Якты юл
  • Рус Тат
  • Сугышта әйткән нәзерен тулысы белән үтәде

    1972 елның азагында, чатнама суык бер көндә «Баулы» совхозы директоры Нәҗип Зыятдиновны обкомның беренче секретаре Фикрәт Табеев үзенә чакырып ала. «Юньлегә түгелдер, я берәр шикаять бардыр, я аппарат эшенә күчерергә ниятлидер», - дип мең төрле сораулар белән Казанга чыгып китә. Беренче секретарь Нәҗипнең эшен даими күзәтеп тора, җае төшкән саен...

    Сүзне озакка сузмыйча, мәсьәләне кабыргасы белән куя:

    - Сине Нәҗип ага Чаллыга «Гигант» совхозына күчерергә булдык. Анда хәзер зур төзелеш. Синдәй көчле рухлы, яхшы оештыручы кирәк, - дип каршы әйтергә сүз калдырмыйча, кулын кысып озатып кала.

    «Баулы»га кайткач, хисап җыелышы була. Бик эшлекле, җанлы үтә. Күрсәткечләр һәр елдагыча әйбәт. Җыелыштагылар Нәҗипне җибәрмибез дип сүз куертсалар да, райком кешесе ил күләмендәге төзелешкә тәҗрибәле, утны-суны үткән, сыналган кадр кирәк дигәч, алар бераз тынычланып кала.

    Һәм менә 1973 елның язында «Гигант» җирендә очраштык Нәҗип ага белән. Ул Иске Гәрдәле бүлекчәсе белән танышып йөри иде. Чәчүгә санаулы көннәр калып бара. Бригадир зарлана: «Эшчеләребез заводка, төзелешкә китеп бара. Яңа Гәрдәле авылы да завод астында калды. Бригадада эшләрлек берничә кеше генә бар. Аптырашта».

    - Булган халыкны җыеп сөйләшик әле, - ди яңа директор.

    Иртәгесен хуҗалык үзәге Әҗмәкәйдә җыелыш уза. Эшләгәне дә, эшләмәгәне дә килгән. Кайберләре кызыксынып, яңа хуҗа нәрсә әйтер икән дип килгәннәр.

    - Йөгәнләп тотмыйбыз. Китәсе кеше китсен. Әмма соңыннан үкенерлек булмасын. Совхозыбызның киләчәге әйбәт. Менә дигән Яңа бистә салабыз. Бүгенге авырлык вакытлыча. Аны КамАЗ дирекциясе һәм шәһәр комитеты белән хәл итеп булыр. Чәчү, урак өстендә ярдәмләшү килешүе төзибез, - дип авылның ялгыз калмаячагы турында сөйли хуҗа. Хуҗалыкның яңа юнәлешләре белән таныштыра.

    - Болай бик матур сөйлисез. Әйткәннәрегез матур хыял булып калмасмы? Үзегез дә шәһәргә таба борылмассызмы? - дип шикләнүчеләр дә табыла.

    - Иптәшләр, мин фронтовик кеше. Сугышта кара кисәүгә әйләнгән авылларны, ач-ялангач ятим балаларны күрдем. Яраланып, госпиталь палатасында үлем белән көрәшеп ятканда әйткән нәзерем бар иде. Исән кайтсам, авыл халкына авыз тутырып икмәк ашатыр идем дигән сүземне аяк астына салыйммы?

    Шөкер, кайда эшләсә дә Нәҗип сугышта әйткән вәгъдәсенә хилафлык китермәде. Әлеге җыелышта да авыл халкы белән бергә басуларны шау игенгә күмәргә сүз куешты. Иң элек чәчүлек җирләрен төзелеш техникасы белән теләсә ничек йөреп бозучыларны җавапка тартты, җиргә карашны үзгәртте. Хуҗалыкның байтак җирен шәһәр һәм завод төзелешенә алдылар. Уңдырышлы катламын бульдозерлар белән кырдырып, тау-тау курганнар ясадылар. Нәҗип Зыятдинов аларны күргән саен борчылып йөрде. Нигә кара туфрак файдасыз ята? Кайсыдыр бер җитәкче үзара сөйләшкәндә сер итеп: «Курганнарны Германиягә сатачаклар икән», - диде. Бу сүз Нәҗип аганы сискәндереп җибәрде.

    «Ничек инде сугышта никадәр корбаннар биреп, җиребезне саклап калыйк та, аның иң майлы калҗасын Германиягә сатып җибәрик. Әхлаксызлык бит бу».

    Шул турыда уйлап, Нәҗип ага Иске Гардәле янындагы кара туфрак курган - урнашкан җирне, бик бәхәсләшә торгач, туфрагын басуларына кертү шарты белән завод төзелешенә бирә. Шул рәвешчә 400 гектардан артык җирнең уңдырышлы катламын яхшырттык дип шатланып сөйләгәне хәтердә. Ашлаган җирнең, халык әйтмешли, аш бирүен яхшы белә иде ул. Яз җитте исә хуҗалык вәкилләре Тольятти ашлама заводыннан кайтып кермәделәр. Ашламага кытлык заманда «Гигант»ка машина-машина ашлама кайтып торды. Чәчкәндә дә, игенне тукландырганда да ашламага кытлык булмады.

    Шунысы мөһим: ашлама кертеп тә елы коры килсә, һавага карап, кайчан явар икән дип ялварып, яңгыр көткән көннәр артта калды. Нәҗип Зыятдинов бөтен мәйданнарын сугарып үстерүгә көйләде. Кайсы басуына барып чыксаң да, кояшлы көндә салават күперләре уйнатып агрегатлар су сибә иде. Үзе әйтмешли, 24 «Фрегат», 7 «Волжанка», 2 «Днепр» үсемлекләрне шифалы тамчылары белән, кем әйтмешли, колагыннан тартып үстерде.

    Үз максатына ирешү өчен зур тырышлык куйды Нәҗип ага. СССР министрларының да, республика җитәкчеләренең дә ишекләренә ачкыч таба белде. Мәсьәләне тирәнтен аңлатып, дәлилләп сөйләшә иде. КамАЗ яны зонасы төзелешенә торбалары да, материаллары да табылды. Һәрхәлдә тоткарлыкларга юл куелмый иде. Менә шулай эшне үз вакытында, төгәл итеп оештыргач, гектар көче елдан-ел ныгыды, 50-60 центнер һәм аннан да күбрәк уңыш алу гадәти хәлгә әверелде.

    Бистә буш урында, урман итәгендә төзелә башлагач, Нәҗип Зыятдинов төзелеш барышы белән даими кызыксынып торды. «Камгэсэнергострой» идарәсе башлыгы Евгений Никонорович Батенчук уздыра торган планеркалардан калмый. Заказчы буларак үзенең эшлекле тәкъдимнәре белән чыгышлар ясый. Чөнки Яңа бистә зур төзелеш мәйданына әйләнә. Торак йортлардан тыш, 2 мең баш сыер асрый торган комплекс, сенаж корылмалары, техника паркы, ашлык складлары, мәдәният-мәгариф биналары салына. Кайбер биналарны төзү барышында Нәҗип ага әһәмиятле төзәтмәләрен дә кертә. Аның тәкъдиме белән мәдәният сараена янкорма итеп спорт залы төзелә. Ул яшьләрнең яратып йөри торган урынына әверелә. Нәҗип ага бистәне яшелләндерүдә, агачлар утыртуда үзе башлап йөрде. Хәзер бистә урамнары яшеллеккә күмелеп утыра.

    30 елдан артык гомерен «Гигант» совхозын үстерүгә, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга багышлаган, Социалистик Хезмәт Герое, күренекле авыл хуҗалыгы җитәкчесе Нәҗип Зыятдин улы Зыятдинов истәлегенә бәйле урыннар күп монда. Менә аның исемен йөртүче урам, әнә ул яшәгән мансардалы таш йорт. Конторадан ерак түгел, юлның уң ягында, Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл. Аны Бөек Җиңүнең 40 еллыгына Нәҗип Зыятдинов үзе башлап йөреп ачтырган иде. Һәр бина, һәр корылма тынгысыз җитәкченең кайнар эзләрен саклый. Үзе эшләгән дирекциянең бер бүлмәсендә Геройга багышланган почмак булдырылган, мәктәптә истәлек кичәләре үткәрелә. Туган ягы Әлмәттә хезмәт каһарманнары галереясендә аның бюсты бар. Һәйкәле янында - һәрвакыт чәчәкләр. Халык үзенең батыр улын зурлый, аның үрнәгендә яшьләрне тәрбияли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: