Якты юл
  • Рус Тат
  • Рәсим Шәйхаттаров:  «Мин йөгерәм, минем арттан башкалар йөгерә...» 

    Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә. Кемгәдер Аллаһы Тәгалә күпләп акыл-талант, кемгәдер искиткеч кыяфәт, кемгәдер ул мулдан лидерлык сыйфатларын бирә. Шушы сыйфатларның берьюлы барысын да үзендә туплаган кешеләр дә бар. Районыбызда танылган шәхес, «Ярыш» җаваплылыгы чикле җәмгыяте җитәкчесе Рәсим Мансур улы Шәйхаттаров шундыйлардан. Дистә еллар инде аның һәр көне иртә таңнан аягына итек киеп, басу-кырларны әйләнеп кайтудан башлана. Шундый олы хуҗалык белән җитәкчелек иткәч, әлбәттә инде, син башкалардан алдарак йөрергә, барысын да белеп, үз күзләрең белән күреп торырга тиеш, ди ул. Эшне оештыра белү, кешеләр күңеленә юл табу – шулдыр ул лидер кешенең мөһим сыйфатлары. Юкка гына аның турында яратып, Җир улы ул, димиләр.

    Күңелдә якты хатирә калдырган балачак

    Рәсим Шәйхаттаров 1960 елның карлы-буранлы гыйнвар аенда Яңа Байлар авылында дөньяга килә. Мансур ага йортында ике кыз һәм баһадирдай өч ул үсә. Кечкенәдән үк хуҗалык эшләрендә сыналып, өлкәннәрне хөрмәт итеп үсәләр алар. Әти-әнинең нәсихәте үтемле булгандыр – уллары бәхет эзләп читкә чыгып китмиләр. Укып, белгечлек алганнан соң туган авылларында тамыр җибәрәләр. Башкача мөмкин дә түгел, туган җиргә мәхәббәт каннарына сеңгән. Мансур ага үзе дә гомере буе бригадир булып эшләгән. «Урамда малайлар белән уйнаганда мин дә бригадир булырга ярата идем», – дип искә ала Рәсим Мансур улы. 

    Тормыш юлы җаваплы хезмәттән башлана

    Күзкәй урта мәктәбен тәмамлауга ул абыйсы киңәшен тотып, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Укып кайткан яшь егетне күрше Вахитов исемендәге колхозга бригадир ярдәмчесе итеп билгелиләр. Анда бер атна гына эшләп кала – хәрби хезмәткә алалар. Армиядән соң яшь белгеч туган авылында төпләнеп калу тәкъдименә шатланып риза була. Аны «Ярыш» колхозының азык әзерләү цехы башлыгы итеп куялар. Тырышлыгын күреп, бераздан зур комплеслы бригадага бригадир итеп билгелиләр. Кешеләр белән уртак тел табуын бәяләп, соңрак аны авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Рәсим Мансур улы әлеге вазыйфаны да намус белән башкара, авыл халкының ышанычын яулый. Ә 1993 елда район җитәкчелеге аны «Чәчкәле» колхозына хуҗалык рәисе итеп билгели. 33 яшьлек Рәсим Шәйхаттаров җиң сызганып эшкә керешә. «Иң беренчеләрдән булып язгы чәчүне, иң беренче булып урып-җыюны мин бетерә идем», – ди Рәсим Мансур улы. Ул җитәкчелек иткән елларда, чынннан да, «Чәчкәле» хуҗалыгы тормышында зур күләмле эшләр башкарыла. «Биредә эшләү дәверендә мин шул кадәр авыл халкына, ә алар миңа ияләште. Киткәндә елашып аерылыштык», – дип искә ала җитәкче. 

    Үзгәрешләр чорында «Ярыш»ны саклап калды

    2000 еллар башында илдә сәяси, икътисадый үзгәрешләр башланды. Авыл хуҗалыгына да нык кагылды ул. Моңарчы гөрләп торган колхозлар әкренләп таркала, бер-бер артлы инвесторлар кулына күчә башлады. «Ярыш»ны да хәйран какшата ул икътисадый тотрыксызлык. Район җитәкчелегенең күзе Рәсим Шәйхаттаровка төшә. 2002 елның 12 апрелендә аны кыстый-кыстый яңадан яңача корылган «Ярыш» предприятиесенә кайтаралар. Үз авылыңда эшләү җаваплырак та. Туган авылын матур итү, халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру нияте белән, ул кабат җиң сызганып яңа эшкә алына. «Әйтергә генә ансат: басуларда җыелмаган салам калган, аны тиз генә яндырып, бодай чәчтек. Фермаларны кырып-чистартып чыктык, аларга да керерлек түгел иде», – ди Рәсим Мансур улы. Тәртип урнаштырырга тотынган авылдашына халык та ышана. Инвесторлар авыл җирләрен яулап барган чорда Рәсим Шәйхаттаров халыкны да үзе артыннан ияртеп, «Ярыш» ны тулысы белән саклап кала. 
    «Мин йөгерәм, минем арттан башкалар йөгерә», – ди ул. Ындыр табагы, терлек абзарларына, ашханәгә капиталь ремонт үткәрелә, терлек биналары бетон юл белән тоташа, орлык чистарту комплексы, күп төрле яңа техника сатып алына. 1500 баш терлекне асрауда заманча ысуллар кулланыла башлый. Хезмәтне җиңеләйтү максатыннан техникалар сатып алу үзе бер зур эш, зур яңалык була. Әйтик, 2011 елда лизинг программасы буенча 20 миллион сумлык техника сатып алалар. Хәзер хуҗалыкта 3300 гектар җир исәпләнә, 15ләп трактор, 4 комбайннары, 1 урып-җыю комплексы бар. Әле быел да хуҗалык шундый бер комплекс алуны планлаштыра. Уңайлы техникасы, җиһазы булса, аңа утырып эшләүчесе дә табылыр, дип өметләнәләр.

    Авылны тугры хезмәткәрләр тота

    Кадрлар кытлыгы – хуҗалыкта иң кискен сорауларның берсе. Бүгенге көндә биредә авыл халкы белән беррәттән читтән кайтып эшләүчеләр дә хезмәт куя. Авылларның шәһәргә якын урнашуы да үзенекен итә. Күпчелек шунда эшкә омтыла. «Бөтен кадрларымны да хөрмәтләп тотам, эшләгәненә күрә хезмәт хакы да алалар, берсен дә үпкәләткән юк. Кызыгып шәһәргә эшкә дип китеп караучылар да булгалый. Тик андыйлар читтә озак тормый, барыбер үзебезгә әйләнеп кайта», – ди җитәкче. Эшләмәслек түгел бит. Фермаларда күпчелек эш автоматлаштырылган, хезмәт хакын вакытында түлиләр, премиясе дә каралган. «Ярыш» хуҗалыгында фидакарь хезмәтләре хөкүмәт дәрәҗәсендә лаеклы бәяләнгән эшчеләр шактый. Мәсәлән, Гөлүсә Бәйрәмова, Айрат Сираев, Рәфис Хаматов шундыйлардан. Андый хезмәткәрләре турында Рәсим Мансур улы аеруча бер горурлык белән сөйли. Менә шундый тугры хезмәткәрләр тота авылны, дип ассызыклый. 
    «Халык ышанычын югалтмау мөһим. Халык ул алдаганны, икейөзлелекне яратмый. Без ел саен авыл кешесенә чип-чиста коп-коры бодай бирәбез. Авыр вакытлар булды – бер елда гына бирми калдык, шуннан кала бер дә бирмичә калганыбыз юк, Аллага шөкер бурычыбызны үтәп барабыз. Без иске буын вәкилләре, шуңа да безгә халык фикере, карашы мөһим», – дип сүзен дәвам итте җитәкче. 

    Аларга район башлыгы зур өметләр баглый

    Яше барса да, Рәсим Мансур улы һәрвакыт яңалыкка омтылып яши. Узган ел «Ярыш»та заманча терлекчелек комплексы сафка басты. Шундый кыйммәтле проектка алынырга йөрәкләре җитте. Бу да заман белән бергә атларга тырышуның мисалы бит. Рәсим Мансур улы мондый зур эшкә алынуына район башлыгы Фаил Камаевның йогынтысы зур булуын яшерми. Авыл хуҗалыгын биш бармагыдай белгән район җитәкчесе аларны чит илләргә, өлкәләргә, Мәскәүдәге ВДНХ күргәзмәләренә дә алып чыкты. Андый командировкалардан соң йөрәк җилкенеп, кызыгып кайтасың. Моны бит без дә булдыра алабыз дигән уй кереп утыра
    Район башлыгы зур өметләр баглаган хуҗалыклар берничә. «Гигант», «Сәйдәш» шундыйлардан. Һәм ни гаҗәп, «Гигант», «Сәйдәш», «Ярыш» хуҗалыклары җитәкчеләре дә бер-берсен тулыландырып, бөтен кешене дә сокландырып дус-тату итеп эшлиләр. Аларны хәтта еш кына «искиткеч өчлек» дип тә йөртәләр. Өчесе дә алдынгы карашлы, берсе икенчесенең фикерен күз карашыннан аңлый торган зирәк җитәкчеләр. Ярдәмләшеп яшәү, эшләр барышы белән даими кызыксынып, хәл сорашып, көненә 5-6 тапкыр шалтыратып алу алар өчен матур гадәткә әйләнгән. «Гигант» предприятиесен җитәкләүче Риф Хәниф улы Имамов арада иң акыллысы, тәҗрибәлесе. Аңа барлык мәсьәләләрдә дә таянырга була. Ә менә «Сәйдәш» хуҗалыгы җитәкчесе Марат Тәлгат улы Сафин үзе дә, аның тормыш иптәше дә Рәсим Мансур улының хатынының укучылары икән. Иң мөһиме, Җир-Анага булган мәхәббәт, уртак максатлар аларны дус иткән. «Марат Тәлгатовичта булган эшне оештыру, алып бару сәләте сокландыра. Ул яшьләрчә тәвәккәл. Үзең белән бер үк юлдан атлап баручы шундый талантлы җитәкчеләрдән бер дә калышасы килми», – ди Рәсим Мансур улы.

    «Әти кайтмыйча аш өстәленә утырмый идек»

    Гаҗәеп тыйнак кеше, диләр авылдашлары Рәсим Шәйхаттаров турында. Туган җиренә тугры хезмәте белән ул аларның күңелен яулады. 2001 нче елда бер-бер артлы бакыйлыкка күчкән әти-әнисе дә улларының уңышларын күреп, һичшиксез, сөенерләр иде. «Безнең әни бура бурый, гектарлаган борчак чаба иде. Әти авторитет – бригадир. Ул безне эштән курыкмаска, бер-беребез белән дус-тату яшәргә өйрәтте. Әни дә дөрес тәрбия биргән. Без беркайчан да әти кайтмыйча аш өстәленә утырмый идек. Әти кайтып утыргач кына, табын артына җыелыша идек», дип балачагын сагынып искә төшерә ул. Кызганыч, кече энеләре Ринат авырып, бик яшьли үлеп китте. Бик авыр кичерделәр бу кайгыны. Бертуганнары исән булмаса да, төп нигезне бүгенге көндә аның тугрылыклы гаиләсе саклап яши. «Шөкер, әти-әни йортында тәрәзәләрдә утлар яна. Алар исән чактагы кебек кайтабыз, сагынып кайтабыз. Нигезне саклап яшәүче киленебезгә зур рәхмәт», – ди Рәсим Мансур улы. Әле күптән түгел генә энесе Ринатның улы Динар хуҗалыкка эшкә кайтты. Рәсим Мансур улы егеттә үзләренә хас тырышлык сыйфатларын сизеп сөенә, эшкә мәхәббәт, кешеләргә лаеклы хезмәт итү төшенчәләрен дә үзләштерәчәк әле ул.

    Ул үзен бәхетле кеше ди

    Тормышта ул үзен бәхетле кеше дип саный. Тырышып, күңелен биреп куйган хезмәте, гаиләсе, балалары, җан атып торучы туганнары, якын дуслары бар. Тормыш иптәше – укытучы кыз Җәүһәрия белән алар 1982 елда матур гаилә корып җибәрделәр. Гаиләдә ике бала – уллары Алмаз белән кызлары Чулпан үсте. «Балаларның үскәнен күрмәдем дә мин, эштән кайтып кермәдем. Җәүһәриягә рәхмәт, үзе йөгерә-йөгерә берсен бакчага илтә, икенчесен мәктәпкә озата иде. Акыллы, төпле булып үсте балаларыбыз, ышанычлы белгечлек алдылар, матур гаилә кордылар, хәзер оныкларыбыз – олы куанычларыбызга сөенеп туя алмыйбыз», – ди Рәсим Мансур улы гаиләсе турында. Билгеле инде, кендек каны тамган туган җиренә ихлас хезмәт иткән әти үрнәге дә зур роль уйнагандыр балаларының дөньяга карашы формалашуга. Улының нинди булдыклы, изге йөрәкле кеше булуы турында аталарча горурланып әйтте ул. Шушы гомер яшәп, бер тапкыр да авыл халкыннан балалары турында яман сүз ишеткәне булмады. Шуңа күрә дә аның йөзе якты, күңеле тыныч.
    Әлбәттә, сүз арасында юбилярның ничек ял итүе белән дә кызыксындык. Рәсим Мансур улы бик теләп үзенең хоббие белән уртаклашты. Ул сирәк кенә булса да, дуслары белән ауга чыгарга, балыкка барырга ярата икән. Эш эш белән, тынгысыз хезмәт арасында ялы да кирәк. Уй-фикерләрне тәртипкә салып, мәшәкатьләрдән бераз арыну өчен.

    Хыялсыз кеше юктыр ул

    60 яшь әле ул – ир-ат өчен акыл туплаган чор, тормышның тәмен белеп, балаларның рәхәтен күреп, оныкларның назын татып яңадан яши башлаган вакыт. Ә эш белән бәйле планнарның иге-чиге юк. Сәламәт булсаң, башка бары тик якты уйлар гына килә. Эшләр өчен сәламәтлек кирәк дигән фикердә җитәкче. Халыкны сөтле, икмәкле итү, яшәү өчен тагын да уңайрак шартлар тудыру хыялга караганда күбрәк алга куйган төп максат булып тора аның өчен. «Күзкәй» җирлеге бүген районда гына түгел, республика күләмендә дә үрнәк булырлык төзек, ямьле авыл. Халыкның яшәү шартлары елдан-ел яхшыруга таба. Бу әле чик түгел. Рәсим Мансур улы – редакциябезнең якын дусты. Ике арадагы шушы күпер беркайчан да өзелмәсен, нык булсын иде. Әле 60та гына түгел, 70тә дә, 80дә дә хыяллар, максатлар белән янып яшәргә язсын. Без Рәсим Мансур улына ныклы сәламәтлек, башкарган эшләренең бары тик татлы җимешләрен генә татып яшәвен, гаилә бәхете, тигезлек белән, балалар, оныклар игелеген күреп яшәвен телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: