Якты юл
  • Рус Тат
  • Минем апам бит ул!

    Табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан Мусабай-Завод авылында туып, аның табигатенә сокланып, челтерәп аккан чишмәләренең суларын эчеп үскән кыз ул минем апам Гөлсинә Борһан кызы Низаметдинова. Ул сугыш чоры баласы, ул елларның ачысын сабый чактан ук татып, яшьли олыгаерга мәҗбүр булган буын. Балачак хатирәләрен еламыйча, тыныч кына сөйли дә алмый.

    Сугыш башланганда аңа нибары 10 яшь була. Шул вакыттан ук басуда башак җыя, әвенгә көлтә ташый, ашлык сугу да, салкында чәчү орлыгы ташу да балалар өстендә була. 12-13 яшендә инде олы хатын-кызлар белән тулы норма үти башлый. Тулы норма эшлиләр, ә эшләгәне өчен ярты таяк кына язалар, чөнки яше тулмаган. Көлтә бәйләү эше аеруча авыр булды дип искә ала ул. Әле өйдәге эшләр дә бик күп була. Баш бала булгач, барлык авырлыклар аның җилкәсенә төшә. Кышка утын, терлекләргә азык әзерләү, бакча казу, бәрәңге утырту, алу, барысы да аның өстендә. Ашарга черегән бәрәңгеләрне казып алып, төеп көлчә пешерәләр.
    Аның узган гомере дә, хәзергесе дә якты, кешеләргә изгелек эшләүдән генә тора. Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр, ә минем апам 170 төрле һөнәр иясе. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң тормыш җилләре аны Теләнче Тамак авылына илтә. Зоотехниклыкка укыса да, аңа бу һөнәр буенча озак эшләргә туры килми. Ул телефонистка һөнәрен үзләштерә һәм күп еллар буе шул эштә эшли. 
    Апам тегү-чигү остасы да. Аның тәрәзә пәрдәләре, сөлгеләре, мендәр тышлары бервакытта да модадан чыкмады. Авылда аны танылган бакчачы, умартачы буларак та беләләр. Сортлы алмагачларны, груша, виноград, сливаларны беренчеләрдән булып апам утыртты. Кая барса да, җиләк-җимеш үсентеләре алып кайтып үрчетте. Аннан авыл кешеләренә таратты. 
    Умарта кортлары нектар җыя торган юкәләрне, куакларны утыртып кына торды. Бакчадагы карлыган, җиләк-җимеш, чия, кара миләш яфраклары җыелмасыннан торган үлән чәйләре генә эчә ул. Өенә кергән һәр кешене елмаеп каршы ала, берәүне дә үзенең тәмле чәйләрен эчермичә чыгармый.
    Ә умартачылык эшенең нечкәлекләрен китаплардан укып өйрәнде ул. Умартачылык мәшәкатьле шөгыль, табышмаклар бик күп булса да, ул аларны чишү юлларын тапты һәм бу эшне яратып башкарды. Бал аерткан көнне барыбызга да бәйрәм була иде. Апа бөтен тирә-юнь балаларын җыеп сыйлый иде. 
    Гомер юлында шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булды аның. Матур гына яшәп, алга зур өметләр корган вакытта тормыш иптәше вафат булды. Маңгаенда буразна булып сызылган тирән җыерчыклар – тормышында булган авыр вакыйгаларның шаһите. Иренең вафатыннан соң бөтен мәхәббәтен кызына бирде ул. Фәридәне итагатьле, йомшак, нечкә күңелле, мәрхәмәтле итеп үстерде. Шуңа да кызы шәфкать туташы һөнәрен сайлагандыр. 
    Апамның күңеле дә бик йомшак. Кулына гармун алып, уйнап, җырлап та җибәрә. Гармунда өздереп уйнаулары әллә нинди сихри дөньяларга алып кереп китә, күңелләргә нур бөрки.
    Менә шулай күңел кояшы баеган вакытларда үзен-үзе юатып, илһамландырып яши-яши гомер уза бара. Апа үзенең эчкерсез елмаюы, игътибарлы булуы белән һәрчак үзенә тартып тора. Шуңа да ул минем иң якын киңәшчем дә, сердәшчем дә. 
    Ул дөнья яңалыкларын белеп, газета, журналлар укып, тирә-юнь белән даими танышып тора. Шуңа да дөньяга карашы киң аның. Апа безнең өчен борчылып, хәлләрне белешеп кенә тора. Әниебездәй яратып эндәшә, олы җанлы, ярдәмчел, сабыр, киң күңелле ул. 

    Сеңелең Луиза Хаҗиева.
    / Фото Лилия Сәлимовадан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: