Якты юл
  • Рус Тат
  • Мәңгелек кыйммәтләргә ия булу юлында

    Фәридә Харрас кызы Шәрипова егерме елга якын район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү бүлеге башлыгы булып эшләде. Менә ике ел инде ул Тукай районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе. Аның өчен атнаның һәр көне тыгыз график буенча бүленгән. Мөслимәләр җәмгыяте эшләре буенча район авылларына, белемен күтәрү өчен Казанга, Чаллыга барырга кирәк булганда, янәшәсендә һәрвакыт тормыш иптәше – Айраты. Фәридә белән Айрат Шәриповлар хезмәт юлларында да иңгә-иң торып атлаганнар. Югары белемле инженер-механик Айрат Дәүләт улы Шәрипов Тукай районы хакимиятендә авыл хуҗалыгы идарәсендә хезмәт куйган. 

    – Фәридә ханым, мәңгелек кыйммәтләргә ия булу өчен мөслимәләр җәмгыяте район җирлегендә нинди эшләр алып бара?
    – Районда мөслимәләр җәмгыяте эшен җайга салу өчен район җирлеген кустларга бүлеп, җаваплы мөслимәләр билгеләдем. Сәмәкәй, Куады, Яңа поселогы, Калмаш, Түбән Суыксу кустлары тирә-як авылларны берләштерә. Куадыда яшәүче мөгаллимә Илсөя Хәсәншина кырык елдан артык мәктәптә укыткан. Тәҗрибәле педагог мәдрәсәдә укып гыйлем алган, авылда хатын-кызларга дин сабагын бирә. Мөслимәләр җәмгыяте эшен алып барганда төрле сораулар туып тора, шул чакларда Илсөя ханым белән киңәшләшәм. Район җирлегендә фикер алышырдай, киңәш бирердәй мөслимәләр бар, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын. 

    – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кытайга барып булса да белем алыгыз», – дип әйткән. Белемнәрегезне күтәрәсезме?
    – Белемебезне күтәрү өчен айга бер тапкыр «Ак мәчет»тә җыелабыз. Үткән ел намаз темасына, быел дога кылу тәртибенә багышланган семинарлар уздырдык. Аллаһ Тәгалә Үзенең Сүзе булган Коръәндә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис-шәрифләрендә дога кылу хакында ниләр әйткән – барысын да тәфсилләп өйрәндек. Мөгаллимә Роза Гайнетдинова шушы теманы аңлату эшенә алынган иде, яхшы итеп төшендерде. Мөслим-мөслимәләр бишектән алып ләхеткәчә белем алырга тиеш. Мәчеттә гыйлем бирүче абыстай, мәктәптә әдәп-әхлак түгәрәкләре алып баручы мөгаллимәләр, балаларга һәм хатын-кызларга төпле белем бирү ниятеннән, елга ике тапкыр икешәр атна «Ак мәчет»тә гыйлем алабыз. Мөгаллимәләрнең күбесе урта буын һәм олыгаеп килүче мөслимәләр. Аларның күпчелеге авылларда абыстай вазыйфасын да үти. Барыбыз да җәмәгать эше башкарабыз, түләүләр өмет итмибез. Күңелебез төзек һәм ниятебез дөрес булсын, Аллаһ Тәгалә ярдәм итеп, изгелекләр кылып яшәргә язсын. 

    – Ана – милләт тәрбиячесе. Бу – турыдан-туры мөсли-мәләр җәмгыятенә кагыла торган олы мәсьәлә. Бу юнәлештә ниләр эшлисез? 
    – Милләтнең яшәеше өчен яшь буынга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү кирәк. Ризаэддин Фәхреддин: «Баланы туган көненнән башлап тәрбия итәргә кирәк. Бала тәрбияләү хатыннарның гаилә эчендәге бурычы гына түгел, ә барлык җәмгыять каршындагы җаваплы бурыч», – дип нәсыйхәтен әйтеп калдырган. Абруйлы галимебез мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү алымнарын җентекләп өйрәнгән. Аның гаилә тәрбиясенә, халкыбызны әхлаклы итүгә багышланган: «Гаилә», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Балаларга үгет-нәсыйхәт» исемле китаплары эшебездә төп кулланма. Гомумән, ул хезмәтләр һәр гаиләнең өстәл китабы булырга тиеш. Районның мәктәптән тыш эшләр бүлеге раслаган Программа буенча атнасына бер тапкыр мәктәпләрдә «Әдәп-әхлак тәрбиясе» түгәрәге алып барабыз. Программа төзегәндә Теләнче Тамак мәктәбендә әдәп-әхлак түгәрәге алып баручы Сөмбелә Фәхертдинованың ярдәме зур булды, Аллаһның рәхмәте булсын. 
    Мәктәпләрдә әдәп-әхлак дәресләре укытыла башлагач балаларның тәртибе күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде. Гаиләдә, башка кешеләр белән мөгамәлә кылганда әдәп-әхлак кысаларыннан чыкмаулары беленде. Бу түгәрәкләр ата-аналарга, педагогларга да яхшы тәэсир итте. Кайбер укытучылар намазга бастылар, Рамазан уразасын тотучылар ишәйде, әлхәмдүлилләһ. Бу – халкыбызның мәңгелек кыйммәтләргә тартылуын күрсәтә. 

    – Мөселман гаиләләре булганына шөкер итеп яшиләр, әлхәмдүлилләһ. Араларында ярдәмгә мохтаҗ күп балалы гаиләләр дә байтак. Аларга нинди дә булса ярдәм күрсәтү чаралары оештырыламы? 
    – Казанда Наилә Җиһан-шина җитәкләгән мөслимәләр җәмгыяте хәйриячеләр ярдәмендә аз керемле мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга кием-салымнар сатып алып районнарга таратуны һәм һәр районга 3әр мең сум акча бирүне оештырган иде. Район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас шул кием-салымны Казаннан алып кайтты. Без ирем белән Иске Җирекле һәм Малтабарда ике, Калмашта һәм Бикләндә бер гаиләгә илтеп тапшырдык. Бикләндә яшәүче алты балалы мөслимә Лилия Туктарованың ире үлгән, балаларын ялгызы тәрбияли. Ул оялчан ханым, беркемнән ярдәм сорамый. Уллары азан әйтә, гаилә белән җәмәгать булып намаз укыйлар. Олы кызы – инвалид. Акчаны аңа бирергә дигән фикергә килдек. Ул, һич арттырусыз әйтәм, өй җиһазларына, урын-җир әйберләренә, тәрәз пәрдәләренә, балаларга кием-салымга мохтаҗ. Шуңа өстәп, фатирына ремонт та кирәк. Аның авылдашы Әнисә Ахунова: «Лилия ханым балаларына яхшы тәрбия бирә. Ул-кызлары шәригать кануннары буенча яшиләр. Лилия ханым зарланырга яратмый», – ди. Лилия Туктаровага финанс ягыннан ярдәм кирәк. Дөрестән дә, күпчелек мөслим-мөслимәләр зарланырга яратмыйлар. Шуңа күрә дә, мөселманнар арасында ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне барлау һәм кулдан килгәнчә ярдәм итү – безнең бурычыбыз. 

    – Абруйлы галим, журналист, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин: «Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дигән. Балаларга изгелек орлыгы салу да сезнең вазыйфага керә бит инде.
    – Мөслимәләр җәмгыяте район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас һәм Түбән Суыксу, Югары Суыксу авыллары имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рамил хәзрәт Фазлетдинов белән берлектә игелекле эш алып барабыз. Ике ел рәттән балалар бакчасына йөрүче сабыйлар үз авылларындагы мәчеткә экскурсиягә киләләр. Бу эшнең максаты – балаларга әдәп-әхлак дәресләре бирү, үз җирлегенең тарихын өйрәнү, милләт тормышында якты эз калдырган шәхесләрен барлау. Балалар шушы тема буенча викторинага әзерләнделәр, үз авылларындагы мәчетнең рәсемен ясап килделәр. Җәүдәт хәзрәт сабыйларга үз мәчетләренең рәсеме ясалган, баланың исеме язылган кружкалар, тәм-том салынган пакетлар таратты. Халкыбыз тикмәгә генә: «Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк», – димәгән, балаларның шатланганын күрсәгез! Теләнче Тамак, Калмия, Куады, Түбән Суыксу, Биклән, Күзкәй авылларында, Сосновый Бор поселогында әлеге чаралардан балалар да, ата-аналар да бик канәгать калдылар. Бу эшне дәвам итүдә Аллаһ ярдәмен бирсен дип телибез. 
    Уртак фикергә килеп төзегән эш планыбыз бар һәм аны тормышка ашыру өчен җәмәгать булып оешу кирәк. Динебез буенча, игелекле эшләрдә, изгелекләр кылуда үзара ярышу хуплана. Без шуңа омтылабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: