Якты юл
  • Рус Тат
  • Нәселле сыерлар хуҗасы

    Иртәме-кичме, кайчан гына ферма тирәсенә килеп чыкма, «Зоотехнигыгыз кайда икән?» - дип сорасаң, «Әле яңа гына безнең янда иде, азык утарына таба киткәндер», - дип терлекчеләр белән хәл-әхвәл сораша башлауга, ул инде атлыгып килеп тә җиткән. Нәрсә сорашсаң да җавабы төпле, кесәсеннән уч төбе хәтле куен дәфтәрен чыгарып, кемнең күпме...

    Мин аның бүгенге көн белән генә түгел, киләчәккә карап фикер йөртүенә, шул рәвешчә эшне оештыра алуына сокланам. Терлекчелектә эшнең катлаулы һәм җаваплы булуын искәртеп, бозауны яхшы сыер итеп үстерү өчен өч ел кирәклеген әйтә. Шуны раслагандай мине иркен, якты, җылы бинага алып керә. Идәненә салам түшәлгән чиста бүлемнәрдә - ­өсләре ялтырап торган кара-чуар бозаулар. Зоотехник малкайларны яратып, күңел биреп тәрбияләүчеләр турында сөйли. Җәен әзерләгән юкә, чикләвек куагы себеркеләре, төрле үләннәрдән торган печән учмалары - бозауларның яраткан витаминлы ризыклары. Аларны ел саен мәктәп укучылары белән бергә, терлекчеләр үзләре дә күпләп әзерли икән. Кышын яшь терлекләргә менә дигән азык. Тәҗрибәле белгеч Наил Нуретдинов кайбер бүлемнәр каршында озаграк тукталып, яшь бозауларны тәрбияләү турында сораштыра, үтемле киңәшләрен бирә. Талымлы, нәзберек бозауларга үлән чәе әзерләп эчертү хакында да сөйләшә. Моның шифалы яклары турында да әйтергә онытмый. Хәер, бу мәсьәләдә сынаган ысуллары күп аның. Шундыйларның берсе - кышын бозауларны салкын ысул белән тәрбияләп үстерү.
    Баш зоотехник, һәр бозауга игътибарлы караш булдырып, күп сөтле сыерлардан туган бозауларны аерым төркемгә туплауны хуп күрә. Берничә елдан алар эре бәдәнле, зур җиленле нәселле таналар булып үсәләр. Шулай итеп, хуҗалыкта кара-чуар токымлы сыерлар барлыкка килә. Ниһаять, баш зоотехник Наил Нуретдинов һәм терлекчеләрнең эзлекле эшчәнлеге белән «Чаллы яшелчәсе» Россиянең үзәк нәсел берләшмәсендә токымлы терлек җитештерүче - репродуктор хуҗалык булып теркәлде һәм аны үз хезмәте белән лаеклы раслап килә. Берничә ел инде республиканың «Татплодовощхоз» берләшмәсе хуҗалыкларын нәселле кара-чуар токымлы таналар белән тәэмин итеп тора.
    - Зоотехнигыбыз чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, коллективта абруйлы шәхес. Терлекчелек цехы башлыгы буларак та зур оештыру эше башкара, - дип бәяли Наил Нуретдиновның тынгысыз эшчәнлеген «Чаллы яшелчәсе» җәмгыяте җитәкчесе Ришат Хатыйпов.
    - Әйе, 1977 елда Казан ветеринария институтын зооинженер белгечлеге белән тәмамлаган Чистай районы, Иске Роман авылы егете, сайлаган хезмәтенә тугры калып, 37 елдан артык терлекчелек тармагын җитәкли. Чистай, Норлат, Зәй, Алабуга районы хуҗалыкларында якты эз калдырды. Соңгы 12 елы - «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында. Биредә ит һәм сөт җитештерүдә, продукциянең сыйфатын яхшыртуда, яңа технологияләр кертүдәге уңышлары сизелерлек. Фермада күп эш процесслары механикалаштырылган, былтыр һәр сыердан 4759 килограмм сөт алынган, 173 тонна ит җитештерелгән, 100 сыер 99 бозау китергән. Быелгы күрсәткечләр дә әйбәт. Болар - Наил Нуретдинов җитәкләгән коллективның хезмәт уңышлары. Терлекчеләр тотрыклы эшли, нәселле таналар сатудан да байтак акча керә. Шушы уңышлары өчен Наил Фидаил улы Нуретдинов Россия нәсел берләшмәсенең «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» дигән грантына лаек булды.
    Шушы көннәрдә Наил Нуретдиновка 60 яшь тулды. Аны күркәм юбилее белән котлап, хезмәт уңышлары, сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: