Якты юл
  • Рус Тат
  • Сынаулы юл

    Әлфия Хафиз кызы Шәмсетдинова 1932 елда Минзәлә районы Колыш авылында дөньяга килә. Ятимлек ачысын сабый чагыннан татырга туры килә аңа – сигез яшендә әтисез кала. Әтисенең җәсәден алып чыгып китүләре бүген дә күз алдында. Озакламый Бөек Ватан сугышы башлана. Абыйсы фронтка китә, ике апасы кияүгә чыга. Әлфия әнисенең төп таянычы була. Газизә апа кызын үз үрнәгендә тәрбияли – һәр эшкә кулы ятып тора кызның. Әбисе, әнисе һәм Әлфия бер-берсенә терәк-таяныч булып яшиләр. Кыз 12-13 яшеннән өлкәннәр белән бергә колхоз эшенә йөри. Аннары 15 яшьлек яшүсмерне иптәш кызлары белән Удмуртиядәге Пилга урманына эшкә җибәрәләр. Анда чиләнә-чиләнә эшләп кайтуга Себергә урман кисәргә баручы кызлар исемлегенә теркәп куйганнар. Өскә кием-салым, аякка кияргә аяк киеме юк вакытлар. Нишләсен, капчыктан – халат, юкә мунчаласыннан чабата ясарга өйрәнә. Ниһаять, көтеп алган көн җитә – ярты ел эшләгәннәрне өйләренә кайтаралар. Авыр хезмәтләренә күрә алган акчаларына 12 кило шикәр, 9 такта чәй сатып ала. 

    Көтеп алган Җиңү көне җитә. Бик нык яраланып булса да, Ясәви абыйсы сугыштан кайта. Аның тәне яраланып беткән, үзе шыр сөяк. Фронтовик абыйсын аякка бастыру өчен Әлфия нык тырыша. 
    1956 елда Хөснетдингә кияүгә чыга. Биш балалары була. Матур гаилә булып яшәп ятканда, көтмәгәндә, кайгы килә – ике яшьлек кызлары Фәйрүзә буага төшеп үлә. Сабыен югалткан ананың халәтен кем аңлар?.. «Кайгымнан барган юлымнан адашкан чакларым да булды», – ди Әлфия апа. 
    Кайгырып, елап тормыш бармый. Гаилә башлыгы Хөснетдине бар ләбаса! Тик арка таянычын югалту ачысын да яшьли татырга туры килә Әлфия апага. Колхоз малларын көткән Хөсәенне 1971 елның җәендә яшен суга. Аңа бары тик 41 яшь була. Әзмәвердәй ирен җир куенына салганда ниләр кичергәнен дә Әлфия апа үзе генә белә. Тол хатынга дүрт баланы аякка бастырырга кирәк була. «Балаларга әти дә булу язган икән», – дип, кабат тормыш тәртәсенә җигелә. Инде кайгылардан бераз бушап торган арада хәл алыйм дисә... Аның өе су басу зонасына туры килә. Иске өйне тартып күчерү бик тә мәшәкатьле эш. Ярый әле туганы Зөфәр бу эштә ярдәм итә. Тәүфыйклы, эшчән өч улы үсеп кул арасына керә башлыйлар. Армия хезмәтен үтәп кайталар, гаилә коралар. Янында калган төпчек улы Казанда инженер-механик белгечлеге алып кайта. Шуннан соң Боерганның чибәр һәм уңган-булган кызы Гүзәлия белән тормыш корып җибәрәләр. Матур гаилә. Тик тагын кайгы җиле аларның капкасын кага – Разиф белән Гүзәлиянең уллары Нәфис беренче сыйныфка укырга керәсе елның җәендә суга батып үлә. Югалтулар, югалтулар... Әле алар моның белән дә бетмәгән икән. Әлфия апаның олы улы Хөпетдин фаҗигале үлем белән дөньядан китә. Бу олы хәсрәтләргә тагын берсе өстәлә – Разиф вафат була. Кемдер «Йөрәк яраларын вакыт дәвалый» дигән. Юктыр, яралардан кан саркып торадыр ул. 
    Әлфия апа бүгенге көндә килене тәрбиясендә. Боерган почта бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләүче Гүзәлия эштән кайтуга тизрәк каенанасы янына ашыга. Аяклары йөрми торган Әлфия апаның урыны түрдә, оныклары «Әбекәй!» дип өзелеп торалар. Әлфия апаның куанычлары – балалары, оныклары аны кадерләп яшиләр. 

    Флүзә СӘЛИМОВА, Боерган авылы.

    / Фото Флүзә Сәлимовадан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: