Якты юл
  • Рус Тат
  • Мәләкәснең асыл нәселе

    Мәләкәснең авыл җирлегендә ветераннар Советы рәисе Нәсхәт Хәйретдинов, авылда юбилей туйларын үткәреп, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче ветеран парларның исемлеген барлаган. Бөтенесе - 17 гаилә. Өлкән яшьтәге әби-бабайларыбыз, сугыш чоры балалары. Сугышның бөтен авырлыгын яшьли үз иңнәренә алып, ачлы-туклы килеш көне-төне кырда, фермада эшләп, бөтенесе фронт өчен, җиңү өчен, дип көч...

    Аның белән Мәләкәс авылының елга аръягы урамында яшәүче Николай Григорьевич Никифоров гаиләсендә булдык. Өй башлыгы Николай дәдәйгә 85 яшь, җәмәгате Анастасиягә 82 яшь тулган. Бергә кушылып яшәүләренә 60 ел. Бу күркәм туйны балалары матур итеп үткәрергә җыенып йөриләр иде. Николай белән Анастасиянең тату гаиләсендә баһадирдай өч егет - Михаил, Иван, Анатолий тәрбияләнеп, игелекле, тәүфыйклы һәм эш сөючән булып үсәләр. Өчесе дә шоферлыкка укып, үз һөнәрләре буенча Чаллыда эшлиләр. Һәркайсы авылда абруйлы Никифоровлар нәселеннән булулары белән горурланалар. Туганнан-туган абыйлары Марс Михайлович Никифоров 70 елларда Удмуртия АССРның авыл хуҗалыгы министры булып эшләде. Бабалары Григорий Никифорович авылның оста тегермәнчесе булып, халыкка озак еллар игелекле хезмәт күрсәткән. Хәзер дә халык Мәләкәс елгасында тегермән урынын Григорий исеме белән атап йөртә. Киң җилкәле, ачык йөзле, озынча түгәрәк сакаллы тегермәнче Гриша бабайның фоторәсеме түр стенада балаларына, оныкларына фатиха биргәндәй эленеп тора. Аның янәшәсендә - Николай Григорьевның абыйсы Михаилның хәрби киемнән төшкән рәсеме. Ул кавалерия частенда кече лейтенант булып Ашхабад шәһәрендә хезмәт итә. 1941 елның мартында әтиебез Григорий каты чирләп дөнья куйгач, аны гүргә иңдерергә кайтып китә. «Хезмәт срогын тутырып кайтырга санаулы көннәр генә калганда, дәһшәтле сугыш башлана, абыебыз каты бәрелешләрнең берсендә һәлак булды»,- дип искә алды энесе Николай.
    Әнисе Мария түтәй гаилә өстенә бер-бер артлы килгән кайгыдан сыгылып төшә, тормышны ничек алып барырга дип хәсрәтләнә. Авылның егәрле ир-егетләре сугышка китеп бара. Алтынчы сыйныфка күчкән улы Коляга да укуын ташлап, колхоз эшенә керешергә туры килә. Авыл малайлары, хатын-кызлары белән ат, үгез җигеп йөк ташый, басуга орлык илтә. Үсмер малайның тырышлыгын күреп, аңа нибары 13 яшь, колхоз рәисе бригадир вазыйфасын йөкли. Карышып булмый, сугыш вакыты, әмер кырыс. Иртүк караңгылы - яктылыда һәр йортка кереп, хатыннарны төрле эшкә уракка эндәшә. Уракчылар басудан кайтмыйча эшлиләр. Николай уракчыларга кечкенә арба белән чишмә суы китерә, урында аш әзерләтә. Урган кишәрлекләрне үлчәп, идарәгә мәгълүматлар бирә. Шуннан чыгып, хезмәт көненә тамак ялгарлык ипи тия. Фронттан килгән кайгы хәбәрләрен дә күңеле аша кичерә. Ул шундый гаиләләргә җылы сүз белән һәм матди ярдәм итәргә тырыша. Өч ел бригадир булып эшләгәч, лобогрейка һәм башка техника белән эш итүгә күчә. Үзлегеннән өйрәнеп, тракторчы һөнәрен үзләштереп документ ала. Тимер тырнаклы ЧТЗ, чылбырлы НАТИ, ДТ тракторлары белән идарә итә. Трактор бригадасы җитәкчесе, механик булып эшли. Көннәрдән бер көнне әнисе: «Улым, олыгаеп та барам. Өй эшенә ялгызым өлгерә алмыйм. Өйләнәсеңме әллә?» - дип сүз куша. Шул сүз җитә кала Николайга. 1953 елның 21 ноябрь төнендә авылның ишле гаиләсендә ун малай арасында бердән - бер кыз булып үскән, эшкә булган, чая, тапкыр Настяны, мәхәббәте көчле булгандыр инде: «Әйдә, миңа кияүгә чык»,- дип җиңел генә күтәреп, өйгә алып керә. «Әнием, мин сиңа килен алып кайттым, каршыла»,- дип тормыш корып җибәрә. Сугыштан соңгы фәкыйрьлек хөкем сөргән заманда шау - шулы туйлар булмый. Ике яктан да туган-тумача, кардәш-ыру җыелып, тыйнак кына мәҗлес үткәрәләр. Яшь гаиләгә тигез тормыш теләп китеп баралар. Ир белән хатын бәхет эзләп беркая да читкә китмиләр, туган җирләрендә тырышып хезмәт куялар. Анастасия башта күмәк хуҗалыкта төрле эштә эшләсә, соңыннан күп еллар мәктәптә техничка булып пөхтәлек, чисталык саклады. Җәмәгать эшләрендә, фольклор ансабле эшендә танылды. Ә Николай механик буларак машина, трактор паркында. Ул чорда техника елдан-ел арта, аларны язгы чәчүгә, уракка, печән чабуга әзерләү механик өстендә була. Язгы чәчүгә яхшы әзерләнгәне өчен берничә тапкыр Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Хуҗалыкка нинди яңа техника кайтса да, аны беренче эшләтеп җибәрергә Николай Никифоровка кушалар. Печән оны әзерләү агрегатлары кайткач, иң ышанычлы, техниканы тәртип белән эшләтердәй кеше буларак, Николай дәдәйне агрегат җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул районда беренчеләрдән булып, ылыстан витаминлы он тарттыруны үзләштерә. Басудан юеш кайткан орлыкны киптереп, менә дигән итеп тарттырып, фураж әзерли башлый. Район җитәкчеләре Николай Никифоровны үз эшенең профессоры дип тикмәгә генә атамыйлар. Аның АВМ - 0,4 агрегаты белән эшләү тәҗрибәсен яшьләргә өйрәтү өчен семинарлар оештыралар. Олыгая төшкәч тә яраткан хезмәтеннән читләштермиләр: техника куркынычсызлыгы буенча инженер, профсоюз оешмасы, ревкомиссия рәисләре булып эшли. Кешелекле, ярдәмчел, таләпчән булуы белән авылдашлары һәм балаларының ихтирамын казанган ул.
    Кайчандыр үз куллары белән салган өйләрендә Никифоровларның бриллиант асылташка тиң 60 еллык матур туйлары узды. Авыл тормышындагы әлеге күркәм вакыйга белән котларга районнан һәм авыл җирлегеннән мәртәбәле кунаклар килгән иде. Район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова олы тормыш сынаулары үткән, үрнәк булырлык балалар һәм оныклар тәрбияләп үстергән, әле дә актив тормыш алып баручы Никифоровларны - гаилә башлыгы Николай Григорьевичны һәм хәләл җефете Анастасия Ивановнаны ихлас котлап, сәламәтлек, балалар, оныклар игелеге теләп, олы чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. Кунаклар «Питрау» фольклор ансамбле әгъзасы Анастасия Ивановнаның һәрчак көр күңелле булып, җыр-биюләре белән халыкны озак шатландырып торуын теләделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: