Якты юл
  • Рус Тат
  • Паспорты бар – рәхәте булырмы?

    Мәләкәстә йорт-җирсез калган ике ир-ат вагонда яшәп көн күрәләр. Фәкать җитмеш яшендә паспортлы булган Мөдәрис һәм аннан күпкә яшь Павел төрле сәбәпләр аркасында гаиләсез, йортсыз-җирсез калганнар. 

    Павел 1962нче елгы. Пенсия яшенә җитәргә дә хәйран бар әле. Мондый шартларда көн итүнең минуты да сәгатькә торадыр ул. Шунысы күңелгә тынычлык иңдерә – Павел соңгы вакытта эчүен сирәкләткән. Авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев аны җыештыручы итеп эшкә урнаштырган – юл буйларын, урам чатларын чүп-чардан арындыра. 
    – Вагонда телевизорыгыз бар икән. Дистәләгән каналда төрле тапшырулар эфирга чыга. Нинди генә язмышлы кешеләрне күрсәтмиләр?! Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында сәламәтләрне уздырып зур уңышка ирешкәннәр дә байтак. Массакүләм мәгълүмат чаралары кеше үз халәтенә карап, тиешле нәтиҗә ясасын, яшәешен уңай якка үзгәртсен өчен күрсәтә андый гыйбрәтле хәлләрне, – дим. 
    Ике әңгәмәдәшем дә фикерем белән тулысынча килешәләр. Павел үзен кулда тотарга – авыл җирлеге башлыгы ышанычын акларга тырышуын әйтә. 
    – Инвалид коляскасында утырган Мөдәрис абыйны карарга дип тә киләм инде бирегә. Аңа ярдәм күбрәк кирәк. Мөдәрис абыйны картлар йортына урнаштыргач күз күрер тагын, – ди ул. 
    Павел Мәләкәстә үз йорты белән яшәүче бертуган энесенең хуҗалыгында терлекләр карарга да ярдәм итә икән.
    – Сине күпсенмиләрме соң? Энең кан кардәшең булса да, килен кеше дә бар бит әле. Аннан соң, салып йөргән кешене кем яратсын? – дигән соравыма Павел:
    – Алар әти-әнидән калган йортны саттылар. Мин ул вакытта шәһәрдә яши идем. Уртак тел таптык без, – дип җавап бирә. Бертуганнар үзара аңлашып яшәсеннәр генә инде. Павел үзен кулга алып, азмы-күпме хезмәт хакы эшләп, хуҗалык эшләрендә энесенә ярдәм итеп яшәсә урамда калмас дигән өмет бар. Нинди генә мич куйма, вагон – вагон инде ул. Алда – кара көзләр, салкын кышлар көтә бит. Гомернең дә көзе, кышы ерак түгел. 
    Мөдәрис 1950 елда Кемерово өлкәсе Сталинск шәһәрендә туган. Беренче сыйныфта укыганда әти-әнисе Сарман районы Каташ-Каран авылына күченеп кайта. Бер елдан Круглое Полега күченәләр. 1968 елда Мөдәрис Яр Чаллыдагы 47нче профессиональ-техник училищены тәмамлый һәм аны Казанга эшкә җибәрәләр. Шунда эшчеләр тулай торагында яшәп эшләгәндә совет армиясе сафларына чакырыла. Ике ел армия хезмәтен үтеп, сержант булып, Татарстанга кайтыйм дисә... әти-әнисе Украинаның Кривой-Рог шәһәренә күченеп киткән. 1971 елда алар янына баргач, әнисе Казахстанга яшәргә китәчәкләрен әйтә. Мөдәрис: 
    – Мин алар белән китмәдем, 1996 елга кадәр Украинада яшәп калдым. Паспорт алдым һәм горно-обогатительный комбинатка машинист ярдәмчесе булып эшкә кердем. Аннан ЖКХ системасында эшләдем. Кайда гына хезмәт куймадым: балта остасы, стропальщик, слесарь-сантехник, слесарь-монтажник, слесарь-оператор. И-и, саный китсәң... » – ди. 
    Сөйләве буенча, аның әти-әнисе утрак тормыш белән, бер урында озак вакытка төпләнеп яшәмәгән. Аларның бәрелеп-сугылып йөрүләре эзсез үтмәгән – Мөдәрис гаилә учагы җылысын җитәрлек тоймаган, үзенең дә тормышы барып чыкмаган. Ул 1997 елда Тукай районы Мәләкәс авылына әйләнеп кайта. Калинин исемендәге колхозда 2006 елга кадәр терлекчелектә эшли. Колхоз таралгач, Бикләндә шәхси эшмәкәрдә өч ел хезмәт куя. 2010 елдан күмәк хуҗалыкка каравылчы булып урнашып, алты ел эшли. Соңгы дүрт елда Мәләкәс авылында вагонда яши. Инсульт кичергән. Авырлык белән хәрәкәтләнә. 
    – Пенсия аласызмы? – дип сорыйм.
    – Паспорт булмагач пенсия бирмәделәр. Татарстанга СССР паспорты белән кайттым һәм Тукай районының паспорт хезмәтенә бардым. Анда паспортымны алып калдылар һәм вакытлыча шәхес таныклыгы бирделәр. Үз вакытында тиешле органнарга бармавыма үзем гаепле инде. Бөтен явызлыкның башы эчүчелектә. Тәмам тормыш төбенә төштем, – ди ул уфтанып. – Ярый әле авыл җирлеге башлыгы Валентин Иванович ярдәм кулын суза. Ашарыбызга китереп, хәлебезне белеп тора. Миннән файда юк бит инде. Мәшәкатем генә бар. Валентин Иванович мине паспортлы итү өчен вакытын да, акчасын да кызганмады. Югыйсә, аның эше болай да муеннан – авыл зур, кеше белән эшләве җиңел түгел, үз хуҗалыгын да карарга кирәк. Инвалид коляскасында утыргач башка бик күп уйлар килә. Хатыным украинка иде, аның белән бер кыз үстердек. Кызым гаиләсе белән Украинада яши, аның белән элемтәбез юк. Валентиннан башка кем кайгыртсын инде? Аның тырышлыгы белән паспортлы булдым. Картлар йортына урнашып, калган гомеремне кешечә яшисем килә», – ди ул. 

    ***
    Тормыш төбенә төшкән кешеләрне, ни кызганыч, еш күрергә туры килә. Җир асты юлларында, тукталыштагы эскәмияләрдә, вокзалларда, подвал һәм чормаларда көн күрмеш бу кешеләр төрле сәбәпләр аркасында аяныч хәлгә төшкәннәр. Араларында төрлесе: укымышлылары, һөнәрлеләре, эш яратмаучылары, егәрле чагында гаиләсен ташлаганлыктан картлыгында мескен хәлгә калганнары, якыннарының фатирларын сату сәбәпле төрмәдән чыккач яшәү урыныннан мәхрүм калганнары да, җинаятьчеләре дә, авырулары да бар. Статистика мәгълүматларына караганда, аларның күпчелеге сәрхүшлек – аракыны бар нәрсәдән өстен күрү аркасында упкынга тәгәрәгән. Ул кешеләрне гаепләп, аларга кимсетеп карап кына хәлне уңай якка үзгәртеп булмый, билгеле. Тик аларның ачы язмышына күз йомып та калып булмый. Кем әйтмешли, җәмгыятьнең халәте турында кешеләренә, шундый мохтаҗ хәлдәге кешеләренә мөнәсәбәтенә карап та бәя бирәләр. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: