Якты юл
  • Рус Тат
  • Мәхәббәтсез яшәп булмый, диләр...

    Ир белән хатын, бергә яши-яши, бер-берсенә охшап бетәләр, диләр. Биклән авылында туып-үсеп, гомерләре буена туган туфрактан аерылмаган Рәзинә һәм Сәүбән Сөләймановлар йөз чалымнары белән генә түгел, ә холыклары белән дә охшаш. Быелгы алтын көздә бу күркәм парның алтын туйлары.

    Аларның туган еллары да бер. Бөек Ватан сугышы башланганда 2 яшь тә тулмаган була сабыйларга. Сәүбән абый - биш балалы ишле гаиләдән. Дүрт ятим бала янына килгән әнисе Гайшә апага улы Сәүбәнне аерып тезенә утыртып сөяргә, назларга вакыты булмый. Үсмергә дә кул арасына бик иртә керергә туры килә. Укып белем алырга җае да юк, Сәүбән җиде сыйныф белем белән кала.
    - Аякта чабата, өстә иске-москы кием иде инде, туйганчы ашарга юк. Олы абыйларга ияреп, көтү көтәргә алындым, - дип искә ала тәүге хезмәт көннәрен Сәүбән абый.
    Ә Рәзинә апалар икенче урамда яши. Гаиләдә өч бала. Ул чордагы күпчелек гаиләләрдәге кебек ачлы-туклы тормыш. Рәзинә апага да мәктәпне тәмамлау насыйп булмый: алты сыйныфтан соң аны Минневәли абыйсы, бездә бала карарсың, тамагың тук, торыр урының җылы, өстең бөтен булыр дип, Ижауга алып китә. Бер генә дә ямь тапмый ул калада.
    - Бала карыйсы урынга, елап, җирсеп, авылга кире кайттым, - ди Рәзинә апа һәм башкалар белән бергә хуҗалык эшенә керешә.
    Еллар үтә. Чибәр егет булып буй җиткергән Сәүбән озын толымлы, зифа буйлы, тулган айдай сөйкемле Рәзинәгә гашыйк була. Күп тә үтми бу ике яшь йөрәк бер-берсенә кирәклеген тоеп, яратышып кавышалар.
    Каенана-каената, туганнары белән бергә тату гына яши башлый яшь пар. Авылда тырышлыклары белән аерылып торган бу ир белән хатын туган колхозларыннан бер генә көнгә дә китмиләр. Рәзинә апа яшь вакытта сыерлар сауса, соңыннан амбар тирәсендә эшли. Ә Сәүбән абый шоферлыкка укып, тимер ат иярли. 40 ел буе руль артында утырып, бер генә тапкыр да шелтә алмаган, шофер таныклыгын ант кәгазедәй күкрәгендә саклаган ул. Ярдәмчеллеге, кешелеклелеге өчен аңа авылдашлары бүген дә рәхмәтле. Олыгайган көндә дә изге шөгыль тапкан үзенә. Авылда бәби туса да, никах укытсалар да, мәет озатасы булса да аңа дәшәләр. Бигрәк тә авылдашлары үз итә аны. Хөрмәт итәрлекләре дә бар шул бу гаиләнең. Җылы канат астында үзләре кебек эшсөяр балалар үстергәннәренә куанып бетә алмый алар. Ничек куанмаска, балалар барысы да авылда, тормышлары нык, матур. Олы уллары Өлфәт - әтисе кебек колхозда гомер буе шофер. Уртанчы кызлары Рәмзия авылның иң данлыклы кул осталары кәримнекеләр нәселенә килен булып төшкән. Ире Фидаил белән типсә тимер өзәрлек ике ул үстергәннәр. Рәмзия үзе гомер буе балалар бакчасында пешекче булып эшли. Аның уңганлыгын, җитезлеген авылда һәркем белә. Яндагы төпчекләре Ринат шулай ук шофер һөнәрен сайлаган. Киленнәре Венера - укытучы. Әби-бабай тезендә ике кыз бала үсеп буйга җиткән.
    - Киленем бик әйбәт, балаларым тәрбияле, оныкларым тыңлаулы, шушы бәхет түгелмени? - ди Рәзинә апа, бүгенге тормышына шөкерана кылып.
    Венера килен булып төшкәч, шыгырдап торган бүрәнәләрдән йорт салып кергәннәр. Әби белән бабай ялт итеп торган олы бүлмәдә яши.
    Ярты гасыр бергә яшәп тә шундый сөю, мәхәббәт булыр икән диюемә: мәхәббәтсез яшәп буламени, диләр алар беравыздан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: