медальләрен балкытып Актаныш районы Чуракай авылына кайтып төшә.

    1950 елның август ае. Басулар саргаеп, урып-җыю төгәлләнеп килә. Укучылар мәктәпкә җыена. Хәрби егет Пучы авылындагы район мәгариф бүлегенә килә. Кулында Минзәлә педагогия училищесының ике курсын тәмамлаган документы бар. Чөнки сугыш Мулланурның укуын өзә, кулына корал тоттыра. Егетне мөдир игътибар белән тыңлап, Иске Сәфәр җидееллык мәктәбенә физкультура укытучысы булып барырга киңәш итә.

    Эшли башлагач, район үзәге Пучыга еш барырга туры килә. Мәгариф бүлегенә бер килүендә ягымлы елмаеп инспектор кыз Факия Ганиева каршылый. Егеткә итагатьле, игътибарлы туташның бөтен килеш-килбәте ошый. Һәм күңеленә "ул минеке", дип беркетеп куя. Берничә тапкыр очрашканнан соң, 1952 елны каршылаган көннәрдә, яхшы ат җигеп, юлга кузгала. Пучы авылына килеп керүгә, Аллаһы Тәгалә Факияне очраштыру өчен урамга чыгарып куйган. Җитез атлап урамнан өенә кайтып барышы. "Синең арттан килдек бит", - дип сүз ката Мулланур һәм кызның җавабын да көтмичә, тиз генә чанага утыртып, Факиянең туган авылы Иске Байсарга җилдерә. Бу хәл 31 декабрь кичендә була, шулай ризалашып, егет белән кыз бергә яшәп китәләр. Иртәгесен Яңа елның беренче көнендә язылышып та кайталар. Шулай итеп, хәләл җефете Факия белән Иске Сәфәр мәктәбендә бергәләп укыта башлыйлар. Ул 13 яшеннән әти-әнисез калып, апасы белән тормыш көтәргә өйрәнеп үсә. Укуга тырыш була, Казан укытучылар институтын тәмамлап, мөгаллимлек эшенә тотына.

    - Мин армиядән белемгә сусап кайткан, эштән соң үземнән 10 яшькә кечерәк авыл яшьләре белән кичке мәктәпкә йөрим. Өстемдә - гимнастерка, билемдә - каеш, аякта - кирза итек. Ул чакта солдат формасы җиңүче билгесе буларак горурлык уята иде. Яшьләрдән калышмас өчен үҗәтләнеп, тырышып укыдым. Төне буе кулымнан китап, дәреслекләр төшмәде. Өлгергәнлек аттестаты алгач, читтән торып Казан укытучылар, Алабуга педагогия институтларын тәмамладым. Тормыш-көнкүреш авырлыкларын кызыбыз Рәмилә һәм улыбыз Рафаэль тууы оныттырды. Балаларыбызны тәрбияләүдә һәм аякка бастыруда яныбызда яшәгән әнием Маһиханә бик нык булышты. Килене белән бик тату яшәде. Факия үзе ятим үскәнгә әниемне бик якын күрде, сүзләре уртак, киңәшләре бер иде. Безнең эштән кайтуыбызны ачык йөз белән, аш-суын әзерләп каршылый. Әниебезнең бәхиллеген алып, соңгы юлга озаткач та, озак тынычлана алмыйча, гел юксынып йөрде Факиям, - ди Мулланур ага.
    Кайгы-шатлыклары белән көннәр үтә тора. Мулланур Әгъзамовны Иске Адай сигезьеллык мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Педагог-җитәкченең вазыйфасы, җаваплылыгы бермә-бер арта. Ул балаларның рухи дөньясын баету, мөстәкыйль фикерләү сәләтен арттыру, максатчан эзләүгә омтылыш тудыруга бөтен көчен һәм сәләтен сала. Мәктәп яны участогы балаларны хезмәткә өйрәтү мәйданына әверелә. Мәгариф министры Мирза Мәхмүтов директорның юнәлешле эшчәнлегенә зур бәя бирә, мәктәп җирлегендә берничә тапкыр семинарлар үткәрә.

    - Укыту-тәрбия өлкәсендәге уңышларымның яртысында Факиянең дә өлеше зур дип саныйм. Ул минем төп эшемә һәркайчан юл ачты, уңышларымны күреп, канатландырып торды. Тормыш юлымда Факия кебек бала җанлы кешене очратуыма шатланып туя алмыйм. Татар телебезне һәм әдәбиятыбызны чын-чынлап ярата, күп кенә шагыйрь-язучыларның әсәрләрен яттан сөйләп, балалар күңеленә сеңдерә белгән мөгаллимә булды. Балалар белән бергәләп иҗат кичәләре, концертлар, спектакльләр кую, һичшиксез, ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләгәндер. Мин үзем дә кайбер спектакльләрдә катнаштым. Факия - үз эшенең чын остасы, дүрт тапкыр укытучыларның республика съездында катнашты, үз тәэсирләре белән уртаклашып чыгышлар ясады. "РСФСР мәгариф отличнигы" исеменә лаек булды.

    КамАЗ төзелә башлагач, мине министрлыкка чакырып, шәһәр янәшәсендәге авылларда төзеләсе яңа мәктәпләрнең берсенә директорлык вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Мин Түбән Суыксу авылын сайладым. Монда укыту-тәрбия эшләрен җайга салуга күп көч куелды, укучыларның үзидарә системасы эшли башлады. Бу хакта Россия матбугаты язып чыкты. Әлеге тәҗрибәне өйрәнүгә күп районнардан киләләр иде. Мәктәп механизаторлар әзерләүдә дә сынатмады, - дип сөйләде Мулланур ага.
    Түбән Суыксу урта мәктәбе директоры булып 15 ел эшләү дәверендә "РСФСРның атказанган укытучысы" дигән исемгә лаек була. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә ул.

    Күп еллар авылда мөгаллимлек итеп, балаларны һәм ата-аналарны әхлакый чисталыкка, күңел сафлыгына, балаларына һәрьяктан үрнәк булырга өндәгән М. Әгъзамовның үз гаиләсе һәрчак күз өстендәге каш булып килде. Балалары ата-анага ихтирамлы булып үстеләр. Кызлары Рәмилә, Чаллы педагогия институтын тәмамлап, бераз үз һөнәре буенча эшләгәннән соң, инженерлык һөнәрен үзләштереп, КамАЗ системасына күчте. Улы Рафаэль - табиб. Ул Казанда һәм Ленинградта югары белем алганнан соң, Швециягә китеп, башкаласы Стокгольмда шәхси клиника ачып, абруйлы табиб булып эшли. Әтисе Мулланур әлеге илдә булып, улының эшмәкәрлек эшчәнлегенә сөенеп кайтты. Әби-бабайның дүрт оныгы бар. Балалары һәм оныклары әледән-әле кайтып, Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мулланур аганың һәм аның тормыш иптәше Факия ханымның олыгайган көнендә сәламәтлекләрен кайгыртып торалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: