Якты юл
  • Рус Тат
  • Рәхмәт әйтер идем әткәйгә!

    Газиз әтием Солтан Фәйзелхак улы Хуҗин белән туган авылыбыз Теләнче Тамакның тау итәкләрендә күп мәртәбәләр печән чаптык. Әле дә сугыштан исән калган бердәнбер кулы белән бездән дә уздырып чалгы, пычкы тартканы, утын ярганы күз алдында тора.

    Әй, үзәгем өзелә дә иде инде әтиемнең изаланганын күреп. Тешләрен кысып, чалгыны киң күкрәгенә кысып печән чапканнан соң, рәхәтләнеп шул печәндә ауный идек, мине дә йөрәге чыгардай булып типкән җылы, кайнар күкрәгенә кыса торган иде ул. Әтиемнең сул кулын сугышта югалтып кайтканлыгын үсә төшкәч кенә белдем һәм, мондый гаделсезлек белән гомер буе килешә алмадым. Ачык, киң күңелле әтием гармун моңын ишетсә, таңга кадәр тыңлап утырыр, күп вакыт гармунчыларны кунакка алып кайтып, сагыш-моң баскан күңелен дәртле, тальян моңы тыңлап юата торган иде. Ир кеше булса да нечкә, йомшак күңелле иде әткәй. Тыйнаклыгы, кешелеклелеге белән аерылып торды, беркайчан да тавышын күтәреп эндәшмәде. Авыл хуҗалыгында гомер буе баш хисапчы булып эшләү дәверендә аның эшенә тел-теш тидерүче булмады, чөнки бик тә гадел, үз эшенә мөкиббән киткән, максатчан кеше иде ул. Җиңү көне аның өчен иң зур бәйрәм булды. Һәйкәл янына киеп бара торган костюмында орден-медальләр чыңлап торды. Матур гына яшәп ятканда, кинәт 1983 елның 29 мартында 67 яшендә вафат булды әткәй. 25 яшендә сугышка китеп, сугышның ахыргы көненә кадәр утлар кичкән әтиебез каһәрләнгән яшьлеге турында сөйләргә яратмады. Ә без энем Ринат белән, аны үчекләгәндәй, гел сугышлы уйный торган идек. Хәзер генә аңлыйм, уены түгел, уйлавы да куркыныч икән бу афәтне. Әниебез Зәкиядә нинди сабырлыклар булгандыр, белмим. Ул безнең арабызда, олы терәгебез, киңәшчебез булып 86 яшькә кадәр яшәсә дә тормыш яменнән туеп китмәде. Аның белән бергә, күңел түрендә, якты уй-хатирәләрендә әти дә яшәде. Бүген дә һәр гамәлебезне тикшереп, дөрес юл күрсәтеп торучы изге фәрештәбез кебек ул. Нинди булса да хәвеф-хәтәр якынайса, безне алдан кисәтә, киңәш бирә, дөрес юл күрсәтә.

    Әтием! Яшьлегеңне урлаган, көрәк кебек тырыш, уңган, алтын кулыңны алып калган сугышка бер генә дә рәнҗемәдең. Балаларыма тыныч тормыш бүләк иттек, дип куануыңны элегрәк аңламасам да, бүген, исән булсаң, сиңа ирләрчә кул кысып рәхмәт әйткән булыр идем, әткәй. Мин үзем дә, бүген, балаларым бәхете өчен җанымны бирергә дә әзер. Шөкер, нәсел җебе өзелми, оныкчыкларың туа. Еллар үтәр, алар да Солтан бабаларының батырлыгы белән горурланыр, синең эшеңне дәвам итәр. Күңелдә җыелган бөтен сүзләрне әйтеп бетерү мөмкин түгел. Исән булсаң, сиңа 23 декабрьдә 95 яшь тулган булыр иде. Ни кызганыч, җылы котлау урынына сиңа сагыну-юксыну хаты язабыз. Тыныч йокла, әткәй!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: