Якты юл
  • Рус Тат
  • Резеда Сафина:  Таянырдай кешеләр булу бик кыйммәт

    Авылның хуҗабикәсе. Авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче хатын-кызлар турында шулай диясе килә. Җирлектәге көндәлек тормышны көйләп алып баручы ханымнар бит алар. Аларга бу җиңел биреләме? Каян көч алып эшлиләр? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү теләге белән без Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинага берничә сорау бирдек. 

    – Резеда Хәсиятовна, вазифаи бурычларыгызны күздән кичереп, төп эшегез нидән гыйбарәт икәнне билгеләп караганыгыз бармы? 
    – Авыл җирлеге башлыгы – авыл кешесенең мәнфәгать-ләрен кайгыртып, һәр мәсьәлә-нең чишелешен табучы, авыл җирлегенең чын хуҗасы. Дөресен әйткәндә, хуҗабикә генә түгел, остабикә дә булырга туры килгәли. 

    – Шушы җаваплы эшкә алыну куркытмадымы?
    – Тумышым белән мин Чирмешән районының Утыз Имәни (Яңа Кади) авылыннан. Иске Абдулга 1992 елда килен булып төштем. 1993 елда, авыл хуҗалыгы институтын тәмалап, бухгалтерлык хисабы белгечлеге алдым, шул ук елны без ирем Илсур һәм нәни кызчыгыбыз белән бирегә кайтып яши башладык. Белгечлегем буенча эш табылмагач, балалар бакчасында, аннары почта бүлекчәсендә эшләргә туры килде. Ул вакыттагы «Алга» колхозында экономист, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта баш икътисадчы, мәктәптә директор булдым. Көннәрдән бер көнне шушы эшне тәкъдим иттеләр. Башта югалып калгандай булдым, бер меңгә якын кеше, алты авыл бит. Проблемаларын да беләм. Беренче ел чыдамлыкка сынау кебек узды. Хәзер инде еллар үзләре миңа эшләгән кебек, сизелмичә дә үтеп китәләр. 
    2011 елдан шушы җирлекнең башлыгы булып эшлим. Җирлегебезгә Иске Абдул, Мерәс, Торнаташ, Иректаң, Артамоновка, Левашово авыллары керә. Хәл итәсе проблемалар бар, билгеле. Әйтик, бишәр кеше генә яши торган ике кечкенә авылга газ үтмәгән, Торнаташта су юк. Ә Иске Абдул 2014 елда «Чиста су» программасы буенча сулы булды. Хәзер, шөкер, шәһәрчә яшибез. 

    – Эшегездә кемнәргә таянасыз? 
    – Җирлегебездә Сәйдәшев исемендәге көчле хуҗалык булганга бик сөенәм. Марат Сафин җитәкчелегендәге алдынгы предприятие ул зур терәк. Мәктәп, мәдәният йорты, музей, балалар бакчасы коллективлары белән тыгыз элемтәдә яшибез. Үземнең урынбасарым Гүзәл, машина йөртүчем Илдар һәрвакыт кул астымда. Гомумән, таянырдай җитәкчеләр, белгечләр булу минем өчен бик кыйммәт һәм мин аларга бик рәхмәтле. 

    – Җирлек башлыгын авыл халкы белән район хакимияте арасында арадашчы дияргә була. Сезгә ике якны да тигез күрергә кирәктер, бу авырмы? 
    – Авыл кешеләре белән дә, җитәкчеләр белән дә бердәй гадел, тигез мөнәсәбәттә торып эшлибез. Авыр дип әйтә алмыйм. Җитәкчеләр дә шул ук халык өчен җан атып, көнкүрешебез уңайлы, тормышыбыз матур булсын өчен тырыша бит. Моны авыл кешеләре дә аңлый дип беләм.

    – Район күләмендәге чараларга җыелганда игътибар иткәнем бар: сез, хатын-кыз авыл җирлеге башлыклары, бер төркем булып, гәпләшеп, уен-көлкеле, төртмә сүзләр белән күңелле итеп аралашасыз. Бик бердәм, тату коллектив кебек күренәсез. Бу чынлап та шулайдыр, әйеме?
    – Әйе, без һәрвакытта бер-беребезгә карата бик әйбәт мөгамәләдә. Тәҗрибә алмашып, ярдәмләшеп эшлибез. 

    – Фәкать үзегезгә генә хас һәм Сезгә генә билгеле эш алымнарыгыз бармы? 
    – Кайбер очракларда башка җирлек башлыкларыныкыннан аерылырга да мөмкин, чөнки шәһәргә якын авылларның проблемалары безнекеннән үзгәрәк.

    – Кешеләрнең ышанычын яулау җиңел түгел, ә югалту бик ансат. Сезнең өчен халык ышанычы ни дәрәҗәдә кыйммәт? 
    – Кешеләр ышанычы, әлбәттә, бик кадерле, аны бер дә югалтасы килми. Үзем шушы җирлектә яшәүчеләргә ышанам, аларның барысын да танып беләм. Миңа почтада эшләвем ярдәм иттте. Ул чорда вакытлы матбугатка язылу көчле иде бит, танышлык шуннан ук килә. Үз туган авылында дустын, туганын санга сукмаган кешеләр була, мин бирегә килен булып килсәм дә, бар кешене беләм. Җирлегебез тыныч, шөкер, аңлашып яшибез. Ә инде дәгъва белдерүчеләр булса, дөрес итеп кабул итәргә кирәк дип саныйм. 

    – Сезгә кагылмаган хәлләр була, мисал өчен, ике күрше сүзгә килә, ди. Андый вакытларда читтә калу мөмкиндер бит? 
    – Бер генә вакыйга яки хәбәр дә авыл җирлеге башлыгын урап үтми. Кибеттә чит кеше, урамда ят эт күренә калса да, шуны рәсемгә төшереп, «Син моны беләсеңме?» дигән хәбәрне иң беренче җирлек башлыгына юллыйлар. Хуҗа икәнсең, читтә калырга ярамый.

    – Хатын-кызга җитәкче булу җиңел бирелә дип әйтергә ярыймы?
    – Җиңел дип әйтә алмыйм. Ирләр кырысрак та, тәвәккәлрәк тә була белә, ә хатын-кыз табигате барыбер йомшак, хискә бирелүчән бит, ә бу кайвакыт комачаулый.

    – Хатын-кызга үз тормышыннан канәгать булу өчен ниләр кирәк, Сезнеңчә?
    – Беренче чратта, гаилә бәхете. Ирем Илсур, әниебез Бәһиҗә, балаларым – минем тормыштагы иң кадерле кешеләрем. Мин алар янәшәсендә бик бәхетле. Яшәү көчен дә алардан алам. 

    – Резеда Хәсиятовна, бәйрәм алдыннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?
    – Туганнарыбыз, якыннарыбыз сау-сәламәт, эшләребез уң, барыр юлларыбыз сикәл-тәсез булсын. Үзебез сабыр булыйк. Җитәкчеләребез-нең дә, авыл кешеләренең дә хәерхаһлы мөгамәләсен тоеп эшләргә язсын. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: