Якты юл
  • Рус Тат
  • Мөгаллим булу өчен белем генә түгел, олы йөрәк тә кирәк

    Мөгаллим ул акыл иясе. Аның һәр сүзе, һәр киңәше балага канат куярга, тормышын, язмышын үзгәртергә сәләтле. Теләнче Тамак мәктәбендә гомерен үсеп килүче яшь буынга белем-тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле мөгаллимә Наилә Һади кызы Гарипова - шундый сирәк очрый торган педагогик сәләткә ия кешеләр кавеменнән иде.

    Аның арабыздан китеп баруы мәктәп коллективы өчен дә, аның шәкертләре өчен дә зур югалту булды. Гади кешедән алып, исемнәре күпләргә таныш фән, дәүләт эшлеклеләре иң беренче мөгаллиме, зур тормышка алып керүчесе итеп Наилә апаны атады. Ул, чыннан да, үзенең укучылары өчен җан атып яшәде. Һәр дәресне үзенчәлекле, мавыктыргыч үткәрергә тырыша иде. Йөрәк кушуы буенча сайлаган һөнәренә тугрылыгы, балаларны чиксез яратуы, һәркайсына чын шәхес итеп каравы бәрабәренә Наилә Һадиевна укучыларында тирән хөрмәт казанды.

    Наилә Гарипова 1928 елның беренче сентябрендә элеккеге Ворошилов районының Таулык авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Дүрт баланың иң өлкәне була ул. Тиздән гаилә ул вакытларда район үзәге саналган Теләнче Тамак авылына күченеп килә. Бөек Ватан сугышы башлангач та Наилә апаның әтисе Һади абыйны фронтка алалар. Шул көннән гаиләдә иң олысы булган кызга өлкәннәр белән беррәттән иң авыр эшләр башкарырга туры килә. Тиздән аларга әтиләренең яу кырында һәлак булганлыгы турында кара хәбәр килеп төшә.

    Шулай да Наилә апа өлешенә төшкән һәр авырлыкны җиңеп, урта мәктәпне тәмамлап, рус телен тирәнтен өйрәнү максатыннан берничә сыйныфны Останково авылында укый. 1949-1951 елларда Алабуга шәһәрендәге педагогия институтында белем ала. Моның белән генә чикләнмичә, яшь кыз Казан педагогия институтында укып, белемен тагын да тирәнәйтә.

    Үзенең кырык еллык педагогик хезмәте вакытында Наилә Гарипова балаларга география, биология, немец теле, хезмәт фәннәре нигезләрен өйрәтә. Дәресләренең һәркайсы бер-берсенә охшамаган, өйрәнелә торган яңа тема буенча ул һәрвакыт башка бер җирдә дә очрамый торган кызыклы мәгълүматлар таба иде. Наилә апаның йортында китапка карата хөрмәт зур булды. Чын географ буларак, укытучыбыз үзенең ял вакытларын сәяхәтләргә багышлый иде. Ул туган якларына гына түгел, чит илләргә дә чыгып, үзенең күзаллауларын киңәйтте. Наилә апаны яратып «Аяклы энциклопедия» дип тә йөрттеләр. Чөнки һәр сорауга аның җавабы булмый калмас иде.

    Ә күпме баланы, булачак әниләрне, хуҗабикәләрне Наилә Гарипова тегү, чигү, бәйләү эшенә өйрәткән. Аннан без шифалы үләннәр, аш пешерү серләренә төшендек. Кем генә ярдәм сорап килсә дә, Наилә Һадиевна беркемне дә кире какмады, кулыннан, мөмкинлегеннән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша иде. Картайган көнендә дә ул гел бәйләм эше белән утырды, көр күңелле, көләч йөзле, тормыш сөючән иде. Аның турында әле бик күп сөйләп була. Наилә Һадиевна безнең күңелләрдә һәрвакыт яшь, ачык күңелле, якты йөзле гүзәл зат булып калачак, дип язган редакциягә юллаган хатында Теләнче-Тамак мәктәбе коллективы һәм укучылары исеменнән Гөлнара Борһанова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: