Якты юл
  • Рус Тат
  • Матбугатны абунәче яшәтә

    «Якты юл» – район җирлегендә яшәүче халык мәнфәгатьләрен күздә тотып чыгарыла торган бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы. Җирле яңалыкларны белеп тору, тормыштан артта калмау өчен газетага язылырга кирәк. Яңа Бүләк авыл җирлегендә почта бүлеге башлыгы Гөлнур Таҗетдинова: «Безнең җирлектә яшәүче халыкның күпчелеге газета-журналны кулына тотып укырга ярата. Һәр йортта газета алдыралар. Яңа Бүләк авыл җирлегендә 560 кеше теркәлгән, 218 хуҗалык исәпкә алынган. «Үзеңнеке – үзәктә дип, халыкны район газетасына язылырга өндибез. Язылу яхшы бара, бүгенге көнгә 50 данәдән артык җыелды», – ди. 

    «Авыл кешесе хуҗалыкчыл булуы белән шәһәр халкыннан бераз аерыла. Без газетаны укыдык та, мунча миченә яктык дип әйтә алмыйм. Басма матбугатта тормыш-яшәештә кирәге чыккан файдалы киңәшләрне җыеп барабыз – файдасы бар. Май ботканы бозмый дигәндәй, минем бераз тәкъдимнәрем бар. Мисал өчен, үзебезнең газетада бакча тоту, яшелчә, җиләк-җимеш, тамыразык культураларын тәрбияләү турындагы һәм мал-туар асрауга кагылышлы мәкаләләр даими бирелеп барса яхшы булыр иде. Сарык ите, кәҗә сөте аллергияле кешеләр өчен дә файдалы ризык булуын да газетадан укып белдек. Хәзер күпчелек кеше токымлы мал асрарга тырыша. Менә шул темага да мәкаләләр күрәсе килә. Авылларда кайвакыт интернет тотмый, ә кайсыбер авылларда ул бөтенләй юк. Шуңа күрә файдалы мәгълүмат чыганагы булган, күңел байлыгын үстерү өчен кызыклы һәм җылы итеп язылган материаллар булыр дип өметләнәм. «Якты юл»га район җирлегендә яшәүче һәр гаиләнең язылу мөмкинлеге бар, бары тик теләк кенә кирәк. Ушлы абунәчеләр ташламалы язылу вакытында бер елга язылып куя», – ди Яңа Бүләк авыл җирлеге почта бүлеге башлыгы Гөлнур Таҗетдинова. 
    Газета-журналларга язылу кампаниясе башлангач почта хезмәткәрләренә эш арта. Почтада биш көнлек, ягъни тулы ставкага исәпләнгән эшне өч көн эчендә башкарган өчен хезмәткәргә ярты ставка хезмәт хакы түләнә. Гөлнур Таҗетдинова төп эшен һәм тагын ике өстәмә вазыйфаны зарланмыйча тарта. Ул Яңа Бүләк һәм Күктәк Мирсәет авыл халкына почта да тарата. Уллары мәктәптә укыганда каникулларда аңа һәрвакыт ярдәм итә торган булалар. Олы улы Илмир хәзер Яр Чаллыда яши, кайтып йөри. Яр Чаллы сәүдә-кулинария колледжында белем алучы кече улы дистанцион укудан бушагач әнисенә ярдәм итә – почта тарата. Ун ел элек тол калган Гөлнурның хуҗалыкта да төп ярдәмчеләре – ике улы. Әтиләре вафат булганда Илмирга унбиш яшь, Илсаф мәктәпкә генә кергән була. Гаиләне ел әйләнәсе яшелчә, җиләк-җимеш, ит белән тәэмин итүдә дә ике улы да тырышлык куя. Бал корты сыман эшчән Гөлнурга ияреп малайлар эшнең кадерен белеп, акчаны сак тотарга өйрәнеп үсәләр. «Биш-алты баш умарта тотсаң да файда. Җитмеш төрле чирдән дәва бит ул бал! Аннары, бал кортларын тәрбияләү күңелгә рәхәтлек бирә торган шөгыль», – ди Гөлнур ханым. 
    Минзәлә районы Тәкермән авылы кызы 26 ел элек Яңа Бүләк егете Илшат Таҗетдиновка кияүгә чыга. Төп йортта каенанасына килен хезмәте күрсәтеп биш ел бергә яшәгәннән соң ире белән өй салып башка чыгалар. Тормыш түгәрәкләнде дип сөенеп яшәгәндә кайгы килә – Илшат якты дөньядан китеп бара. Олы яшьтәге ана, тормыш тоткасы булып калган Гөлнур һәм ике ир бала авыр кайгыны бары тик эш һәм уку белән басарга тырышалар. Тәкъдиргә язылганны күрмичә калмыйсың, 85 яшьлек Рузалия Якупованың ике улы да Ахирәткә күчкән. Шунысы күңелне юата – биш ел элек Гөлнур өлкән яшьтәге каенанасын үз канаты астына алган. 
    Почта хезмәткәрләренең төп эшенә тагын бер вазифа йөкләнгән – планы үтәлергә тиешле сату эше. Бер караганда, почта бүлекчәсендә көндәлек әйберләрнең, көнкүреш товарларының булуы яхшы. Авыл халкы почтага төрле хезмәтләр өчен түләүләр башкарырга килгәндә берочтан кирәкле товарын да алып китә. Бу өстәмә эшкә – сатучы вазыйфасына ярыйсы гына түләве дә булса икән ул. Ә болай, эше күп, хезмәткә карата таләпләр югары, түләве генә... Шуңа да почта бүлегенә эшкә килергә атлыгып торучылар юк.
    Хат ташучы Альбина Фәйзуллина Байбүләк белән Иске Теләнче авылына җәяүме, юлда очраган берәр машинага утырып барамы – мөһим түгел, газета-журналларны һәм пенсияне вакытында тарата. Ялгыз яшәүче әби-бабайларның күпчелеге электр, газ һәм телефон хезмәте өчен килгән квитанцияне тутыру һәм түләүләрне башкару өчен дә, рәхәтләнеп сөйләшер, аралашыр өчен дә хат ташучыны көтә. Пенсия яшендәге кешегә авыллар арасында йөреп эшләү җиңел түгел. Дөресен генә әйткәндә, Альбина ханым үзе хезмәт күрсәтә торган ике авыл халкын хат ташучысыз калдырасы килмәгәнгә генә эштән китми. Үз җирлегендә яшәүче халыкны кыен хәлдә калдырмаган Альбина Фәйзуллинадан үрнәк алып, һәр гаилә «Якты юл»га язылса, район газетасын яшәтү өчен өлеш керткән булыр иде. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: