Якты юл
  • Рус Тат
  • Күзкәй китапханәсенә гомер буе сыер сауган ветераннарны җыйдылар

    Бу очрашудан соң күңел озак тынычлана алмады. Хатирәләр яңарды, гомер агышымның онытырга тырышкан мизгелләре, күңел яралары кабат кузгалды. Сугыш еллары балаларының барысының да күңел сандыгында яшидер ул авыр хатирәләр. Аз гына кагылдыңмы, чайпалып түгелергә генә тора. Авылыбыз китапханәсендә узган бу очрашуга да күбесенең бала чагы, үсмер еллары сугыш, аннан соңгы...

    - Җиде сыйныфны бетергәч килдем мин фермага. Кулларның көче юк, ә 12 сыерны кулдан савасы, күнегә төшкәч, тагын өстәделәр. Сыерларны көн саен юдыралар, су салкын. Иртән эшкә килү белән башта «лачынка» белән тирес түгәбез. Аны чыгарып кына түгәсе түгел, өемнең өстенә үк менгезеп аударасы. Бөтен эш кулдан башкарыла, - дип кузгата истәлекләрне Мөнҗия Бәйрәмова. Ул әле җиде ел дуңгыз да карый, исеме алдынгылар сафында була, кыюлыгы, туры сүзле булганы өчен берничә тапкыр авыл Советына депутат итеп тә сайлыйлар. Гаилә коргач та тормыш итүләре ансат кына булмый. Ире Назыйм егерме елдан артык авырып, бакыйлыкка күчә. Улы Фарсил юл фаҗигасендә һәлак була, ике баласын ятим калдырып, тәрбиягә алып үстергән улы Вазыйх та гүр иясе булгач, күпме хәсрәт йота бу ана... Бүген ул 5 оныгы, 7 оныкчыгы, килене Гөлсинә белән яши. Килене дә менә 28 ел инде сыер савуда. Очрашуга әбисе белән килгән оныгы Гөлназ газиз әбисенә багышлап шигырь сөйләгәндә күзләр чыланды.
    Сүз иярә сүз хатирәләр йомгагы сүтелә:
    - Сигез балалы гаиләдә үстем мин. Дүртенче сыйныфны тәмамлагач та маллар карый башладым. Сыерларны башта кул белән сава идек, аппаратлар кайткач, группамда 64 сыер булды. «Верный» кушаматлы үгезем бар иде. Усал, сөзә торган. Кызларны сөзмәсен дип, күлмәк итәгемә бәйләп, үземә ияртеп йөри идем, - дип көлдереп тә алды Әлфия Бәдретдинова. - Берсендә ычкынып, зоотехникны сөзеп имгәтә язды.
    Әлфия фермада ире Рафис белән бергә эшли - 26 ел сыер сава. Бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, ике тапкыр авыл Советына депутат итеп сайлыйлар. Ул - II һәм III дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары кавалеры.
    Бер заман фермага «холмогор» токымлы сыерлар кайта башлый. Бозау караган җиреннән Мөслимә Әхмәтвәлиевага шул сыерларны бирәләр.
    - Гәүдәгә кечкенә булсалар да, сөтне күп бирәләр, эшеңнең нәтиҗәсе күренгәч, тырышасың. Фермадан кайтып тормый идек. Аннары, тырышлыгыңны күрә, олылый белгәч, тагын да югарырак үрләр яулыйсы килә, - ди ул.
    Ул елларда ихлас тырышлыгы өчен бирелгән Октябрь революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарын ул яшьлек истәлеге итеп саклый. Бергә эшләгән иптәшләре Мәгъфия, Әлфия, Мөсфирәләрне рәхмәт сүзләре белән искә ала ул.
    Бүген 80 яшенә якынлашып килүче Ләбүдә Гыймазиева 40 ел гомерен фермада эшләүгә багышлаган. Бозау, дуңгыз, тавык караган. Биш бала багып үстергән. Ире Рәис белән 22 ел гына яшәп калган. Кызганыч, ике улы гүр иясе инде.
    - Эшкә бармый калу дигән төшенчә юк иде. Кайнанамның урыны җәннәттә булсын, ул карашты балаларны. Баланы биленнән бау уратып, бәйләп калдырып, эшкә чыгып чапкан чаклар да булды, - ди ул. - Отпуск дигән нәрсә юк иде, 30-40 ел бер отпускысыз эшләдек бит.
    Гөлфия Муллахмәтова 41 ел (!) сыер савучы булып эшләгән. Тырыш хезмәтен күреп, аны район Советына, авыл Советына депутат итеп сайлыйлар. Ире Өлфәт белән 4 бала үстергәннәр, өч улы да армиядә хезмәт иткән.
    Дамира Нуриева 9 сыйныфны тәмамлагач, өйдәгеләргә: «Эшлисем, акча аласым килә», - дип каты куя таләпне.
    - Элек укучыларны фермага йөртәләр иде бит, шунда бозауларны сөеп туя алмый идем, - дип искә алды ул озын хезмәт юлының башын. - Башта бозау карадым, Нурия белән таналар карап, бозаулатып, сыер сава башладым. Кулдан савасы бит. Башта 12 сыер иде, аннары 20 башка җитте. Җәен малларны Каташ чокыры буенда йөртәбез. Шуннан клубка йөгереп кайтабыз, тузаннар туздырып биибез дә яңадан маллар янына китәбез. Җырлый идем мин, күрше авылларга концерт белән барырга да өлгерә идек. Хәзер сагынып искә алырга гына калды.
    Менә шулай сүз артыннан сүз хатирәләр яңарды, кыенлыкларны күз яшьләре белән искә алдылар, кызыклы мизгелләрне искә төшереп, көлешеп тә куйдылар, бергәләшеп җырлар та алдылар. Алып баручы хәтер йомгагын ычкындырмый, үзе сөйли, кунакларга да сүз бирә. Арада моңлы җырчы Дилүсә Мөбарәкшина сугыштан соңгы еллардагы җырлар белән моңландырып ала, Рафаил Хаҗиевның гармунда өздереп уйнавы аларны яшьлеккә алып кайта, тагын күзләр чылана. Чордашлары Дамираны да сорап җырлаттылар - тавышың һаман матур әле, диештеләр.
    - Җырлар кабат узганнарга кайтарды. Телевизордан «Уфалла арбасы»н тыңлаганда күңел тула - безнең яшьлек еллары турында бит ул, - ди Мөсфирә Кәбирова, - малларга суны коедан алып эчерә идек, бер генә сыер түгел, көтү бит. Бәләкәй арба кулдан төшмәде инде ул елларда. Әти сугышта хәбәрсез югалган, әни биш бала кочаклап, тол калган. Ачлык, ялангачлыкны күп күрдек, нужаны чүмечләп эчтек...
    - Башта торф чыгарырга алып киттеләр, - дип ялгап китә Асия Сәлахова. - Кайткач, бозау карадым. Мал сарайларын үзебез сылыйбыз, токымлы бозаулар алып кайткач, стеналарны юдыралар, суы үзәккә үтәрлек салкын. 33 ел эшләдем фермада... 5 бала багып үстергән ул, 9 оныгы - олы куанычы. Оныгы Нәзилә, бик матур шигырь сөйләп, әбисенә җылы хисләрен белдерде.
    - Карагыз әле, сыерлар белән болынга яз китә идек, октябрь бәйрәмнәреннән соң гына кайта идек бит. Шуннан җәяүләп клубка вечерга кайтабыз, иртән кире барып җитәсе дә бар бит әле. Тел-теш тидерерлек итеп эшләмәдек анысы. Еллар бераз рәтләнгәч, кузовлы машина йөртә башлады. Җырлап барабыз, җырлап кайтабыз. Тамаклар туя башлады. Күңелләр шат иде. Хәзер менә кияргә дә бар, шөкер, тамак та тук, тик яшьлек еллары, балалар үстергән чак кына авыр хезмәттә, юклыкта үтте, - дип уфтанып та алдылар.
    Мәгъфия Вәлиева остазлары Сания, Рәзимә, Әлфия, Мөслимә апаларын рәхмәт сүзләре белән искә алды. 39 ел фермада эшләгән. «Иң үзәккә үткәне - чиләкләп барда ташу иде, кайбер көнне җитми дә кала иде әле ул», - дип искә алды ул. Вәсимә Вәлиева сугыштан соң туып-үскән, әмма уфалла арбасы әле аңа да эләгә: 14 яшендә терлекчелектә эшли башлый, колхозда эш стажы - 40 ел. Нурия Хаҗиева фермада 24 ел эшләгән. Остазы Әлфия Бәдретдинованы, бергә эшләгән Дамираны җылы сүзләр белән искә алды.
    Дилүсә Мөбарәкшина гомере буе фермада эшләгән, биш бала үстергән мәрхүмә кайнанасы Мәдинә Мөбарәкшина турында җылы итеп сөйләде.
    - Кышын-көзен резина итекләр киеп фермага йөрде. Көр күңелле, кыенлыкларга баш бирмәс зат иде. Беркайчан да зарланмады, зар-моңнарын ул шигъри юлларга сала иде, - диде һәм барыбызны моң дәрьясына күмеп, «Мин әнкәемне төшемдә күрдем» дигән җырны башкарды. Менә шулай чәй табыны янында сыйланып, истәлекләргә чумылып 3 сәгать вакыт узганы сизелми дә калды. Тәнзилә Ахуновна очрашу истәлеге итеп күчтәнәч әзерләгән иде, кичәне дә хисләргә бай итеп алып барды.
    Тормыш офыкларында тыныч көннәр яктылыгын тоеп, балалар игелеген күреп, картлыкларында булса да рәхәт яшәсеннәр иде олы хөрмәткә лаек, һәрберсенә һәйкәл куярлык хезмәт юлы узган бу ветераннарыбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: