Якты юл
  • Рус Тат
  • Рәхмәт яусын сиңа, шәфкать туташы

    Моннан 43 ел элек сайлаган шәфкать туташы һөнәренә, яраткан эшенә бер генә тапкыр да хыянәт итмәгән ул. Шушы дәвердә аның шифалы куллары аша күпме авырулар узган, күпме кешегә сихәтлек биреп тормышка кайтарган! Бу кояшлы август көннәрендә үзәк район дәваханәсенең иң тәҗрибәле, иң абруйлы шәфкать туташы Флера Гыйльми кызы Гыйниятуллинага 60...

    "Рәхмәт-теләкләребезнең иң олысы сиңа, Флера!" Район дәваханәсенең хирургия бүлегендә ятучы авыруларның һәркайсы шушы иң кирәкле сүзләрне тәҗрибәле белгеч буларак кына түгел, ягымлылыгы, йомшак мөгамәләсе, сабыр холкы белән күңелләрен яулаган шәфкать туташы Флера Гыйльми кызына җиткерәселәре килде. "Матур итеп языгыз, чөнки ул үзе бөтен яктан матур кеше. Олы йөрәгенә сызлануыбызны да, борчылу-хафалануыбызны да сыйдыра, тыңлый һәм аңлый белә торган чын шәфкать алиһәсе ул безнең Флерабыз. Сменасын сәгатьләрне санап көтеп алабыз: куллары шифалы аның, уколларны, венадан кан алуларын сизмисең дә. Система куямы, башка дәвалау чарасымы - һәр процедураны үтә дә пөхтәлек, төгәллек белән, иң мөһиме, яратып башкара. Чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы. Алай гына да түгел, тән яраңны дәвалау белән бергә ул синең өмете сынып барган күңелеңне дә сихәтләндерә. Инандырырлык дәлилләрен, акыллы киңәшләрен тыңлаганнан соң, тәмам тынычланып, терелүеңә ышанып чыгасың. Һәр авыруның сәламәтлеге өчен җан атып, ничек тә ярдәм итәргә әзер торучы шундый шәфкать туташлары күбрәк булсын иде," - диделәр. Берничә ел рәттән шушы бүлектә аякларын дәвалаучы 75 яшьлек хезмәт ветераны, озак еллар "Гигант" хуҗалыгында савымчы булып эшләгән Рәйханә апа Гәрәйшина да кабат-кабат рәхмәтләрен җиткерде. Салкын фермаларда көне буе резин итек киеп йөреп, буыннары "беткәнен", аяклары сызлаудан шушында килеп кенә дәва табуын, бигрәк тә "Флүрәнең уколлары" сихәтлек бирүен сөйләде.

    Дәваханәбезнең алтын фондындагы шәфкать туташы ул

    Әйе, юкка гына авыруларны катлаулы операцияләргә әзерләүне, операциядән соңгы тернәкләндерү процедураларын, яраларны бәйләүне ышанып тапшырмыйлар Флера Гыйльми кызына. 19 ел инде хирургия бүлегенең иң тәҗрибәле, алыштыргысыз шәфкать туташы ул. Ул бәйләгән яраларның тизрәк төзәлүе дә бүлектә дәваланучы авырулар өчен яңалык түгел. Ихлас ышаналар, хөрмәт итәләр, яраталар аны биредә. Шуңа күрә бу көннәрдә күпләр "ул китсә, нишләрбез, бүлекнең тоткасы, яме бит ул," - дигән сорау-үтенечне җитәкчелеккә юллыйлар.

    Дәваханәнең баш табибы Галим Габбас улы Сабирҗановның бу нәүбәттән фикере-теләге бер: "Флера Гыйльмиевна кебек югары квалификацияле, тәҗрибәле, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән шәфкать туташлары шәһәрдә дә бармак белән генә санарлык. Җибәрмибез әле Флера апаны. Ул безнең коллективка, барыннан да бигрәк авыруларга кирәк. Дәваханәнең "алтын фондын" тәшкил иткән табиблар сафында ул безнең Флера Гыйниятуллина. Күркәм юбилее белән котлап, бөтен коллектив исеменнән сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхетле озын гомер телим үзенә," - дип ихлас котлавын җиткерде.

    Менә без Флера Гыйльми кызының һәркөнне процедуралар ясый торган эш бүлмәсендә. Ап-ак стеллажларга төрле препаратлар, эреле-ваклы пыяла савытлар тезелгән. Ятаклар янында система аппаратлары көйләп куелган. Берничә авыруга планлы дәвалау үткәргәннән соң, барлыкка килгән буш "тәрәзә" арасында, ниһаять, Флера Гыйльми кызы белән әңгәмә корып җибәрәбез. Гомер йомгагы тәгәрәп, аның узганына, балачак елларына кайтара.

    Әти-әни хакы барысыннан да өстен

    Тумышы белән саф сулы чишмәләре чыңлап торган Таулык авылыннан ул. Асия апа һәм Гыйльметдин Гыйниятуллиннарның 11 балалы тату гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. 6 малай, 5 кыз тупырдап, берсен-берсе карап, туганлыкның кадерен белеп үсәләр. Флерага бик яшьтән кул арасына керергә туры килә. Өлкән бала буларак, өйдәге бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр дә, иртә-кичен чишмәдән су ташу да, әти-әнисе эштән кайтуга ашарга көйләп тору да, эне-сеңелләрен карау, күз-колак булу да аңа йөкләнә. Әнисе Асия апа озак еллар авыл медпунктында санитарка булып эшли. Ул елларда балага 2 ай тулуга эшкә чыгыш, чыкмыйсың икән, урыныңнан колак кагасың. Ә авылда эш табу гомер-гомергә проблема. Флера әнисенең уң кулы да, сул кулы да, соңгы сулышына кадәр терәге, киңәшчесе дә була. Минзәлә медицина көллиятен тәмамлаганнан соң да, әнисенең үтенечен тыңлап, яшь белгеч булып туган авылына кайта ул, 3 ел фельдшер-акушерлык пунктында эшли.

    Еллар уза. Бер-бер артлы энеләре, сеңелләре үсеп җитә, аларга һөнәр сайлашучы да, тормышта беренче адымнарын ясаганда ярдәм кулы сузучы да Флера апалары була. Бүген дә алар өчен җан атып тора ул. Мәрхүм әти-әниләренең изге әманәтен үтәп, Таулыктагы төп йортның, туган нигезләренең җылысын саклап яши. "Аллага шөкер, бүген 11ебез дә исән-имин, балалары, оныклары белән төялешеп кайтканда чын бәйрәм. Сабан туйларында 30ар кеше җыелабыз. Ә мин аларны сөенә-сөенә каршы алам. Мунчамны ягып, бәлешемне пешереп көтәм," - ди ул эчкерсез елмаеп. "Ничек инде шулай көн дә авылга кайтып йөрисезме?" - дип аптырау катыш гаҗәпләнеп сорыйм.

    - Ата-ана хакы барысыннан да өстен бит - аларны бөтенләйгә ташлап китә алмадым. Энеләрем, сеңелләрем бер-бер артлы башлы-күзле булды, шәһәрдә тормышларын көйләп җибәрделәр.

    1977 нче елда, Камаз гөр килеп эшләп киткән чорда мин дә шәһәргә килеп урнаштым. Ул елларда район дәваханәсе 8/22 йортында урнашкан иде. Берничә ел авыруларны кабул итү бүлегендә эшләдем. Яңа бинага күчкәч, 16 ел гинекология бүлегендә, аннан соң 19 ел инде биредә, хирургия бүлегендә шәфкать туташы. Эшемне бик тә яратам. Быел шушы дәваханәдә эшләвемә 35 ел була. Шул гомер көн аралаш авылга кайтып йөрим, бер генә тапкыр да эшкә соңга калганым булмады. Көн дә канатланып эшемә йөгерәм, ә кичләрен сөенә-сөенә туган авылыма улым янына кайтам. Кышкы буранмы, язгы-көзге пычракмы - мин юлда. Аллаһыга шөкер, изге күңелле кешеләр очрап тора, җае килгәндә, авылдашларга да утырып киләм.

    Кешеләргә кирәкле булуым белән бәхетле мин

    Әниләргә гомер буе рәхмәт укып яшим: кешеләргә мәрхәмәтле, итәгатьле булыгыз, ярдәмгә мохтаҗлардан йөз чөермәгез, игелек җирдә ятмый ул, дип үстерделәр. Яраткан һөнәрем булган өчен дә мин аларга бурычлы. Мәңге онытасым юк: медучилищеда укыганда, һәр ял саен, кышкы буран буламы ул, язгы пычраклармы - әнкәй ат җигеп, Хуҗамәткә Минзәлә автобусы килгән мәлгә килеп ала торган иде. Улым Виленны да үстерештеләр. Әбисе-бабасы янәшәсендә бик авыл җанлы, хезмәт сөючән булып үсте, алдагы тормышын авылдан башка күз алдына да китерми. Туган нигезнең тамырлары аны да яратып үзенә тарта, күрәсең. Мин моңа бик тә сөенәм," - диде Флера Гыйльми кызы эчке бер инану һәм горурлык белән.

    5 август көнне Флера Гыйльми кызына аз да күп тә түгел - 60 яшь тулды. Мөгаен, еллар ялгышкандыр, әле җете җәйләр төсе анда: бит очларын чокырайтып, күзләреннән нур чәчеп елмайганда, яшәү дәрте бөркелеп-ташып тора үзеннән. "Бик тә бәхетле мин. Яраткан эшемнән тәм табып, һәр яңа туган көнгә сөенеп яшим. Ләкин иң зур куаныч - ул безнең бүлектә дәваланып, сихәтләнеп чыгып киткән райондашларыбызның ихлас рәхмәте, аларның яңадан тормышка кайтуы," - ди Флера Гыйльми кызы.

    Туган авылының хозур табигатенә гашыйк ул, үзе дә бакча тутырып гөлләр үстерә, туганнарын яшелчә, җиләк-җимеш белән сыйлый, телеңне йотарлык камыр ашлары пешерә. Бу көннәрдә Флера Гыйльми кызы Гыйниятуллина хезмәттәшләренең, яраткан авыруларының ихлас котлауларын кабул итә. Ә ял көнендә яраткан апаларын котларга гаиләләре белән шау-гөр килеп энеләре һәм сеңелләре кайтып төшәчәк. Газиз әти-әниләренең рухын сөендереп, тату гаилә тагын нигез йортта, мул сыйлы юбилей табыны артында җыелачак. Иң кадерле, иң җылы котлау сүзләренә редакция коллективы да кушыла. Дөньяны бәлки матурлык коткара да торгандыр, ләкин кешелекне шәфкатьлелек яшәтә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: