Якты юл
  • Рус Тат
  • Өйгә шатлык иңгәндә

    - "Якты юл" газетасында Россия Президенты В. Путинның 90 яшьтән 100 яшькәчә өлкәннәргә җылы рәхмәт сүзләре язылган котлау хаты җибәрүе һәм район башлыгының аны тантаналы шартларда юбилярларга тапшырулары турында укып, белеп торабыз. Безнең әнигә дә 90 яшь тулды. Килерсез дип уйлаган идек, үзе дә сабый бала кебек көтте, - дип...

    Әбекәй төпчек кызы һәм кияве Вячеслав тәрбиясендә Бәтке авылында яши икән. Үз йортлары. Тырыш, булган кешеләр яшәгәнлеге күренеп тора. Ә иң мөһиме, 90 яшьлек Мөфарриха әбекәйнең урыны түрдән монда. Сораштыру, сөйләштерү кирәк түгел, аның шулай икәнлеге әбекәйнең көр күңелле булуыннан, күзләрендә яшәү шатлыгы балкып торудан күренә.

    Мөфарриха Талип кызы Ситдыйкова Минзәлә районының Урыс авылында туган. Сабый чагы, үсмер еллары ачлык-ялангачлыкта үткән. Ләкин тормышлары көйләнеп киткәч кенә Бөек Ватан сугышы башланган. Бәхет эзләп Ижау шәһәренә киткән кыз хәрби заводта эшләгән. Анда көне-төне, тәүлек буе, кайчакларда атналап заводтан чыкмаган чаклары да була - фронтка корал кирәк. Ике ел заводта эшләгәннән соң, Мөфарриха туган ягына кайта. Инде шәһәрдә чыныгу алган, чая, сөйкемле кыз Минзәләдә сатучы булып эшкә урнаша. Сугыштан яраланып кайткан Рәим солдатны да биредә очрата кыз. Гаилә корып җибәрәләр.

    1952 елда яшь гаилә "Оргнабор" буенча Бөгелмә каласына эшкә китә. Өч елдан соң оешманың бер участогын Бәткегә күчерәләр, үзен эштә таныткан Рәимне дә шунда җибәрәләр. Ирле-хатынлы Ситдыйковлар иңне-иңгә куеп, тырышлык белән йорт салалар. Бер-бер артлы туган биш баланы киендерергә, ашатырга, укытырга кирәк. Тату гаилә хәләл көч белән яши, кыенлыклар чигенә. Әмма аларны олы бәхетсезлек көткән - уллары Фәрит вафат була. Баласын югалту хәсрәте Мөфарриха әбекәйне гомере буе озата килә. Алты ел элек гомер юлдашын да югалткан.

    - Мине әни кырык яшендә тапкан. Картайгач, үзебезне карар, дия иде ул еш кына, - ди кызы Фәйрүзә.

    Юраганы юш килгән әбекәйнең - кызы гаиләсендә үз булып яши ул. Җор сүзле, хәрәкәтчән булуы белән сокландырды ул безне. Хәтере сак, аралашучан. Бүләкне тапшыргач, матур итеп рәхмәтен, теләкләрен әйтте. Чәчәк бәйләмнәрен тотып, фоторәсемгә төшәргә дә теләп риза булды.

    Илбашының жылы котлау хатын "Татарстан" совхозы поселогында яшәүче Сухорукова Ольга Филимоновна да кабул итте. Бу көнне аның 90 яшьлек гомер бәйрәменә балалары һәм оныклары кайткан иде. Ольга Филимоновнаның яшьлеге шулай ук авыр һәм шомлы сугыш елларына туры килә. 1941 елда ирен сугышка алалар. Авылдагы бөтен эш хатын-кыз һәм карт-коры җилкәсенә төшә: кырда урагын уру, кул арбаларына, ә күбрәк җилкәләренә салып орлык ташумы, керосин артыннан 35 километр ераклыкка йөрү дисеңме - барысы да булган. Ире сугышта хәбәрсез югалган. Бөек Җиңү көннәре килеп җитеп, тормыш акрынлап җайга кергәч, Ольга Филимоновна иренең абыйсына кияүгә чыга, тату гаиләдә балалар туа. Ольга Филимоновна күп еллар дунгызчылык комплексында оператор булып эшли, 350шәр баш дуңгыз карый, алдынгы урыннарны бирми. "Хезмәт ветераны", "Күпьеллык тырыш хезмәте өчен" һәм башка күптөрле орден-медальләр белән бүләкләнә. Президент котлавын, район хакимияте һәм авыл җирлеге исеменнән әзерләнгән буләкләрне ул шатлык тулы күз яшьләре белән кабул итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: