Якты юл
  • Рус Тат
  • Ташка кадак кагар ир

    Карап торуга баһадир гәүдәле дә түгел, күзгә ташланырдай, аерылып торган ягы да юк сыман аның. Әмма тылсымлы, ныклы тавышы, кыю, төпле фикере, холык үҗәтлеге белән үзенә тарта ул. Сүзем шушы көннәрдә 85 яшен тутырган Мөсәяп ага Вахитов турында.

    Сигезенче сыйныфта минем класс җитәкчем булды ул. Мәктәптә физкультура, хәрби хәзерлек, авыл хуҗалыгы нигезләрен укыта иде. Без, малайларны укытучыбыз физкультура-спорт белән шул кадәре хыялландыра, җилкендерә белде, төрле ярышларда катнашып, гел беренче урыннарны алып кайта идек. Класстан тыш спортның мәктәп программасында каралмаган төрләре белән дә мавыктырды, хәрби җыеннарга йөрүләр үзе генә ни тора - гомер буена җитәрлек чыныгу алдык без аларда. Инде үзем дә өлкән яшькә җитеп килсәм дә һаман спорттан аерылмыйм, район ярышларында катнашам. Авылыбызның 29 егете әфган сугышында булды һәм һәммәсе дә исән-имин әйләнеп кайтты. Болар барысы да укытучыбыз биргән сабакларның нәтиҗәсе. Мәктәптә ул елларда чын башлангыч хәрби белем бирелде. Укытучыбыз кайгыртучанлыгы белән 25 метрлы тир эшләнде - малайлар анда төз ату осталыгына өйрәнде. Корал саклау өчен ике катлы бина җиткерелеп, тимердән сейф эшләтелде. Мөсәяп абыйның һәрдаим хәрби киемнән йөрүе дә, малайлар өчен бик матур үрнәк иде.

    - Хәрби җыеннарга бик җитди әзерләнә идек бит, бөтен балаларга яшел гимнастеркалар, яшел чалбар тектерттем. Аларны Казаннан кайтардык, - дип искә алып утырды ул әңгәмәбез вакытында. - һәр мәктәптән командалар килә. Анда кырыс хәрби тәртип. Сафта йөрергә, рапорт бирергә өйрәнәбез, кыр шартларында яшибез. Хәзерлек шәп. Ярышлар Минзәләдә була. Күзкәйлеләрне мәйдан гөр килеп каршылый иде. Билгеле инде, ярышларда гел беренче урынны алабыз.

    Мөсәяп Мөхәммәтшәриф улы (без аны бөтен авыл белән "Вахитов абый" дип йөрибез) бер караганда коры, кырыс кеше сыман. Баксаң бик нечкә күңелле дә икән ул. Юбилее уңаеннан, авыл хәбәрчесе буларак, мәкалә язарга ниятләгәч, өенә бардым. Ул матурлык ярата һәм үз куллары белән аны тудыра белә торган кеше. Ишек алды, коймалар үзенчәлекле бизәлгән, җимеш бакчасы, аның эчендә умарталар. Тулы канлы тормыш көтеп ята остазыбыз.

    Бу юлы мин аның тагын бер ягын ачтым - гомере буе көндәлекләр алып барган икән ул. Шул көндәлекләрдән юллар: "Әтиебез бик тырыш эшчән кеше булган. Тулбай авылына мулла итеп җибәргәннәр аны. Дини вазыйфалары өстенә физик хезмәттән дә чирканмаган. Авылда беренче булып бик яхшы алма бакчасы үстергән. Халыктан сорап, Сөрмәт инеше буенда җир алып, умарталык булдырган, инешне буап, буа ясап җибәргән, яр буена нарат агачлары утырткан. Шунда ук файдаланылмаган кишәрлекне эшкәртеп, арыш чәчкән. Мул уңыш үстереп, сатып, шул акчага Мәккәгә хаҗ кылырга барган. 1930 елда репрессияләр башлана. Әтине төнлә алып китәләр, әйберләрне талап алалар. Шул китүдән ул кайтмаган, миңа 5 яшь тулгач, дүрт баланы ятим калдырып, әнкәбез дә вафат булган..."

    Аларны, дүрт ятимне, үзләренең өч баласы өстенә абыйсы белән җингәсе тәрбиягә алган. Остазымның күңел нечкәлеге ятимлектән килсә, ныклыгы, эшкә уңганлыгы, яшим дип яшәве әтисеннән мирас булып калгандыр.

    - Мәктәптә укыганда ук җәйге айларда атлы эшләргә йөрдем, бригадада хисапчы, печән өстендә болынга ашарга илттем, Курья пристанендә ашлык ташуда да эшләдем, үгез җигеп, керәчин ташыган да булды. Сугыш чоры авырлыкларны безнең буынга өеп-өеп бирде",- дип искә ала ветеран. Аннары үсмер егетне Магнитогорскига ФЗО га җибәрәләр. Бер ел дигәндә аны ташлап кайта. Чөнки укырга, абыйлары кебек белгечлек алырга омтылышы зур була. Тупач, Калмия, Тулбай мәктәпләрендә балалар укыта. Казанга китеп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Яшь белгеч Хуҗамәт МТСында инженер-мелиоратор булып эшли. 1956 елда М.Вахитов Күзкәй урта мәктәбенә "авыл хуҗалыгы нигезләре" фәнен укытырга кайта.

    "Мәктәпкә кайткач, беренче эш итеп, трактор өйрәнү кабинетын булдырдык. IX сыйныф укучысы Нәҗип Минаев белән 4 миллиметрлы такталардан, берничә төн парталар ясадык. Аннан соң: ягулык аппараты, форсункалар һ.б. күргәзмә әсбаплар булдырдык. МТСтан гамәлдән чыгарылган чылбырлы СХТЗ-Нати, тәгәрмәчле У-2 тракторы, СК-4 комбайны, бер автомашина алып кайттым. "Ярыш" колхозы 50 гектар җир бүлеп бирде. Анда төрле культуралар үстердек.

    Ул елларда укучылар саны күп. 5-6шар параллель класс, һәрберсендә 30-40 укучы. Шунысы хәтердә - ир балалар эшкә ашкынып торалар, кызыксынучан иде. Мәктәптән киткәндә аттестат белән бергә III класслы тракторчы-машинист таныклыгы бирелде..."
    Бу юллар да Вахитов абыйның көндәлекләреннән алынды. Таләпчән, тынгысыз, эшенә ихлас бирелгән чын тәрбияче булган ул.
    Мөсәяп абыйның гаиләсе дә бик матур, тату һәм эшчән. Җәмәгате Әминә апа да укытучы. Гадәттә "коры" фән дип йөртсәләр дә, укучыларын математика белән "җенләндерә" белгән ул. Күпме укытучылар, икътисадчылар нәкъ менә аның фәне буенча һөнәр сайлаган. Мөсәяп абый белән бер-берсен олылап, "ярты" сүздән аңлап 56 ел гомер итәләр. Өч бала тәрбияләп үстерделәр, өчесе дә югары белем алды. Энҗе мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Ленинград урман хуҗалыгы академиясендә укыды. Илгизә белән Илгиз авыл хуҗалыгы институтын - берсе - икътисад, икенчесе механика факультетын тәмамлады. 7 оныкның да 6сы югары белем алган инде. Алма агачыннан ерак тәгәрәми диюләре дә хактыр.

    Вахитовлар, инде байтак яшьтә булсалар да, бик матур дөнья көтәләр: төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, гөлләре күз сөендереп утыра, умарта тоталар. Мул табынлы туган йорттан балалар, оныклар сукмагы өзелми.

    Остазым Мөсәяп аганы күркәм юбилее белән котлап, сәламәтлек, тигез тормыш телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: