Якты юл
  • Рус Тат
  • Никахлашкан көннәре күңелләрендә кабат яңарды

    Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар артта калган. Борылып караган саен узган гомер юллары, кадерле истәлекләр күз алдына килә. Язмамны болай фәлсәфәгә бирелеп башлап җибәрүем бер дә юкка түгел....

    Хуҗиәхмәт белән Мәрзия Миннәхмәтовлар районыбызның гүзәл почмагында урнашкан Боерган авылында гомер кичерәләр. 50 ел буе иңгә-иң терәшеп, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, тормыш күңелсезлекләренә бирешмичә яшиләр алар. Кеше бәхетне үзе ясый, диләр. Авыр сугыш елларыннан соң бик кыенга туры килә Миннәхмәтовларга.
    ... Мәрзия Березники каласында Әхмәтвәли белән Гөлҗамал Вәлиевлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Илдә сугыш афәте башлангач, Мәрзиянең әтисе сугышка алына. Гөлҗамал апа 4 бала белән берүзе кала. Ничек тә тырышырга, нәрсә дә булса ашап торырга кирәк була. Ул елларда халык ачлыктан, ялангачлыктан интегә. Ялгызы гына 4 нарасыен тотып калган ана, каенатасы һәм каенанасы киңәше белән, районыбызның Таулар авылына күченеп кайта. Ире Әхмәтвәлидән соңгы хат килеп төшә: «Гөлҗамал, балаларны ташлама, карарга тырыш. Каты сугышка керәбез, исән калып булырмы, юкмы...». Сизенгән күрәсең... Һәлак була, кара хәбәр ишек кага. Моннан соң озак вакыт үтми, Мәрзиянең әнисе дә гүр иясе була, ул вакытта кызчыкка да нибары 14 яшь кенә тулган.
    Ятим калган Мәрзиягә үзен, бертуган сеңелләрен туендырырга, кайда да булса эшкә урнашырга кирәк була. Кайда гына эшләми бу үҗәт кыз: комбайнчы ярдәмчесе, кошчылык фермасында тавыклар караучы, авыл советында да эшли, район советында депутат та була.
    Бу вакытта сеңелләрен карап үстерергә, аларга һәрьяклап булышып торырга да җитешә. Ә 1963 елның 26 декабрендә үтә дә чибәр Мәрзия алдынгы колхозчы - Боерган авылының сабыр холыклы, тырыш егете Хуҗиәхмәт белән гаилә корып җибәрә. Ятимлектә үскән кыз шушы йортта җылы таба. Ул гомере буе каенатасы белән каенанасына кирәк булып, һәрвакыт ярдәм итеп яши.
    Бүгенге көндә Миннәхмәтовлар Боерган авылында кадер-хөрмәттә тыныч картлык кичерәләр. Ә алтын туй көннәрендә туган-тумачалары, күршеләре алар өчен матур чара да оештырганнар иде. Нәкъ 50 ел элек булган кебек, Мәрзия апаны Хуҗиәхмәт абый йортына килен итеп төшерәләр.
    - Бик кызыклы итеп оештырдык без аны. Мәрзия апага бал-май каптырдык, иңнәренә шәл яптык. Матур итеп түбәтәен киеп куйган Хуҗиәхмәт абый кәләшен каршы алды. Аннары исә икесенә дә 50 еллыкны чагылдырып торган кызыл тасмалар бәйләдек.
    Алар бүген дә тормыштан тәм табып яшиләр, гаиләдә дә бөтен эшне бергәләп башкаралар. Бик хөрмәт итәбез аларны, - диде миңа Боерган авылының ветераннар оешмасы рәисе Флүзә Сәлимова.
    Юбилярларны котларга районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина да килгән иде. Ул да Миннәхмәтовларга изге теләкләр теләде. Аның сүзләрен Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камилянов та хуплады.
    - Сез - авылыбызның мөхтәрәм кешеләре. Гаделлек, риясызлык, тырышлык - сезне бизәүче асыл сыйфатлар. Әти-әниегез юлын тайпылышсыз дәвам итеп, биш вакыт намазны калдырмыйсыз, уразасын тотып, изге дин юлында яшисез. Алга таба да шулай була күрсен, - диде ул.
    Ярты гасыр күп тә сыман, ә гомер иткән кешегә аз кебек. Киләчәктә дә тигез канат булып иманлы йортта рәхәт гомер кичерүләрен телисе генә кала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: