Якты юл
  • Рус Тат
  • Сугыш уты өткән буын 

    «Мин, Нәзилә Гайнетдин кызы, 1930 елның 20 апрелендә Минзәлә районы Күзкәй авылында крестьян гаиләсендә баш бала булып дөньяга килгәнмен. 11 яшем тулганчы бик бәхетле яшәдем. 3нче классны тәмамлавым 1941 елга туры килде. Иртәнге якта, коедан су алган чагым иде, кемнеңдер авыл урамы буенча: «Сугыш! Герман сугыш башлаган!» – дип атта чапканы хәтердә. Авылдашлар өйләреннән чыга, кемдер елый, кемдер сугышны каргый. Мәктәптә, өч көн рәттән аңлату эшләре алып бардылар. Аннан инде көн саен ир-атлар сугышка китә башлады. Әткәй, Гайнетдин Бәшәров, август аенда лобогрейка (уру җайланмасы) белән урак ура башлаган гына иде, энесе Әгъләметдин абый белән икесен дә фронтка җибәрделәр. Әткәй урынына лобогрейкада сеңелесе Наибә калды. Әткәйләрне башта Суслонгерда тоталар. Алты айдан соң фронтка алалар.

    Типсә-тимер өзәрлек ир-атлар сугышка киткәч, авылдагы бөтен авыр эш хатын-кызлар иңенә күчте. Бала-чага һәм яшүсмерләр алар белән беррәттән колхоз эшенә җигелде. 
    Үсмер балаларны укытучы Назима апа борчак йолкырга йөртте. Авыл читеннән Руша урманына кадәр үскән борчакны берәнтекләп йолкып, күбәгә өеп чыга идек. Әрем, билчән арасыннан башларыбыз да күренмәгәндер. Кайда гына эшләмәдек: яшелчә түтәлләрен дә утадык, кишер-чөгендер дә йолыктык.
    1942 елда больница артыннан Урыс авылына кадәрге басуда кок-сагыз чәчтеләр. Җиргә ябышкан, сөтле үләнгә охшаган сары чәчәкле үсемлек ул. Арасына бер чүп тә чыгарга тиеш түгел. Эшли алырдай һәр кешегә, шул исәптән, балаларга да бүлеп бирделәр. Башта чәчәген, аннан соң тамырын җыеп дәүләткә тапшырабыз. Самолет тәгәрмәчләре ясарга кирәк, дип әйтәләр иде әлеге үләнне. Моннан тыш, сабан ашлык басуындагы әрем-билчәнне йолку да безнең өстә иде. Шул ук елны Тулбай басуына киндер чәчтеләр. Аны йолкып, көлтә бәйлибез. Анда эшләгәндә тамак тук була иде, чөнки туйганчы орлык ашадык. Ләкин, нинди орлык кына булмасын, үзебез белән алып кайтырга ярамады. Тикшереп кенә торалар, тотылсаң – төрмә. Андый аяныч хәлгә төшкән гаиләләр дә булды. 
    Икенче елларда ныклап урак ура башладык. Без, үсмерләр дә, кәкре урак тотып басуга чыктык. Башак калдырсаң, кире чүпләтәләр. Көнлек норма балаларга –18 сутый, зурларга – 25. Фәүзия апа Хисмәтуллина һәр көнне үлчи, тикшерә.Нормаңны үтәсәң, 250 грамм он бирәләр. Шул оннан мәхрүм калмас өчен, Каташ, Сөрмәт буена кояш чыкканда китәбез, кояш баегач кына басу өстеннән чыгабыз. Кунып калган көннәр дә була иде. Салам астына, бер-беребезгә елышып, малайлар һәм кызлар тезелешеп ята идек (төннәрен салкынча бит). Көндез көлтә бәйләсәк, төнлә шуны суктырабыз. Молотилка басуда булды, көлтәләрне биреп торырга уңайлы иде. Безнең бригадада мин (Нәзилә), Салиха, Сания, Саҗидә, Рәзинә, Галия, Гайния, Рәйхана, Разия, Фәния, Хәнифә – бик дус, бер-беребезгә ярдәмчел булдык. Басудан кайтканда, өйдә бәрәңге пешерергә дип, үзебез зурлыгында коры чикләвек куагы күтәреп кайтабыз. Укудан туктаган көннән яңа уку елына кергәнче, һәр көнне эшкә йөрдек, соңга калу юк иде. Бригадир Мосавир абый кычкырмый гына: «Бәбкәм, бүген көлтә бәйләргә барабыз, төнгелеккә, ашарыңа чамалап бар», – ди. Ул бик таләпчән, аны тыңламый калучы юк. Әмир абый Яппаров таң беленгәнче икмәк суктыра. «Давай, давай, тизрәк, ахыр заман мәчеләре», дип шаяртырга ярата иде.
    1943-44 елларда көрәк тотардай үсмерләр, хатын-кызлар һәм картлар траншея казу, үр ясау эшләренә йөрде. Бу эш, ашлык һәм яшелчә басуларына мал-туар кермәсен өчен башкарылды. Аны һәр кешегә метрлап бүлеп бирделәр. Үзебезнең хуҗалык, бакча җирләренә вакыт та калмый иде, шуңа күрә төнлә эшләдек. Ул елларда читән-коймалар да череп кенә ауды яисә утынга ягылды. Бик авыр булды, ачлы-туклы булсак та, тырышып эшләдек, яшәдек.
    Беренче айлардан ук, халыкны һава һөҗүменнән саклау булгандыр инде, тәрәзәләрне төнгә каплый башладык, ут яндыру катгый тыелды. Төнлә «ночнойлар» (каравылчы) тикшереп йөри. Аз гына ут яктысы күрсә дә, тәрәзәгә суга, ачулана. Ә халык белән эшләү, сугыш хәбәрләрен халыкка җиткерү укытучылар җаваплылыгында иде.
    Ул елларда һәр хуҗалык салым түләде, хәрби заемга язылды. Бер сарык өчен – 25 литр сөт яисә 1 кило атланмай, сыеры булган кеше елына 250 литр сөт тапшырды. Колхозда эшләмәгән кешеләрнең җирен 24 сутыйга калдырып кисү очраклары булды. Төп ризык бәрәңге иде. Күпләрдә анысы да җитәрлек булмады. Язга чыккач кычыткан, юа, әрекмән, кукы, кузгалак һәм кәлҗемә (кар астында өшегән бәрәңге) ашадык.
    Сугышның беренче кышыннан ук хөкүмәт фронт өчен җылы кием-салым җыюны оештырды. Һәр хуҗалыкның нинди, ничә баш мал тотуына карап, наряд бирелде. Кимендә 4 пар бияләй яисә оекбаш бәйләргә кирәк. Исемдә, тагын өч бармаклы перчатка бәйләргә кушалар иде. 
    1942 елның көзендә Мәскәүдән эвакуцияләнгән гаиләләр кайтты. Безгә өч малайны керттеләр. Саша исемлесе, миннән 1-2 яшькә генә зуррак, бик начар киенгән һәм шешенке битле иде. Хәзер уйлыйм: ул бала ачлыктан һәм төннәрен елаудан шешенке булгандыр. Калган ике малай ябык-чандыр, әмма яхшы киенгән, хәтта яхшы аяк киеменнән. Берсе Витя, икенчесе Митя булып истә калган. Хәер, алар татарча аңламый, без русча белмибез, ничек итеп аралашканбыздыр – истә түгел. Шулай булса да, Саша әнкәй белән чыбык-чабык җыярга урманга баргалады, су китерергә булышты. Әнкәй, Сашаны жәлләп, әткәйнең яңа сатин күлмәгеннән аңа бер төндә чалбар тегеп биргән иде.
    Кичләрен, барыбыз бергәләп, тимер «буржуйка» янына утырып, чи бәрәңге телемен мичнең тимеренә ябыштырып кыздыра идек. Бәрәңге кызып мичкә ябыша, кызарып пешкәч кубып төшә, аннан икенче ягын шулай кыздырабыз. Күрше Сания апа өендә өч гарип хатын-кыз тордылар. Мин аларга коедан су алырга булыша идем. Эвакуация кешеләрен озак тотмадылар, атка утыртып, Минзәләгә озатулары хәтердә.
    Сугыш елларында, әнкәйгә булышыр өчен, (ул анда күп еллар санитарка булып эшләде, якын-тирә авыл балаларының кендек әбисе дә булды) авыл больницасында эшләдем. 1942 ел иде, ахры, больницага яралы солдатларны китерделәр. Кыска вакытта аларны савыктырырга кирәк иде. Мин алар өчен һәр көн сөт саудым (больница үз хуҗалыгында Зойка һәм Буренка исемле сыерлар тотты). Пешекчебез Зәкия апа солдатларны сөтле аш белән сыйлый иде. Врачларыбыз тиз арада аякка бастырды. Алар фронтка китте, дип сөйләгәннәре истә. Врачлар – тирән белемле, зур тәҗрибәле белгечләр, тирә-юньдә дә дәрәҗәле, зыялы кешеләр иде.
    Сугышлар бетәр, әткәйләр кайтыр, дөньялар рәтләнер, дигән зур өмет яшәде күңелдә. Тик безнең гаиләдән беркем дә сугыштан кайтмады: әткәй дә, аның энесе Әгъләметдин абый да (танкист иде), әнкәйнең энесе Абдрахман Сәгъдиев та сугыш кырларында ятып калды. Әткәй Ржев өчен барган канлы бәрелешләрдә хәбәрсез югалды. Абдрахман абый да кайтмады. 1944 елда «улыгыз сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнде, капитан званиесе бирелде» дигән кәгазь генә килде. 
    Иң авыр көннәр сугыш беткәч башланды дисәм, һич ялгыш булмас. Беренчедән, өзелеп көткән якыннарыбызны югалту хәсрәтеннән сыкрандык, икенчедән, әтиле һәм ятимнәргә аерылдык. Без, әтисезләргә, бигрәк тә нык булырга, ничек тә ач-ялангач булмаска, тормышны сүндермәс өчен эшләргә дә эшләргә кирәк булды.Ничек кенә кыен булмасын, сугыш елларында авыл халкы бер-берсенә ярдәмле булды. Чордашларыма гомерем буе рәхмәт укып яшәдем.» 

    Әнисенең истәлекләрен безгә кызы Нәсимә Гарипова язып җибәрде.

    Фото автордан алынды..

    Нәзилә Гайнетдин кызы 1951 елны Галиәхмәт Хаҗи улына кияүгә чыга, биш кыз үстерәләр. Бу матур пар, авылдашларын сокландырып, 49 ел бергә яши. Галиәхмәт ага сугыш ветераны иде, 24 ел «Ярыш» колхозын җитәкләде. Ул 2000 елда, Нәзилә апа 2019 елда вафат булдылар. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: